Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов Нурзадәсен күрсәтте

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов Нурзадәсен күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдинов виртуаль дуслары һәм тамашачылары яратып карый торган йорт кошларын күрсәтте. 

Видеода күренгәнчә, Салават кәбестә турый, ә тәвә кошы тәмләп ашап бара. Җырчы аны башыннан сыйпап яратып ала, «ашаганда ашыкма» дип сөйләнә.

«Бергә ашыйбыз, эшлибез, ял итәбез, йокламыйбыз гына. Исеме – Нурзадә», – дип язып куйган видео астына җырчы.

Җырчы «кытай тавыклары»н да күрсәтте. «Менә өчесе, дүртенчесе, менә бишенчесе, анысына витаминны күбрәк биргәнмен, үсеп киткән. Нурзадә! Нәрсә, матурым?», – дип кеткелдәп көлә ул. Кытай тавыклары дигәне гади тавыклардан бераз кечерәк, ә бишенчесе – тәвә кошы.

«Бигрәк йорт җанлы кеше икәнсез», «Бик яратып карый идек хайваннарыгызны, югалдыгыз», «Кәбестәне бик оста турыйсыз» кебек комментарийлар калдырган җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсен күзәтеп баручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100