
Җырчы Нурзадә социаль челтәрдәге сәхифәсендә мәрхүм әтисенең соңгы көннәре турында язган. Шулай ук әтисен соңгы юлга озатырга килгән барлык якыннарына, дусларына, күршеләренә, авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткергән. Җырчының әтисе 11 апрельдә иртән вафат булган, дип язган идек.
«Хуш, Әти. Бу көн кара төс белән безнең тормышка язылды. 23 майда 79 яшь тула иде бит. Әнине югалткач, әти бик юксынды.
Безгә бик күрсәтәсе дә килмәгәндер инде. Ләкин күзләре моңсуланды, үзе күңелсезләнде. Әни белән 40 ел бергә яшәделәр бит алар. Әни озак еллар авырды, әти аны 1 генә минутка да ялгыз калдырмады. Әнине югалткач: «Үзеңә генә авырдыр бит, бәлки, берәр кеше белән таныштырып карыйкмы әллә?» - дигәч, беләсезме нәрсә диде? «Беркем дә әниегезне алыштыра алмый», – диде.
Әгәр безнең әти кебек сабыр, тыйнак, аз сүзле, бик укымышлы, зыялы, аш-суга, барлык эшкә дә оста, алтын куллы, акыллы, тугры, нурлы йөзле, йомшак күңелле, үз көче белән тырышып эшләп, булганына шөкер итүче, тыныч холыклы, шул ук вакытта үзенең сүзен үтемле итеп әйтә белүче нык кешеләр, бигрәк тә ир-атлар күбрәк булса, бу җир йозендә хатын-кызларга яшәве җиңелрәк булыр иде!
Менә шундый асыл кеше иде безнең әти!
Инде менә гыйнвар аеннан бирле әти авырды. Шушы 3 ай эчендә без ут эчендә яшәдек. Үзебезнең хәлебезне үзебез генә белдек. Беркемгә әйтмәгез, язмагыз, диде. Сулды, кипте, корыды. Хастаханәдә ятты, башка белгечләргә дә алып бардык, ләкин соң иде инде. Операция ясау мөмкин түгел иде. Яше дә бар, чир дә нык азган иде. Башыбызга да сыймады бу хәбәр.
Ничек инде, әле декабрь аенда гына карлар көрәп йөргән, интернет челтәрләрен дә яхшы белгән, үзе әйтмешли, соңгы 40 елда аспирин да эчмәгән, үз гомерендә бер тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләр куллану дигәнне белмәгән әтиебез шулай каһәр суккан әшәке чир белән авырып китәргә мөмкин?! Соңгы көннәре бигрәк авыр булды. Күзгә карап ята, ләкин ашый да алмый, 1-2 тамчы су да эчә алмасын әле! Авыр, бик авыр! Чарасызлык!
«Әти, нишләтеп кенә карыйк икән соң?» – дигәч, «Көтәбез инде, тагын нишләп була», – диде.
Соңгы минутларына кадәр үз аңында, телендә булды. Хәтта шаяртырга да көч тапты. Башыннан сыйпаган идем: «Үсеп киттемме соң бераз», - диде, елмаеп. Миңа үзенең матур зәңгәр күзләрен төбәп: «Елама,яме», - диде.
Менә шул күк йөзен хәтерләтә торган зәңгәр күзләре 11 апрель җомга көнне мәңгелеккә йомылды.
Хуш, Әтиебез! Бәхил бул! Безгә рәнҗеп китмә! Әни белән, ниһаять, күрешкәнсездер, дип уйлыйм», – дип әтисе белән үткәргән соңгы көннәре турында язган җырчы.