news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадә зур югалту кичерә

news_top
Нурзадә зур югалту кичерә
Фотолар Нурзадәнең шәхси архивыннан

Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең бик авыр вакыты – бүген иртән аның әтисе вафат булган. Кайгылы хәбәрне «Интертат»ка Нурзадә үзе җиткерде. 2018 елда ул әнисен югалткан иде.

Фердинанд абыйга 79 яшь иде. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылында гомер итте. Соңгы вакытта каты авырды. Нурзадә узган атнада Чаллы шәһәрендә узган концерты алдыннан әтисенең хәле авыр булуы турында бик борчылып сөйләгән иде. Җырчы концерттан соң икенче көнне үк якын кешесе янына ашыкты, әтисенең соңгы көннәрендә аның янәшәсендә булды.

Мәрхүм белән бүген туган авылында хушлашалар.

Нураздәнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Фердинанд абыйның авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмах түрләрендә булсын!

Фото: © Нурзадә әтисе, энесе һәм аның гаиләсе белән. Нураздәнең шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар