Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Җәлалов: «Эльмира күпме җырчы белән эшләде, саубуллашырга берсе дә кайтмаган»

Җырчы Нияз Җәләлов – Эльмира Сөләйманованың сәхнәдәш дусты, берничә җырының авторы. Ул Эльмира белән дуслашып китүләре, аның яраткан чәчәкләре, ни өчен мәрхүмә белән хушлашуда була алмавы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Нияз Җәлалов: «Эльмира күпме җырчы белән эшләде, саубуллашырга берсе дә кайтмаган»
Нияз Җәләловның шәхси архивыннан

Нияз Җәләлов Эльмира Сөләйманова дигән җырчы булуы турында ишетеп белсә дә, аның белән якыннан 2012 елда гына аралаша башлаган.

«Мин 2012 елда татар эстрадасына чыктым. 2013 елда Эльмираның Чаллыда беренче сольный концерты узды. Ул анда мине махсус кунак итеп чакырды. Шуннан без аның белән танышып, дуслашып киттек. Аннан соң Эльмираның әнисенең авылы Аксубай районы Иске Ибрайга кайттым. Аның Казан концертларында беркайчан да катнашмый калмый идем. Әле пандемиягә кадәр Филармониядәге соңгы концертында мин язып биргән «Сиңамы соң» җырының соңгы куплетын парлап башкарган идек.

«Нияз, миңа җырлар язып бир инде. Синең җырлар дәртлерәк, халыкны кыздыра», – дигәч, берничә җыр язып бирдем. Тулысынча әзерләп, аранжировкаларга кадәр ясалганнарны бирә идем. Айдар Минһаҗев сүзләренә иҗат ителгән «Беткән авыллар» дигән моңсу җырымны моннан 2-3 ел элек үзе сорап алды. Анысы – 2013 елда ук язылган җырым, үземнең репертуардан. Әнисенең туган авылы турындагы «Иске Ибрай җыры»н да ошатып: «Нияз, җырласам ярыймы?» – дип сорый иде. Анысына да рөхсәт бирдем.

Ләкин концертларында миннән алган җырларың 1-2сен генә башкарырга өлгерде, дип беләм. Җитешә алмады. Бик кызганыч инде, шундый иртә китеп барды.

Үлеме турында миңа алып баручысы Наил хәбәр итте. «Эльмира үлгән, Нияз абый», – дип шалтырата. Мин аны башта шаярта дип торам… Ышанмадым. Ваннадан чыккан гына идем. Баскан килеш кенә чәй каптым да, Наил һәм тагын бер танышыбыз белән чаптык Чаллыга. Аны бит башта «шул ук көнне күмәбез» дип әйткәннәр иде. Чаллы якын ара түгел. Бәхилләшергә өлгермибез икән, дип, борчылып бардык. Без ярты юлга җиткәндә «икенче көнне генә җирлибез» дип шалтыраттылар. Ләкин без кире борылмадык инде. Моргтан алып кайтканнарын көтеп торып, әнисенең фатирына кереп, Эльмира белән хушлашып, төнлә кире кайтып киттек. Алдан белгән булсак, җирләгән көнне генә килгән булыр идек.

Хушлашырга артистлар килмәгән. Диләрә Илалетдинова гына булган икән. «Барс-Медиа»да күпме җырчы белән бергә эшләде, саубуллашырга берсе-бер кайтмаган. Ничек шулай мөмкин инде, аңламыйм… Кешене соңгы юлга озаталар, кире кайтмас җиргә…

Актык рәтләрдә бара торган җырчы түгел иде бит ул. Искиткеч матур тавышлы җырчы иде. Бик яхшы күңелле булды, беркайчан кеше сөйләмәде. Гел елмаеп торды, гел шаяртты», – ди Нияз Җәләлов.

Дусты «Эльмира соңгы вакытта башкалардан читләште, аралашмады» дигән сүзләр белән дә килешми.

«Бер дөрес сүз түгел. Без гел аралашып тордык. Наил – алып баручысы – әле алдагы кичтә генә видеоэлемтә аша сөйләшкән. «Кызы дәрес хәзерләп утыра иде, Эльмира балалар бүлмәсендә обойлар ябыштырып йөрде», – ди. Минем белән дә шалтыратышып торды ул. Бер атна элек кенә шалтыратыштык, димим, ләкин ноябрь урталарында ватсап аша хәлләр белешеп алган идек. «Концертлар кайчан планлаштырыла?» – дип сорадым. «Әлегә юк, Яңа елдан соң чыгарга ниятләп торам. Әзерлекне башладык», – диде. Күңел төшенкелеге дә сизелмәде. Гадәттәгечә сөйләште.

«Борчылган» диләр инде хәзер. Ә ул концертлар тукталгач кем генә борчылмады икән соң? Барыбыз да борчылдык. Бөтен исән кешегә хас нәрсә бит инде ул. Исән кеше кайгырырга да, шатланырга да тиеш. Йөрәк алган да киткән инде. Аны хәзер әнә «борчылган», «ябыккан», «авырган» дип сөйлиләр. Авыртмады да, ябыкмады да, барысы да элеккечә иде. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр бит. Вафатыннан соң сүзе күбәйде инде».

Нияз Җәләлов сүзләренчә, Эльмира белән якын аралашкан артистлар арасында берләшеп ярдәм җыешулар булмаган. «Беркем беркемгә шалтыратмады, бернәрсә сөйләшмәде. Үзем дус малайлар белән шушы арада Чаллыга кайтып, Эльмираның каберен зиярат кылып, әнисе янына кереп чыгарбыз, дип торабыз. Мин аның әнисе Фидания апаны да беләм. Иске Ибрайда туганнарында кунакта булганым бар. Мин кергәндә, әнисенең әнисе дә исән иде бугай әле, ялгышмасам.

Эльмираның коцертлары вакытында, сөйләшеп утырырга дип, алданрак килә идем. Шул соңгы концерты вакытында килеп кердем янына. Мине күрүгә: «Нияз, син ник миңа чәчәксез килеп кердең әле? Бар-бар, чәчәк алып кер миңа. Кеше әллә ни сөйләр: «Нияз чәчәк тә алып килмәгән» дип әйтер», – диде. Мин аңа ак розалар алып килеп бүләк иттем.

Эльмира белән хушлашырга килгәч тә каберенә куярга ак розалар алып калдырдык… Ак розалар ярата иде ул. Ак розалар – Эльмирага соңгы бүләгебез», – диде Нияз Җәләлов.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ничек болай була. Бөтенесе авырган ди. Э бу язмада авырмаган абой ябыштырып йөргән. Сугыш беткәч геройлар күбәя.
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кайсыбыз бүген -Ышанычлы,чын дустым бар- дип әйтә ала? Ул сүзләр телдән чыгып бара түгелме?
  • 7 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Нияз бик зур рэхмэт.бик дэрес сузлэр.ришатта сезнен белэн килгэн иде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100