«ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина иҗатка кайтуы турында сөйләде.
– Иҗатка килгәндә, беренче ирем җырлавыма каршы булды. Миңа бик авыр иде, канатларым сынды. Җырчы булырга укыдым, җырлар яздыра идем, сәхнәгә чыга башлаган идем. Мин «шулай булырга тиеш» дип килештем, чөнки кызым да авырый иде.
Җырлау хыялы эчтә янып торды. Миңа «җырлар яздырыгыз» дип язып тордылар. Минем иҗатыма битараф булмаучыларның бу сүзләре миңа этәргеч булды.
Хәзер яңадан кияүгә чыккач, җырлар яздырдым. Менә хәзер ресурсларым бар. Клиплар да төшерергә җыенам. Ирем дә ярдәм итеп тора. Иремнең әнисе дә «кызым, җырла, син булдырасың» дип, миңа көч биреп тора. Минем үз әнием пассиврак. «И кызым, кирәкме инде сиңа ул, и, нәрсәгә инде» дип әйтә иде. Әни гомер буе шулай диде. Мине әти канатландыра иде. Хәзер әти юк, иремнең әнисе канатландыра, көч бирә. Андый ярдәм, терәк булганда, хәзер алга гына барырга, – дип сөйләде яңа көч белән иҗат итәргә керешкән җырчы.
Миләүшә Сафина бу турыда «ТМТВ» каналы видеосында 20.08 минутта сөйли башлый.
Миләүшә Сафина беренче ире турында: «Гаиләсе, балалары, очрашып йөргән хатыннары булган»