Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина беренче ире турында: «Гаиләсе, балалары, очрашып йөргән хатыннары булган»

news_top_970_100
Миләүшә Сафина беренче ире турында: «Гаиләсе, балалары, очрашып йөргән хатыннары булган»
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында җырчы Миләүшә Сафина беренче ире белән танышуы, «башын югалтып» гашыйк булуы, кыйналып яшәве, озак түзүе һәм аерылуы турында сөйләде.

«Бик зур хыялым бар иде. Ул – Америкага очу. 3нче курсны бетергәч, дус кызым белән Америкага китәргә әзерләндек. Анда очар алдыннан гына бер егет (беренче ирем) белән таныштым. Таныштым да башымны югалттым. Гашыйк булдым, моңарчы егетләр белән йөргәнем дә булмады. Бөтен дөньямны оныттым. Америкага очарга бер теләгем калмады, елый-елый очтым. Американы күрмәдем дә. Бер дә юкка барып кайту булды. Хәзер уйлыйм инде, бу – юләрлек булган. Америкада 3 ай торырга тиеш идем, 1 айдан, билетымны алыштырып, кайттым. Никах укытып, бергә яши башладык. Майда таныштык, июньдә кавыштык. Әти-әнием каршы булды, якыннарым да «күзләреңне ач, нигә бу сиңа», диделәр. Ул татар кешесе түгел, Урта Азия кешесе иде. Йөрәккә кушып булмый – гашыйк булдым.

Казанда яши башладык. Никахтан соң ук ул икенче яктан ачылды. Башка кеше булып чыкты. Ничек мин – әти кызы, шундый кешегә килеп эләктем, дип аптырадым. Кул күтәрде, ихтирам итмәде. Балага уздым. Аңлау, ярату хисе сизмәдем. Мин аны үземчә идеальләштердем. Алдыймы-алдамыймы – миңа әйткәне дөрес иде.

Аның гаиләсе, балалары, Казанда әллә ничә очрашып йөргән кешесе булган. Мин боларны соңрак кына белдем. Бер, икенче фатирны алыштырдык. Бер фатирдан бер фатирга йөрдек. Акчасы юк иде, түләмәгәч, куып чыгардылар. Дус кызларымда кунып кала идем, чегән кебек йөрдем. Декабрь ахырында ул туган ягы Таҗикстанга кайтып китте. Нәрсәгә кайтып китте – белмәдем дә.

Гыйнварда имтиханнар бирдем дә авылга кайттым. 31 гыйнвар көнне Балтач бала тудыру йортында бәбиләдем. Бала табуым бик авыр узды. Бала авыр хәлдә иде. Аны Казанга алып киттеләр. Мин берүзем бала тудыру йортында ятып калдым – балам да юк, ирем дә юк.

Казан хастаханәсендә 20 көн ятып, авылга кайттык. Ирем юк. Бергә кайтсак ярар иде, дип елап яттым. Әти-әни килеп алды. Март аенда ирем кайтып төште. Бик матур сүзләр әйтте. Шулай итеп, тагын бергә яши башладык. Шул вакытта ук араны өзмәгәнмен.

Казанга килдек, бер тавыш чыкканчы бергә яши идек тә, кайтып китә идем. Шулай фатирдан фатирга күчеп йөрдем. Үземчә, «снимать» иткән фатирны матурлыйм, картиналар элеп куям, хатын-кыз хисле бит инде. Соңгы тапкыр күченгәндә, әйберләрен җыйдым да кайтып киттем. Икенче тапкыр Казанга яшәргә килсәм, үз фатирыма гына киләм, дип киттем. Мәрьямгә 3 яшь иде. Әтисе баланы ярата иде, мине дә яраткандыр инде үзенчә.

Ирем бик көнче иде. Шул көнләшү аркасында тавыш чыгып торды. Туган көнемдә нык тавыш чыгарды. Кул күтәрә иде. Әле мин бит укыйм, баланы карарга әти-әни булыша иде. Укырга да битем күгәргән килеш йөри идем. Мин егылдым, бәрелдем, дип алдый идем дусларымны. Минем хәлне берничә дус кызым гына белә иде. Шундый вакытлар булды инде.

Иң башта ук араны өзмәвем хата булды. Озак түздем, күземне йомдым, үземне бетердем, әти-әниемне бетердем. Мәрьямгә тиешенчә энергиямне бирә алмадым. Бу – минем ялгышым иде. Моның өчен үземне гаепләмим, бу – минем өчен тәҗрибә дә булды. Ул кешегә дә мин рәхмәтле. Мин аны гаепләмим. Ул минем бик күп әйбергә өйрәтте, күзләремне ачты. Мин аңа Мәрьям өчен рәхмәтле. Ачуым, да нәфрәтем дә юк. Бәхетле булсын, минем – үз тормышым», – дип күңелен ачты җырчы.

Хәзерге көндә Миләүшә Сафина – бәхетле хатын-кыз, бәхетле әни. Ул кияүдә, икенче ире Фәгыйль белән кызы Мәрьямне һәм ике улын үстерә.

Җырчы беренче ире турында «ТНВ» каналы видеосында 07.00 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100