news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Мелек Ташкенттагы грандиоз шоуда татарча чыгыш ясаган

news_top
Җырчы Мелек Ташкенттагы грандиоз шоуда татарча чыгыш ясаган
Фото: Мелекның шәхси архивыннан

Татарстанның популяр җырчысы Мелек Үзбәкстан халкына татар мәдәниятен тәкъдим иткән – Ташкенттагы иң зур мәйданчыкларның берсендә татарча чыгыш ясаган. Бу хакта «Интертат»ка Мелек үзе хәбәр итте.

Ташкентның «Хумо Арена» боз сараенда Үзбәкстанның атказанган артисты, танылган ди-джей Кинг Мацарелланың (DJ King Macarella) юбилей концерты узган. Мелек һәм Мацарелланың «Бас, кызым» дигән уртак трегы әлеге грандиоз тамашаның төп сюрпризы булган. Татарстан артисты меңләгән тамашачыга заманча, көчле ритм һәм милли колоритны берләштергән чыгыш бүләк иткән.

Мелек сүзләренчә, аның белән бергә «Хумо Арена» сәхнәсенә Үзбәкстанның мегапопуляр җырчысы Муниса Ризаева, Казахстан артистлары һәм төбәкнең башка популяр йолдызлары да чыккан.

Мелекны җылы кабул итүдә Үзбәкстандагы татар диаспорасы аерым роль уйнаган. Милләттәшләребез концертка кадәр дә, чыгыш ясаганда да җырчы янәшәсендә булып, аңа көчле теләктәшлек белдергәннәр.

Фото: © Мелекеның шәхси архивыннан. Ш. Сираджев фотосы

«Мин Үзбәкстанның рухы һәм гаҗәеп энергиясенә, тамашачыларның мине ничек җылы һәм ачык йөз белән кабул итүләренә шаккаттым. Зал безгә кушылып җырлады. Концертка безне карау һәм теләктәшлек белдерү өчен бик күп җирле татарлар килде һәм бу минем өчен бик куанычлы. Үзбәкстан һәм аның гүзәл халкына соклануым чиксез. Бу сәфәр минем өчен тирән шәхси әһәмияткә дә ия әле. Чөнки минем әти-әнием Үзбәкстанда туганнар, шуңа күрә ул минем өчен бик кадерле ил», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Мелек.

Мелекнең Үзбәкстандагы татар диаспорасы вәкилләре белән рәсми очрашуы да планлаштырылган. Аның кысаларында үзара элемтәләрне ныгыту, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм Үзәк Азиядә татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән яңа халыкара мәдәни проектлар турында сөйләшәчәкләр.

Берничә ел элек Мелек Ришат Төхвәтуллин төркемендә дә эшләгән иде. «Интертат»та Мелек белән әңгәмәне түбәндәге сылтама аша укырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар