Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Линар Шәймөхәммәтов: «Татар эстрадасы «оставляет желать лучшего»

Ришат Төхвәтуллин иҗатын яратучылар аның төркемендә эшләүче җырчы Линар Шәймөхәммәтовны яхшы белә. Линар шушы көннәрдә сәхнә карьерасында зур адым ясап, үзенең беренче сольный концертларын куйды. Шул уңайдан, «Интертат» укучыларын Линар Шәймөхәммәтов белән таныштыра.

news_top_970_100
Җырчы Линар Шәймөхәммәтов: «Татар эстрадасы «оставляет желать лучшего»
Фотолар да Линар Шәймөхәммәтовның шәхси архивыннан

Линар, син үзең турында сөйлә әле. Син кайсы як егете?

Башкортстанның Чакмагыш районында туган егет мин. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә үстем. Әти яклап карт әтием гармунда уйнаган, нәнәем белән парлап, матур итеп жырлаганнар. Әни яклап нәнәем Саратов гармунында уйнап, бик күп еллар халык уен кораллары ансамблендә чыгыш ясаган. Әнием элек Чакмагышта хорда җырлый иде. Әтием исә баянчы, һәвәскәр җырчы, апам – биюче минем.

Мин бәләкәй чакта әти җитәкчелегендә гаилә концертлары оештырып, үзебезнең һәм күрше район авыллары буйлап йөри идек. Мин җәйге каникулларны күрми дә идем. 10 еллап шулай йөргәч, әлеге «гастрольләр туры»н туктатырга туры килде. Апам Лиана мәктәпне тәмамлап, башка шәһәргә укырга керде. Минем өчен дә җырлау вакытлыча арткы планга күчеп торды. Бөтенләй җырлаудан баш тарттым, дисәм дә була. Бу вакытта минем яңа шөгылем барлыкка килеп, шактый озак вакыт хоккей уйнадым. Дистә елдан артык район үзәгендәге «Төзүче» командасының һөҗүмчесе булдым.

Җырлаудан баш тарту нәрсә белән бәйле иде? Әллә берәр вакыйга тәэсир иттеме?

Без бит авыл балалары булсак та, яшь чакта күбрәк русча җырлар тыңлый идек. «Руки вверх» төркемен ярата идек инде. Бөтен яшьләр русча җыр тыңлагач, бәлки, татарча җырлавымнан кимсенү дә булгандыр. Ләкин берара хоккей белән мавыгып алгач, мин җырлауга кире кайттым. Татар җырлары мине кире үзенә тарта башлады. Татар теле укытучыбыз: «Сез әлегә русча җырлар тыңлыйсыз, килер бер вакыт, барыбер татар җырларына тартыла башлаячаксыз», – дип әйтә торган иде. Чыннан да шулай булды.

Минем әти чаралар алып баручы булып та эшләде. Буш вакытларымда мин аның белән тавыш операторы булып йөри идем. Бер чарада әтинең тавышы бетте, жырлый алмас булды. «Әти, үзем җырлыйммы?» – дим. «Кит, улым, кеше көлдермик», – ди әти. Ахырдан барыбер рөхсәт бирде. Озак еллар җырламый торып, яңадан җырлавымны ишеткәч, әти бик гаҗәпләнде. Сәләтең бар дип, юлымны шушы юнәлештә дәвам итәргә киңәш итте.

2015 елда Октябрьский музыка көллиятенә, талантлы педагог Галия Закировна классына укырга кердем һәм аны уңышлы гына тәмамладым. Ул – Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек талантлы җырчыларны тәрбияләп чыгарган педагог.

Көллиятне тәмамлавым коронавирус башланган елга туры килде. Ришат Төхвәтуллин белән мин инде таныш идем. Бер кичне ул миңа үзе: «Ничек хәлләр, Линар, кайда эшлисең?» – дип язды, үзенең төркеменә чакырды. 2021 елның апрелендә мин Казанга барып урнашып, Ришат төркемендә эшли башладым. Быел монда килгәнемә 4 ел була. Ришат – минем продюсерым. Шушы көннәрдә узган беренче сольный концертларымны оештырырга да ул ярдәм итте.

Ришат белән таныш идек дидең. Танышуыгыз ничегрәк булган иде?

Ришат Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. Мин, тамашачы буларак, концертны барып карадым да кайтып киттем. Икенче көнне Галия Закировна миңа: «Ришатны күрдеңме?» – ди. «Юк, концерттан соң ук кайтып киттем», – дидем. «Ничек барып танышмадың инде син аның белән?» – дип, каты гына тиргәде бу мине. Икенче килгәнендә инде янына кереп, аралашып, сөйләшеп утырдык.

Ришат белән сезнең тавышлар бик охшаш. Бу турыда комментарийларда да бик күп язалар. «Үзен күрмәсәм, Ришат җырлый дип уйлар идем», – дип тә әйтәләр, хәтта.

Охшашлык бар, килешәм. Моны вокал техникасы ягыннан бер укытучыда укыганга дип аңлатып буладыр. Тембрлар охшаганга, шундый тавыш килеп чыга, төп сере шунда. Кайбер җырларыбызда әлеге охшашлык бик нык сизелә. Ләкин концертларыбызга еш йөрүче кешеләр безнең тавышларны аералар.

Һәр артист үз йөзен булдырырга тырыша бит инде ул. Синең үзеңне Ришат белән чагыштырулары кәефеңне төшермиме?

Чагыштырулар беренчел мәлдә, әлбәттә, күп булды. Чөнки башта репертуарымда җырлар әллә ни күп түгел иде. Ришатның, Салават абыйның җырларын башкарганда, тавышымны Ришатныкына охшаталар иде. Хәзер инде, үз репертуарымны булдыргач, халык җырларым аша да аера.

Ришат – минем продюсерым, дидең. Эстрадада продюсер – артист конфликтлары еш булып тора. Сезнең арада аңлашылмаучанлыклар чыкканы юкмы? Килешү/контракт нигезендә эшлисезме?

Документ ягыннан әллә нәрсә юк безнең. Дусларча кулга-кул бирештек тә, шулай-шулай эшлибез, дип сөйләштек. Контрактлар төзеп тормадык. Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. Клипларым да, барлык булган иҗатым да Ришатның продюсерлык үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Алар сиңа акча түлиме, Линар, киресенчә, син аларгамы?

(Көлә). Әлбәттә, мин Ришат төркемендә гастрольләргә йөргәндә, ул миңа түли. Ә минем концертларга килгәндә, тәүге концертлар – режиссура, техник җиһазлау ягыннан караганда да бик күп чыгымнар сорый торган эш. Шуңа әлегә керемнәре, түләүләр турында уйлаган юк инде. Иң мөһиме, башлап җибәрдек.

Синең концертлар нәрсәсе белән үзенчәлекле? Макта әле үзеңне.

Гаилә концертлары белән йөргән вакытта сәхнәдә төп герой әти иде. Мин исә икенче пландагы герой булдым. Ә менә үзеңнең сольный концертыңны куйганда бөтенләй башка кичерешләр икән. Моңа кадәр Ришатның тамашачысы алкышларына күмелеп яшәгән булсам, бу концертларымда үзе теләп мине тыңларга дип килгән тамашачы алдында чыгыш ясадым. Туган ягым Чакмагышта концерт куюы аеруча авыр булды. Залга карыйсың, барысы да таныш кебек. Зур җаваплылык, ничектер, беркадәр басым да тойдым. Бер белмәгән җирдә концерт кую күпкә җиңелрәк икән.

Концертыма килгәндә, ул 4 блоктан тора. Төп эчтәлеге – авылдан чыгып китеп, шәһәргә килгән, музыка юнәлешендә белем алган Линар, үз тырышлыгы белән, бүген зур сәхнәдә басып тора. Дәртле җырлар да, моңлы җырлар да, баянга башкара торган җырларым да бар. Минем концертта бик җылы атмосфера, килегез!

Татар эстрадасы турында фикереңне беләсе килә. Күпчелек «татар эстрадасы торгынлык чоры кичерә, гел бертөрле җырчылар басты сәхнәне» ди инде. Кемдер «һәр җырчыда – шоу, сыйфатлы музыка, эстрада хәзер үсештә» дигән фикердә.

Татар эстрадасы «оставляет желать лучшего». Минем иң сөймәгән әйберем – фонограммага җырлау. Кайбер шәһәрләргә иртәрәк килеп, башка җырчыларның концертларын караганыбыз бар. Фонограммага җырлауны мин өйдә дә тыңлый алам. Бу – тамашачыны турыдан-туры алдау бит инде. Син тамашачының күзенә карап җырлыйсың, шул ук вакытта үзең җырламыйсың. Мин аңлыйм, бөтенләй дә тавыш беткән очраклар була. Халыкны кайтарып та җибәреп булмый, җырларга кирәк. Андый вакытта да үзеңә 1-2 фонограмма гына рөхсәт итәргә була. Иң үзәгемне өзгән әйбер шул фонограммага җырлаулар инде минем өчен.

Музыкантларга килгәндә дә, алар күп вакытта, уен кораллары эшләмәгән килеш, җиһаз кебек басып торалар. Андый музыкантың булганчы, булмавы яхшырак.

Әлбәттә, популяр артистларга да ел саен бер үк программа белән килеп, тамашачы җыюы бик авыр, дип уйлыйм мин. Шуңа күрә төрле шоулар оештырырга да туры килә. Коллегаларым барысы да кулларыннан килгән кадәр тырыша, берсенә дә күктән төшми. Артист эше – бик авыр эш бит ул. Ришатта эшли башлаганчы минем дә артист эше турында фикерем үзгә иде. Чыктың да, җырладың да, кайтып киттең, дип уйлый идем. Ә хәзер аңлыйм, чыгып җырлау – 30 процент булса, калган 70 проценты сәхнә артындагы хезмәт аның.

Әгәр дә фонограммага җырлаучы артист төркеменә килеп эләккән булсаң, шулай 4 ел эшләгән булыр идеңме икән?

Мөгаен, киткән булыр идем. Ришатның төркемендә 4 ел эшләвем, аның тере тавышка җырлавына гына да бәйле түгел. Биредә бик зур үсеш бара. Мәсәлән, минем техник яклап шул дәрәҗәдә җиһазланган концертны беркемдә дә күргәнем юк. Икенчедән, Ришатның концертында һәрвакыт тере бэк-вокал. Монда бер урында таптанып тору бөтенләй юк. Мин боларның барысын да аңлап, үзем өчен нәтиҗәләр ясап, бүгенгә кадәр Ришат төркемендә иҗат итәм.

Коллективка кереп китүе авыр булдымы?

Ришатның кайбер музыкантларын килгәнче үк белә идем инде. Иң авыры – сәхнәдәге җаваплылык иде. Ришатны карасак, без аның «вокальный артист» булуын күрәбез. Аның иҗатында төп басым һәрвакыт җырга. Минем дә беренче елларда төп максатым – сәхнәдә җырымны каушамый гына җырлап чыгу иде. Нинди артистка килеп эләккәнемне яхшы аңлап, төшеп калмас өчен бик нык тырышырга туры килде. Баштарак, әзерлек җитеп бетмәгән килеш сәхнәгә чыгулар, кабат моның өчен үзем үртәлгән чаклар да булгалады. Хәзер Аллаһка шөкер, барысы да яхшы инде. Ришаттан бик күп киңәшләр алам, алар миңа алга таба барырга нык ярдәм итәләр.

Ришатны үзенә дә, төркеменә карата да бик таләпчән, диләр.

Әлбәттә, таләпчән. Аның ул ягына ияләнеп беттек инде. Таләпчән булырга кирәк. Театр элгечтән башлана, диләр бит, дөрес сүзләр ул.

Артистлар бик күп. Күбесе төшеп кала, күтәрелеп китә алмый. «Супер йолдыз» булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Популяр булу өчен хит кирәк. Безнең халык өчен хит – әллә ни күп нотадан тормаган җыр ул. Хиты юк икән, җырчы популяр артист була алмый.

Беренче вакытларда андый җырларны башкару миңа кыен иде. Миңа катлаулы татар яки башкорт халык җырларын җырлавы күбрәк ошый.

Ни өчен «3 ноталы» җырлар хитка әверелә?

Мин уйлавымча, бүгенге көндә халык мәгълүмат агымында яши. Барыбыз да телефонда, кешегә көн дәвамында бик күп мәгълүмат килеп тора. Бәлки, шуңадыр, хәзер халык күңеленә катлаулы, озын көйләр белән кереп булмый. Андый җырны тыңлап, кабул итүчеләр бик сирәк.

Үзеңдә бармы андый хит булырлык җырлар?

Андый җырларым күп дип әйтмәс идем. Ришаттан чыгып та әйтә алам. Кайвакыт җыр эшләнә, әмма аны беркем дә хитка әверелер дип уйламый. Гадәти җыр итеп яздырып чыгаралар, ә ул атна эчендә хит була да куя. Дөресен генә әйткәндә, халыкка нәрсә кирәк икәнлеген аңлап бетереп булмый.

Күтәрелеп китә алмасаң, нәрсә эшләячәксең?

Монда бер генә җавап: өметсез шайтан гына, диләр. Болай минем кулымнан барысы да килә. Ләкин мин – позитив рухта, оптимистик караштагы кеше. Үземне бүгенге көн белән генә яшим дип әйтмәс идем, алга карыйм, әлбәттә. Аллаһка шөкер, уңышларым бар. Алда әйтүемчә, шушы көннәрдә Дүртөйледә һәм Чакмагышта сольный концертларым узды. Апрель аенда Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга планлаштырабыз. Май аенда, бәлки, Октябрьскийга барып чыгарбыз. Әлегә Ришат Төхвәтуллин лейблындагы артистлар катнашында узачак мюзиклга әзерләнәбез.

Шушы көннәрдә «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов белән фото урнаштырган идең. Ниндидер уртак проект көтеләме әллә? Туганнар түгелсездер бит?

Артур белән Дүртөйле мәдәният йортында бергә эшләргә туры килде. Ул анда тавыш операторы иде. 2 ай гына эшләп калсак та, танышып, дуслашып өлгергән идек. Кызганыч, мобилизациягә эләгеп, аны хәрби операциягә алып киттеләр. Бүгенге көндә дә шалтыратышып, аралашып торабыз. Артур хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.

Ришатның төркеме белән гастрольләрдән кайтып та кермисез. Ардырып та җибәрәдер.

Беренче елларны бик кызык иде ул. Шәһәрдән шәһәргә йөрисең, төрле мәдәният йортлары, төрле кунакханәләр. Бер шәһәрдә концерт куеп, йоклап тормыйча, икенчесенә килеп төшкән вакытлар да була иде. Кайвакыт ашарга да вакыт җитми иде. Соңрак гастроль тормышының бөтен якларын да өйрәнеп бетердек. Кызыгы бетә башлый аның, гадәти тормышка әверелеп китә.

Гастрольләрдән көтеп торучыларың бармы, Линар?

Сагынып көтеп торучы гаиләм бар, Аллаһка шөкер. Хатыным Элина исемле, улыбыз – Илһам. Улыбызга җәй көне 5 яшь тула. Тормыш иптәшем Казан консерваториясендә, вокал бүлегендә укый. Мин эстрада җырчысы булсам, хатыным – классик җырчы.

Хатының белән кайда таныштың? Озак очрашып йөрдегезме?

Элина белән Октябрьский шәһәрендә музыка көллиятендә укыганда таныштык. Артыннан озак йөрмәдем. «Пришел, увидел, победил» диләрме әле. 2 ел очрашкач, өйләнештек.

Төркемегез яшь, кызлар күп. Хатының көнләшмиме?

Беренче елларны авыр булды. Хәзер ияләштек инде. Мин егетләргә дә: «Әгәр сез гастрольләргә йөри торган артист, музыкант икән, тормыш иптәшегез итеп сәнгать өлкәсендә эшләүче кызны сайлагыз», – дим. Хатының хисапчы, син артист икән, әллә ни эш кырып булмаячак. Тормыш иптәшең синең эшеңне, хезмәтеңне тулысынча аңларга тиеш.

Синеке сәнгать өлкәсеннән булса да көнләшкән бит әле.

Бу, бәлки, көнләшү дә булмагандыр. Өйдә тормавым, мине өйдә сирәк күрүе беренче мәлләрдә хатыныма авыррак бирелде

Улыгызга синең музыкаль сәләтең күчкәнме?

Мин үзем, балалар бакчасына килгән беренче көнне үк, барлык тәрбиячеләрне, балаларны тезеп утыртып, кулыма микрофон урынына «скакалка» тотып, 1 сәгать концерт куйганмын. Әнине кибеткә җибәреп, өйдә үзем генә кычкырып җырлап йөри торган булганмын. Әнидән оялганмын микән инде. Гадәттә, баланың теле «әти», «әни» сүзе белән ачыла бит инде. Минем телем «Сарманай» җыры белән ачылган.

Улыма тиздән 5 яшь тула, ул дәрәҗәдә үк музыкага тартылганы сизелми әле. Бәлки, соңрак килеп чыгар ул сәләт. Болай җырларымны җырлап йөри.

Алга таба ниятләрең, планнарың нинди?

Музыка көллиятенә укырга кергәндә үк, минем максатым – артист булып, халыкка хезмәт итеп, яраткан җырларымны башкарып, тамашачым йөрәгенә үтеп керү иде. Аллаһы Тәгалә моңны, сәләтне биргән икән, мин аны халыкка җиткерергә тиеш. Шул очракта мин бәхетле булачакмын.

Уңышлар телим сиңа, Линар!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 март 2025
    Исемсез
    Бугенге татарнын кохоз- попсасы позорное явление.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100