Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәмитова суд юлында йөри

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәмитова суд юлында йөри
Фото Лилия Хәмитованың шәхси архивыннан

Җырчы Лилия Хәмитова суд юлларын таптарга мәҗбүр. 17 март көнне Арчада сайлауга барганда, җырчы күңелсез хәлгә юлыга. Борылышта басып торганда, аның «Hyundai Creta» машинасына икенче машина килеп керә. Иминиятләштерү компаниясе билгеләгән түләү машинаны ремонтлау өчен җитми, шуңа җырчы суд юлында йөрергә мәҗбүр. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде.

Түләүне азрак билгеләделәр шул, шуңа күрә судка бирергә булдык. Юрист ялладым. Закон буенча җитмәгән акчаны гаепле кеше түләп бетерерә тиеш. Шул эшләр белән мәш килеп йөрибез әле. Бәйсез экспертка мөрәҗәгать иттек, ул машинаны карап китте, дүшәмбе көнне хисап тотачак. Аннан «хождение по мукам» дәвам итә.

Машинаның ике ишеген, «крыло»ны алмаштырасы бар. Оригинал детальләрне кую әйбәтрәк, дип аңлатты белгеч. Санкцияләр булгач, аларны табу да кыенрак бит. Әлегә акчасы да күчмәгән, шуңа эшкә дә тотынып булмый. Ул билгеләнгән түләү детальләргә җитә, ә ремонт эшләре өчен түләргә җитми. Шуңа судка бирдек инде.

Килеп кергән машина руле артында олы гына 70 яшьлек апа иде. Олы юлдан борылып кергәнен карап торам инде. Башта басып торды, аннан газ белән тормозны бутап, кискен генә кузгалды, икенче мизгелдә аның машинасы минекенә очып керде. Ул вакытта бөтен тормыш күз алдыннан үтә, диләр. Берни үтмәде. Карап торасың, берни эшләтә алмыйсың. Килен белән икәү карап тордык инде шулай. Ярый әле, алга кермәде, янга килеп керде. Аның арткы тәрәзәсендә өндәү билгесе тора. «Әле генә йөри башладыгызмы әллә?» – дим. «10 ел йөрим инде, билгене алып ташларга онытканмын», – ди. «Алып бәрә күрмәгез, юлда йөри алмыйсыз», – дидем. 70 тирәсендә барыбер реакция башка бит инде, – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган хатын-кыз машинасына инде ремонт ясаганнар. Ул ханым барысы 2 машинага зыян китергән. Икенче машина хуҗаларына имниятләштерү кампаниясеннән акча күчкән, аларга зыянны капларга җитә. Лилия Хәмитованың борчулары дәвам итә.

Моңа кадәр машинага зур зыян килгәне булмады. Бер тапкыр кибет янында калдырып киттем, чыгуга арба белән тырнап киткәннәр иде. Андый сызылу, тырналу, таш эләгүләр генә булганы бар инде. Иң күңелсезе – минем гаеп булмаса да, машина тарихы бозыла. Ул инде «ватылган машина» дигән исемлеккә керә. Шунысы авыр булды. Минем күңел шундый бит, берәр нәрсә булса, башта елыйм, ә аннары көләм. Үзебез исән булгач, тимерне генә ясатып булыр әле, – диде җырчы.

Лилия ханымның бу мәшәкатьләре килеп чыккач, эше дә тукталып калган.

Эшем машина белән бәйле бит. Съемкаларга барып җитә алмадым. Машинаны нишләтеп бетерәсе булыр дип, кәгазь эшләре белән Арчада 1 ай яттым. Банкетларга бара алмадым. Барып җитеп булмый бит. Кемнән сорыйсың? Бөтен кешенең үз эше, мәшәкате. Баш исән булсын инде. Винарис эшләп йөри, Аллаһка шөкер. Мин Казанда инде хәзер. Кайвакыт Винарис машинасында йөрим. Ярый әле аның машинасы белән кайтмаганмын, ремонт тагын да кыйммәткә чыккан булыр иде. Мин хәзер дә машинада юлга чыккалыйм, тик машиналар гел өскә килгән кебек, – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100