Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина улларын күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәйруллина улларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның кызы Лилиянең өч улы бар. Ул башка җырчылардан аермалы буларак, аларны социаль челтәрдә күрсәткәне юк. Бу юлы Лилия Хәйруллина социаль челтәрдә ике улы белән төшкән фотосын куйган, әмма балалар арты белән төшкән.

«Әни булгач, синең тормышын 360 градуска үзгәрә. Минем әни хәзерге хатын-кызларның кыюлыгына, күп бала алып кайтырга курыкмауларына шакката. 

«Ярый әле сине үстердем, күбрәккә көчем җитмәс иде», – ди ул.

Килеп туган хәлләр мәҗбүр иткәндә, көч табыла дип уйлыйм мин», – дип язган җырчы.

Лилиянең виртуаль дуслары «синең өч малаймы», «бу синең малайларыңмы», «стильле малайлар», дип язган.

Шулай ук алар үзләренең ничә бала үстерүләре белән дә уртаклашкан. «Сәламәтлегем һәм акчам булса, табар да, табар идем. Сабый чакларын бигрәк яратам», – дип язучы да бар.

Лилия Хәйруллинаның өченче тапкыр әни булуы турында язган идек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100