news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина бала табу хакында: «Хатын-кызга бигрәк күп нәрсәләр кичерергә язган»

Җырчы Лилия Хәйруллина өченче тапкыр әни булды. Ул үзенең хис-кичерешләрен тасвирлап язган.

news_top
Лилия Хәйруллина бала табу хакында: «Хатын-кызга бигрәк күп нәрсәләр кичерергә язган»
Лилия Хәйруллинаның Инстаграм битеннән

«Яңалыклар! Минем улым бар, буе — 53 см, авырлыгы — 3390гр. Мин бик шат. Барыгызга да котлауларыгыз, изге теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт! Үзем таптым. Үзәк өзгеч авыртулар булса да, бала табу процессы бик җиңел һәм тиз узды дип саныйм. 40 атнада таптым. 04:23 сәгатьтә бәби табу бүлмәсенә кереп киттем, 04:47дә таптым.

Хатын-кызга бигрәк күп нәрсәләр кичерергә язган. Чиксез авыртулар һәм чиксез мәхәббәт… Гомумән алганда, мин бик тыныч, әзерлекле идем. Паникага бирелмичә, үземнең максатыма ачык бардым.

Бала туу — тормышта була торган глобаль вакыйга. Дөнья инде элеккечә булмый, тормыш тагын да матуррак, ямьлерәк, миллион тапкырга җаваплыракка әйләнә», — дип язган җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар