news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилиана Ирназарова дүртенче тапкыр әни булган

news_top
Җырчы Лилиана Ирназарова дүртенче тапкыр әни булган
Фото: Лилиана Ирназарованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы, 3 малай әнисе Лилиана Ирназарова дүртенчегә кыз алып кайткан. Бу шатлыгы турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. Җырчы шулай ук «Могҗиза көткәндә» сериясеннән фото белән дә уртаклашкан.

«Минем Лия. 06.02.2024. Өч ул һәм кыз әнисе», – дип язган җырчы фото астына.

Күп балалы әнине сәхнәдәш һәм виртуаль дуслары котлап, матур комментарийлар калдырган.

«Лилиана Ирназарованың тормышында зур үзгәрешләр булырга тора. 3 улы булган җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! Сөенечле вакыйга Лилиананың туган көнендә булган. «Мин «әйе» дип әйттем! 7.11.2023», – дип язып куйган ул йөзек һәм чәчәк бәйләмен фотога төшереп», – дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар