Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова хастаханәдән: «Дүрт көн ашамагач, барысы да тәмле икән»

news_top_970_100
Җырчы Ләйсән Сөнәгатова хастаханәдән: «Дүрт көн ашамагач, барысы да тәмле икән»
Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"

Казан шәһәр филармониясе җырчысы, танылган алып баручы Айрат Ильясовның хатыны, 3 бала әнисе Ләйсән Сөнәгатова, каты авыртуга чыдап, хастаханә юлында йөрүе турында хәбәр иткән иде, әмма дөрес диагноз куймау сәбәпле, аның хәле начарая. Шулай итеп, гади операциянең катлаулыга әверелүе турында хәбәр иткән иде:

– Табиблар вакытында килмәгән өчен ачуланды. Вакытында килсәм, кисеп аталар иде дә, эше беткән була иде. Ә хәзер алай ярамый. 7 көн авыртудан интектем. Минем кебек булмагыз, дөрес диагноз куюларын сорагыз. Миңа 5нче хастаханәдә дөрес диагноз куймадылар, гинекологиягә җибәрделәр. Нәтиҗәдә, кинәт тән температурасы күтәрелде, һәм мин ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына киттем. Диагноз аппендицит белән бәйле булып чыкты.

Айрат Ильясовның хатыны Ләйсән Сөнәгатовага дөрес диагноз куймаганнар, хәле начарайган

Бу көннәрдә җырчы социаль челтәрдәге язылучылары белән хастаханәдән элемтәгә чыкты.

«Барыгызга да хәерле көн. Бүген хастаханәдә дүртенче көнем. Ниһаять, йөреп килергә көчем бар. Бүген ашата башладылар. 4 көнгә якын ашамагач, барысы да шулкадәр тәмле икән. Минус 2,5 кг. Аллага шокер, барысы да яхшы, көч тә барлыкка килде, савыгып киләм», – дип сөйли ул хастаханә коридорыннан атлап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100