news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айрат Ильясовның хатыны Ләйсән Сөнәгатовага дөрес диагноз куймаганнар, хәле начарайган

news_top
Айрат Ильясовның хатыны Ләйсән Сөнәгатовага дөрес диагноз куймаганнар, хәле начарайган
Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"

«Эссе» төркеменең элеккеге солисты, танылган алып баручы Айрат Ильясовның хатыны, җырчы Ләйсән Сөнәгатова хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Табиблар вакытында килмәгән өчен ачуланды. Вакытында килсәм, кисеп аталар иде дә, эше беткән була иде. Ә хәзер алай ярамый. 7 көн авыртудан интектем. Минем кебек булмагыз, дөрес диагноз куюларын сорагыз. Миңа 5нче хастаханәдә дөрес диагноз куймадылар, гинекологиягә җибәрделәр. Нәтиҗәдә, кинәт тән температурасы күтәрелде, һәм мин ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына киттем. Диагноз аппендицит белән бәйле булып чыкты», – дип яза ул хастаханәдән фото куеп.

Җырчыга, тизрәк савыгып, гаиләсе янына кайтуын теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар