news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркәгә махсус хәрби операциядәге ире кыр чәчәкләре җыйган

news_top
Җырчы Иркәгә махсус хәрби операциядәге ире кыр чәчәкләре җыйган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркәнең ире Артур мобилизация башлангач махсус хәрби операциягә китте. Артур кыска вакытлы ялын Иркәнең концертларына туры китереп кайтты. Тамашачы аны сәхнәдә дә күрде. Алар Артур өчен борчылып, социаль челтәрләрдә Иркәдән аның хәлен сорашып тора. Бу юлы да җырчы, тамашачыларының соравына җавап итеп, иренең кыр чәчәкләре бәйләме тоткан фотосын куйган.

«Кайттымы әле?» – дип сорыйсыз. Юк! Әлегә шунда, хәбәре бар. Әнә миңа чәчкәләр җыйган. Кулында чәчәк бәйләме, һәрвакыттагыча елмайган. Рәхмәт, шундый булганың өчен. Без сине бик яратабыз, көтәбез», – дип язган җырчы.

Җырчы Иркәнең ире кабат махсус хәрби операциягә киткән.

Фото: © Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 август 2023
    Исемсез
    Исэн- сау кайтсын🙏🙏🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар