news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркәнең ире махсус операциядән ялга кайткан: «Бу көнне ярты ел тилмереп көттем»

news_top
Җырчы Иркәнең ире махсус операциядән ялга кайткан: «Бу көнне ярты ел тилмереп көттем»
Ралинә Сәлимова

Татарстанның атказанган артисты Иркә бүген төнлә ире Артур Шабакаевны каршы алган. Ул махсус хәрби операциядән 15 көнлек ялга кайткан.

Иркә белән «Интертат» хәбәрчесе элемтәгә чыкты.

«Төнлә белән безгә сюрприз ясап кайтты. Хәзер артык сүзләр әйтергә вакыты ул түгел», – диде ул.

Иркә үзенең социаль челтәрендә пост урнаштырган. «Ниһаять, бу көн килеп җитте. Ул кайтты! Мин бу көнне ярты ел тилмереп көттем. Иң зур бәхет менә шул инде. Артурым 15 көнгә яныбызга кайтты», – диелгән язмада.

Пост астында кыска вакыт аралыгында күп комментарийлар җыелган. «Аллага шөкер, безнеке дә бүген кич кайта», «Ура!», «Мин бик шат сезнең өчен», «Бик күңелле күренеш, бик зур бәхет бу», – дип язган халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар