news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә: «Ничек шулай киенеп була?»

news_top
Җырчы Иркә: «Ничек шулай киенеп була?»
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа образын күрсәтте

«Гомерем буе шундый кием кигән кешеләрдән көлдем, эчтән генә, сиздерми генә. «Ужас ничек шулай киенеп була, бигрәк инде», – дип уйлый идем. Менә шулай да була икән, көлсәң көл, Иркә. Килеп җиттеңме бу көнгә? Акырып көләм үземнән...

Беркайчан да «беркайчан да» дип әйтмә. Иртәгә ни буласын беребез дә белми. Авызыңны үлчәп ач, уйларыңны үлчәп уйла. (Монысы сезгә түгел, гади яраткан тамашачым).

Җырчыны күзәтеп баручылар Иркәнең яңа образын ошаткан. Бу хакта комментарийлар «сөйли»:

«Сезгә чабата кидерсәң дә килешә»;

«Ул киемнәр сиңа ямьсез булып күренсә, мәңге киеп төшмәс идең, димәк, бик ошаган булган»;

«Бик матур, килешеп тора»;

«Зәвыгы булган бердәнбер җырчы»;

«Бик матур», – дип тынычландыргандай иткән алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар