Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә махсус хәрби операция зонасындагы ире белән очрашкан

news_top_970_100
Җырчы Иркә махсус хәрби операция зонасындагы ире белән очрашкан
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артур белән төшкән фото куйган. Шулай ук ул махсус операция зонасындагы ире белән күрешүе турында да хәбәр итә.

«Мин әкрен генә күнектем. Адәм баласы барысына да күнегә икән ул. 3 айда башка нинди генә уйлар килмәде, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем. Бу соңгы айларда күп уйландым. Беренче бертуктамый еладым, ничә еллар буена елый алмыйча йөргәнмен икән, әйтерсең лә күп еллар буенча җыелган яшьләр бертуктамый тамды да тамды. Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп килеп кенә торды.

Яшьләр тукталды. Аннары дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады. Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым. Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым. Бу темага сөйләшәсе килми инде. Һәр кешегә аның турындагы сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны. Әкрен генә үтте.

Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык. Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы борчуы юк диярсең. Тынычландым. Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз. Балаларның Артурның әнисе белән бик тә үткәрәселәре килде. Алар әни янына кайтып китте инде. Менә шундый яңалыклар бездә. «Ничек күрештегез» кебек сораулар бирмәгез. Рәхмәт», – дип язган җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Үз башына төшкән кеше генә аңлый. Аллаһ сабырлыгыңны бирсен», «Аллаһ боерса, барысы да яхшы булачак, исән-сау кайтып җитәр», – дип Иркәгә сабырлык, ә Артурга исәнлек теләгәннәр.

«Бары да яхшы булыр, син көчле», «Бирешә күрмә! Аллаһ ярдәменнән ташламас! Яңа елны каршы алу – бер төн, алда – башланмаган, вакланмаган әллә күпме еллар көтеп торсын», – дип язган бик күп җырлар авторы Зифа Нагаева.

Җырчы Иркә: «Ирем миңа концертларны туктатырга кушмады»

Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

 

Фото: © Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 31 декабрь 2022
    Исемсез
    Иркэ белэн Артурга бергә картаерга язсын. Исэнлек, саулык, озын бэхетле гомер телим. Минскийдае Голсинэ апагыз.
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Борчылганда жырлыйсы тугел уз-узенне дэ курэсе килми.театр артисты,бу бары тик аклану гына,эчендэ бары бер еланнын карасы хэмдэ инде озыны ята.Без сине белэбез Иркэ ...
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Жырларлык коч таба алгач борчылмаган инде син алайса
  • 28 декабрь 2022
    Исемсез
    Иркә, син молодец. Сезнең хәлне бары үз башына төшкәннәр генә аңлый. Артур исән сау кайтып, бер берегезнең кадерен бе
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100