Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә: «Ирем миңа концертларны туктатырга кушмады»

news_top_970_100
Җырчы Иркә: «Ирем миңа концертларны туктатырга кушмады»
Фото социаль челтәрдән

Ире мобилизациягә эләккән җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә тамашачыларына видеомөрәҗәгать куйган. Видеода ул төркемендәге егетләр белән тезелеп утырган.

«Хөрмәтле яраткан тамашачым! Озак уйлаганнан соң, бергәләп шундый фикергә килдек, бу видеоны төшерергә булдык. Бик җиңел булмаган чорда яшибез. Үзегез күреп торасыз. Бу мәшәкать, бу кайгы һәр гаиләгә бәреп керде. Һәрберебез борчылып, дулкынлану белән яши башлады. Беренчедән, сезгә үзем, гаиләм, ирем Артур исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Матур сүзләрегез өчен рәхмәтем чиксез.

Октябрьдә узачак Казан белән Чаллы концертларын куярга булдык. Шундый авыр чорда без күтәренке рухта булып, бер-беребезгә булышып, төшенкелеккә бирелмичә, бердәм булып, бер-беребезне аңлап яшәргә тиеш. Җырларыбыз, концертларыбыз белән сезгә җан азыгы бирәсебез килә. Әйдәгез, яхшы әйберләр турында күбрәк уйлыйк әле.

Бик көчле яңгырдан соң да, матур итеп кояш чыга. Безнең башта уңай фикерләр генә булырга тиеш. Без киткән егетләребезне әйбәт кәеф, көчле, бердәм булып көтеп торырга тиеш.

«Концертларны өзәм» дигәч, ирем миңа шалтыратып, «эләктерде» дисәм дә була. «Син концертларны куярга тиеш. Син – көчле хатын, синең кебекләр бүген күп! Сез бергә булырга, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел» , – диде ирем.

Бердәм булыйк, бердәмлектә безнең көч!» – дип сөйләде җырчы.

«Амин! Телләреңә бал да май, матурым. Илгә, көнгә тынычлык биреп, исән-имин, сәламәт кенә кайтсыннар»;

«Бик дөрес сүзләр! Барысы да яхшы булачак! Сынаулар артыннан сынаулар. Алга, Иркә!» – дип килешкән тамашачы.

«Артур безнең белән, барысы да яхшы була», – дип комментарий калдырган мобилизацияләнүчеләр арасындагы ир-ат.

Иркә ирен махсус операциягә озатуы турында хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100