Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвина: «Беренче иремнән киткәч, минем өчен катлаулы чор башланды»

news_top_970_100
Җырчы Ильвина: «Беренче иремнән киткәч, минем өчен катлаулы чор башланды»
Фото:Ильвинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучылары белән күңеленә тигән бер очрашудан соңгы хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Беренче иремнән киткәч, минем өчен катлаулы чор башланды. Миңа барысын да мөстәкыйль эшләргә туры килде. Барлык вазифа минем җилкәмә төште. Чыгымнар бик күп иде, мин экономияләдем, иң аз түләүле эшләргә ризалаша идем.

Минем бернинди үпкәм юк. Мин үзем киттем, ирем белән сөйләшеп, чиста күңел белән, аңа мәхәббәт сүрелгәнен аңлатып, баламны алып, киемнәремне чүп пакетларына тутырып, урамга чыгып киттем. Мин гаиләдән киткәндә, минем 7 кредитым бар иде. Бик авыр иде. Фатир табарга, түләргә кирәк.

Кыш көне кызым белән дус кызымнан кайтып бара идек. Трамвайны озак көттек, һәм шул вакытта безнең янга бер кыз килде. Ул мине таныды һәм «сез трамвайда йөри дип, беркайчан да уйламас идем» диде.

Шул вакытта миңа гади кешеләр өчен күңелсез булып китте, чөнки үзем дә гади гаиләдән, бездә беркайчан да байлык булмады. Бу сүзләр миңа «сез кеше түгел» дигән кебек яңгырады. Аннары мин кешеләрнең синең турында тышкы кыяфәткә карап фикерләвен аңладым. «Ул – артист, аның акчасы күп, яхшы гаиләдә яшәгән, кияүгә чыккан, кыйммәтле машинада йөри», – дип уйлый алар. Ә монда – трамвайда.

Мин беркайчан да кешеләрне байларга һәм хәерчеләргә бүлмәдем. Минем өчен кеше булып калу һәм янымда яхшы кешеләр булуы мөһим.

Тормыш чыннан да катлаулы. Анда нәрсә генә булмас. Һәр нәрсәдән чыгу юлы бар. Мин ул хәлдән чыгу юлын таптым», – дип уй-фмкерләрен белдергән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100