Җырчы Ильвина социаль челтәрдә язылучыларына шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.
«Бала планлаштыру турында сөйләгез әле. Бу максатка ирешү өчен ниләр эшлисез?» – дигән сорау биргән аңа берәү.
«Анализлар буенча, минем организмның бала табу өчен күрсәткечләре яхшы, тик үсеш этабында йөклелек өзелә. Мин бу ситуацияне җибәрдем һәм могҗиза көтәм», – дип җавап биргән җырчы.
«Сез кияүдәме? Ирегез белән яшисезме?» – дигән сорауга җырчы: «Кияүдә түгел, мөнәсәбәтләрдә», – дип язган.
Ильвина әле 1 ел элек кенә аккаунтында Булат исемле ир-атны күрсәтә башлады. 2 ел элек ул аның белән яшәүләренә 7 ел булуын язган иде. Шулай да җырчының гаилә хәле турында бервакытта да ачык сөйләгәне булмады.
Шуннан соң: «Нигә сез официаль рәвештә кияүгә чыкмыйсыз?» – дип сораганнар һәм калган сорауларның да күбесе бу темага язылган.
«Мондый сораулар булыр дип көткән идем. Бу – икебезгә генә кагыла, һәм бу – бик шәхси», – дигән җырчы.
«Сез язылышмаган килеш ир-ат белән яшисезме? Сезнең кызыгыз моңа ничек карый?» – дип тә сораганнар. Ильвина кызының бу кешегә «әти» дип эндәшүен язган. Раянаның үз әтисе баланы тәрбияләүдә катнашмавын да әйткән.
Ильвинаның никахы булу-булмау белән дә кызыксынганнар, җырчы «юк» дип җавап биргән. «Булатның балалары бармы?» – дигән сорауга ул: «Әйе», – дигән.