Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвина 7 ел сер итеп саклаган сөйгәнен күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Ильвина 7 ел сер итеп саклаган сөйгәнен күрсәтте
Фотолар Ильвинаның аккаунтыннан

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина социаль челтәрдә сөйгән ярын күрсәтте. Моңа кадәр ул туры эфирларда ниндидер Булат исемле кешене генә еш телгә ала иде. Күптән түгел Ильвина чит илгә ял итәргә кызы һәм сөйгән яры белән барган.

Бер фотода аның кызы бер ир-егет белән ресторанда утыра, икенчесендә – яр буенда йөри, өченче фотода Ильвина шул ир-егет белән кочаклашып, кояш баешын күзәтә. Фотоларда ир-атның йөзе күренмәсә дә, аның буй-сынын абайлап алырга була.

Моңа кадәр Ильвина, 2022 елның көзендә, сөйгәненең җилкәсен генә күрсәтеп, бергә 7 ел яшәүләре турында язган иде. Ул вакытта да җырчы гаилә хәлен ачык итеп язмады. Бары тик ирен – атом, үзен – электрон дип атап, «атом белән электрон» мәхәббәте хакында уйлануларын бәян иткән иде.

Искәртеп үтәбез, Ильвина интервьюларының берсендә 20 яшьтә кияүгә чыгуын, кызына 4 яшь чакта иреннән аерылуын сөйләгән иде. Икенче тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыгуы турында ул хәбәр итмәде.

Бу темага: Ильвина концертында үзе дә көчлелектән туйдым дип җыр башкарды. Җырларында хыялындагы яисә янындагы ир-аттан ярдәм көткән кебек булды. Ильвина уйнаган образның сөеләсе килә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100