news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илнат Фәрхуллин туенда гендер-пати да үткәргән

news_top
Җырчы Илнат Фәрхуллин туенда гендер-пати да үткәргән
Фото: Илнат Фәрхуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ел башында Илнат Фәрхуллин белән кәләше Регинаның никахы булды. Бүген алар гөрләтеп туйларын үткәргән. Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Безнең көн» дип фото һәм видеолар белән уртаклаша.

Иҗади гаилә туйларында гендер-пати да үткәргән, тик әлегә интрига саклана. Алар бу хакта халыкка соңрак хәбәр итәргә булган, күрәсең. Әлегә видеода бер мизгелдә генә ал һәм зәңгәрсу шарлар күренеп алды.

Илнат белән Регинаның бу икесе өчен дә икенче тапкыр гаилә корулары. Илнатның беренче никахыннан кызы һәм улы үсә, ә Регинаның улы бар.

Яшьләргә бәхет һәм сәламәт балалар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар