Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы ИлГәрәй клип төшергәндә кулын сындырган

news_top_970_100
Җырчы ИлГәрәй клип төшергәндә кулын сындырган
Фото ИлГәрәйнең шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән кулланыла

Җырчы ИлГәрәй социаль челтәрләрдә кулын сындыруы турында хәбәр иткән иде. «Интертат» җырчының хәлен белеште. Әлеге күңелсез хәлгә җырчы яңа клип төшергәндә актерлык осталыгын чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә юлыккан икән.

«Без соңгы вакытта яңа стиль, яңа образ булдыру буенча эш алып барабыз. Тиздән тамашачыма яңа стильдә язылган җырымны тәкъдим итәчәкмен. Шушы җырга клип төшерә башлаган идек. Инде бетте генә дигәндә, кулны сындырдым. Клипта геройның гитара сындыра торган өлеше бар. Хисләргә бирелеп, артыгын уйнап ташлаганмын. Гитара кулдан ычкынып китте дә, егылдым. Нәтиҗәдә гитара гына түгел, кул да сынды.

Клипны төшереп бетерә алмаганга бераз эч пошып тора. Сентябрь башында дөнья күрер, дип ниятләп тора идек, хәзер азрак сузылачак. Чөнки бер-ике атна гипс белән йөреп торырга куштылар. Кабат яңадан рентгенга төшерергә кирәк булачак. Әле бу атнада туй да алып барасым бар. Әле ярый хастаханәдә танып, хәлемә кереп: «Шимбә көнне килерсең, тән төсендәге гипс куеп җибәрербез, кулың сынган икәнлеге сизелмәс тә», – дип тынычландырдылар. Туйларны берничек тә күчерә алмыйм, яшьләрне уңайсыз хәлдә калдырып булмый. Иң мөһиме – баш эшли, авыз сөйли, күз күрә.

Гомумән, бу ел гаиләбез өчен бик катлаулы ел булды. Төзелеш башладык. Аннан олы кызыбыз Адилә, велосипедтан егылып, аягының тез башын ярды. Хастаханәдә тиресеннән ташларын чүпләп, аягын тектеләр, гипс салдылар. Үзе дә, без дә бик борчылдык. Инде төзәлеп кенә килә дигәндә, Горький паркында бер велосипедчы баланың өстенә менде. Теге ярылган урыны тагын ачылды, тагын өстәмә дәваланулар үтәргә туры килде. Кабат хатыным да авырып алды. Хәзер инде менә минем кул…

«Күз тиядер» дим инде мин, социаль челтәрләрдә гаиләне дә гел күрсәтеп барам бит. Ләкин күрсәтмичә дә булмый – безнең эш шул, бер-ике көнгә югалып алсаң, аудиторияң дә югала. Аннан сине яраткан, хөрмәт иткән тамашачы барыбер яңалыкларыңны көтеп тора. Күз тиюдән догаларны тагын да күбрәк укый башладым. Бу миңа Ходайдан: «Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга» дигән билге булгандыр», – дип сөйләде ИлГәрәй.

 

Фото: © ИлГәрәйнең шәхси архивыннан. Җырчынын рәсми рөхсәте белән кулланыла

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100