news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илфир Искәндәров: «Күп кеше гадилегемне ярата»

Якташым, Мамадыш районы Түбән Яке авылы егете, баянчы, җырчы, композитор Илфир Искәндәров белән әңгәмә.

news_top
Җырчы Илфир Искәндәров: «Күп кеше гадилегемне ярата»
Фото: Илфир Искәндәровның шәхси архивыннан. Барлык фотолар да үз рөхсәте белән куелды.

Илфир, әкрен генә сәхнәгә күтәрелеп киләсез. Авырмы бу юл?

Бүгенге көндә эстрадага күтәрелүдә авырлыклар шул акчадыр инде ул. Чыгымнар бик күп. Бүген бит күп нәрсәне җырлый белү-белмәвең түгел, акча хәл итә. Әкрен генә үз тырышлыгым, гаиләм белән эшләп киләбез. Минем шул «Көмеш күл» җырымны яраттылар бит инде. Күбрәк шул җыр аша беләләр. Җырларны язып торам, күп булгач, артистлар белән дә бүлешәм. Әле менә Казанда сольный концерт куеп карадык. Куркып кына башлаган идек. Курыккан эш хәерле була дигән кебек, билетларны бик тиз алып бетерделәр, тулы залларга концерт күрсәттек.

Хәзер эстраданы әрсезләр, кыюлар тота. Ә сезнең иҗатка халыкчанлык, гадилек хас.

Ниндидер шоу күрсәтү максатым юк минем. Гадилегем тәрбиядән дә киләдер. Күңелемә элеккеге җырлар, халык җырлары якын. Үзем язган җырларның да стиле шундыйрак. Хәзер бит күбесе заманча, яшьләр өчен булган җырлар сайлый инде. Мин андый җырларны җырлый алмыйм. Гел өлкән буын өчен генә җырлап йөреп булмас дип, кызык өчен генә берничәне эшләтеп караган идем, җырламадым. Күп кеше сикерми-кыланмый дип, шул гадилегемне дә ярата әле.

Гармунда уйнарга кем өйрәтте? Бу уен коралына мәхәббәт кайчан уянды?

Балалар бакчасына йөргәндә үк башка уенчыклар белән уйнамыйча, урындыкны әйләндереп куеп, гармун уйнаган кыяфәт чыгара торган булганмын. Тәрбияче апалар минем турыда: «Искәндәров артист булыр, ахры», - дип сөйләгәннәр.

Гармунда уйнарга әти өйрәтте. Әле кечкенә чагымда ук авылдагы бөтен солдат озату мәҗлесләренә йөрдем. Әтигә карап, баянда уйнарга да өйрәнеп киттем. Алабуга сәнгать көллиятенә кереп, якташым Илдус абый Сәлахов сыйныфында укып чыктым.

Сәхнәгә мине беренчеләрдән булып җырчы Виталий Агапов алып чыккан иде. Көллияттә укыган вакытта күп гармунчылар арасыннан мине сайлап алып, бер ел аның төркемендә эшләдем. Әле «Карендәшләр» ансамблендә абый-апаларны да җырлатып йөрдем.

Тагын кайсы җырчылар белән эшләгәнегез бар?

Укып бетергәч, Саба районы Шәмәрдән авылына кайтып, ике ел аккомпаниатор булып эшләдем. Кабат Казанда машина йөртүче булып эшләргә дә туры килде. Бу чорда бераз премияләрне туплап, баяннар алып, җырлар әзерләп, авылда беренче концертымны куеп карадым. Озаклап эшләмәсәм дә, күп җырчылар белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Соңгы елларда Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар төркемендә баянчы буларак эшләдем.

Гармунчыларга мөмкинлекләр бармы бүгенге заманда, Илфир?

Укып чыксаң, мөмкинлекләр бар инде ул. Яшьләргә «укырга кирәк» дип әйтер идем. Алай дисәң, укып кына да баянчы булып булмый әле ул. Музыкаль ишетү сәләте, көй гармунчының күңелендә булырга тиештер. Күңелеңдә булмаса, нотага карап кына бөтен көйне дә уйный алмыйсың.

Авылда яшәгәч, минем үземнең музыка мәктәбендә уку мөмкинлегем булмады. Ә төркемдәшләрем барысы да диярлек музыка мәктәбен бетереп килгәннәр. Шуңа мин ул ноталарны шактый кыенлыклар белән укып чыктым.

Ә болай мөмкинлекләргә килгәндә, хәзер талантлы гармунчылар бик аз. Җитәкчеләр азрак яшьләргә юл ачып, гармуннар алып биреп, кызыксындырсалар, күбрәк тә булырлар иде. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын да күтәрмиләр. Районнарда музыка укытучылары җитми. Тик яшьләр кайтырга ашкынып тормый. Чөнки барысының да яхшы яшисе килә. Мине дә менә Мамадыш, Саба районнарына чакыралар. Тик анда кайтып, ул эш хакына ничек итеп гаиләне алып барырга соң. Мәдәният хезмәткәрләре барыбер халык өчен эшли, концертын күрсәтә, Сабантуйларын оештыра. Аларга игътибар күбрәк булсын иде.

Фото: © Илфир Искәндәровның шәхси архивыннан

«Концертлар белән йөрербез дип уйламаган да идем»

Сез үзегезнең җырларны гына башкарасызмы?

Фән абый Вәлиәхмәтовның тууына 75 ел тулуга багышланган «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» дигән бәйгедә катнашкан идем. Алай үземне күрсәтеп йөрү гадәтем булмаса да, Фән абыйның иҗаты белән дә танышып кайтырмын дип, ризалаштым. Уйламаган җирдән, җиңеп куйдым. Өр-яңа тальян гармун бүләк иттеләр үземә. Моңа кадәр үземнең җырлар белән генә чыксам, хәзер сәхнәләрдә Фән абый репертуарыннан «Кулда тальян гармун» җырын да башкара башладым. «Безне көтәләр» дигән җырын да баянда уйнап җырлыйм. Фән абыйның тагын берничә элекке җырын яңартып чыгарасым килә. Бу Фән абыйны олылау, аны якын итеп искә алу бит инде. Фән абый кебек бөек шәхесләрнең җырлары онытылырга тиеш түгел.

Ә болай җырларны миңа күп тәкъдим итәләр. Кайберләре, үземнең дә җырлар язганымны белмидер дә, бәлки. Минем кирәкми дип әйткәнем юк инде, җибәрегез, тыңлап карармын дим. Башкалардан бит әле аларны сатып та алырга кирәк. Сатып алган очракта да, туры киләме әле ул җыр сиңа, юкмы. Шул ягы да бар.

Беренче җырыгызны кайчан яздыгыз, Илфир?

Беренче җырымны әле мәктәптә укыган чакта ук яздым. Аларны телефоныма яздырып саклый идем. Безнең клуб мөдиренең шигырьләренә дә бик күп җырлар иҗат ителде.

Ноталар бик белми идем дисез. Җырны ничек яза идегез?

Баянны алып уйныйм да, җырлыйм. Туасы булса, шунда ук туа ул җыр. Була торган түгел икән, хет ничә әйләндер, хет калдырып торып, ике сәгатьтән килеп җырла - булмый.

Беренче җырларымны әти-әниләргә дә тыңлатмадым, чөнки ояла идем. Безнең балачак көтү, печән әзерләү кебек эшләр белән үтте. Көтүләргә чыкканда үземнең җырларны тыңлап йөри идем.

Ә кайчан бетте бу оялу хисе. Кайчан иҗатыгызны күрсәтәсе килә башлады?

Сәхнәгә чыгам дисәң, җыр кирәк бит инде. Кеше җырын җырлап йөреп булмый. Җырым юк дип тә утырып булмый. Шулай концертларда, төрле чараларда үз җырларымны башкара, иҗатымны күрсәтә башладым.

Ә инде үземнең концертлар белән йөри башлавыма: «Син, Илфир, безнең төркемдә югалып йөрергә тиеш түгел. Күпме әзер җырларың бар, үзең гармунда да уйныйсың» - дип, дустым Алмаз Мирзаянов этәргеч бирде. Мин үзем концертлар белән йөрербез дип уйламаган да идем. Менә шулай, Алмазның җиңел кулы белән, кереп киттек бу өлкәгә. Әле Алмаз белән Зөлфирә Казанда узган концертыбызга килеп, җырлап киттеләр. Аларга бик зур рәхмәт инде. Безнең Алмаз белән 15 кешегә концерт куеп йөргән вакытлар да бар иде. Ә хәзер алар нинди заллар җыя торган популяр җырчыларга әверелделәр. Сокланып карарлык.

«Бабайның миннән гармунчы ясыйсы килде»

Гадәттә, авыл кешесе баласын төплерәк һөнәр иясе итү яклы була. Әти-әниегезнең «нигә инде бу сиңа» дип әйткәннәре юкмы?

Баштарак минем үземнең дә сәнгатькә кереп китү теләгем юк иде бит. Мин спортчы, көрәшче идем. Ә менә бабай - әнинең әтисенең миннән музыкант, гармунчы ясыйсы килде. Пенсия акчаларын җыеп барып, миңа гармуннар алып биргән кеше ул. Мин моның өчен бабайга бик рәхмәтле. Бабай белән без бик якын идек. Шуңа әниләр дә аның тәкъдименә каршы килмәделәр.

Көрәшне сагынмыйсызмы? Сабантуйларда йөрәк җилкенәдер ул.

Көрәшне ташламаган булсам, спорт мастеры исемнәрен инде күптән ала идем. Аңа кадәр барып җитеп булмады. Сабантуйларда без инде артист буларак эшлибез. Баштарак авыр булды. Үзем уйныйм, җырлыйм, ә йөрәк, көрәшчеләр янына чакырып, «әйдә чык» дигән шикелле сыкрап тора иде. Хәзер күпкә тынычрак карыйм.

Иҗат акча китерә торган өлкә түгел, аеруча танылганчы. Кул селтәп, барысын да ташлап китәсе килгән вакытлар буламы?

Андый вакытлар да булгалый. Кирәк идеме бу миңа дисең. Шуның кадәр тырышкач эшләргә кирәк дип тә тынычланасың. Хәзер яшьләр дә безнең кебек түгел. Элек без мең сумга да риза булып йөри торган идек. Хәзер алар үзләренең тиеше бер бәяләрен әйтәләр дә, түләсәң, баралар, түли алмасаң, биючеләрсез эшлисең инде. Аңлау дигән әйбер юк. Аларга сүз дә әйтеп булмый. Катырак әйтсәң, икенче концертыңа килеп тормаска да мөмкиннәр (көлә). Барысын да көйләп, җайлап торырга туры килә.

Иҗатка акча күп китә. Үз вакыты белән керем китерә башлыйдыр инде ул. Ләкин бер концерт куеп кына баеп булмый шул. Әле ярый безнең бөтен әйберебез дә бар. Утлар, аппаратура, машина үзебезнеке. Аларны әби-бабайлар булышлыгы белән туплап бетердек.

«Марсиләгә «ничек бар, шулай яратам мин сине» ди идем»

Бераз шәхси тормышыгыз турында да сөйләшеп алыйк әле. Хатыныгыз Марсилә бик мул тормышлы, бизнесменнар гаиләсеннән. Әти-әниегез «үзеңә тиң яр эзлә» дип әйтмәделәрме?

Кайтып-китеп, аралашып йөргәндә әнинең: «Сез бер-берегезгә туры килерсезме икән? Без гади кешеләр бит», - дип әйтеп куйганы булды. «Зур эшләр алып барсалар да, Марсиләнең дә әти-әнисе гади, рәхәт кешеләр», - дип тынычландырдым. Шуннан соң безнең мөнәсәбәтләргә каршы килмәделәр.

Марсиләнең әти-әнисе сезне ничек кабул итте?

Алар да минем гади гаиләдән икәнне белделәр. Һәрвакыт миңа карата җылы мөнәсәбәттә булдылар. Алар ярдәме белән хәзер бар әйберебез дә бар, Аллаһка шөкер, иҗатны да алып барабыз. Инде яшьләре булса да, һаман балалар өчен дип эшлиләр. Югыйсә, эшләгәннәре үзләренә җиткән инде. Бабай да әле һаман төзелеш эшләре алып бара.

Марсилә белән ничек таныштыгыз?

Мин Шәмәрдәндә туганнан туган апам белән бергә эшләдем. Аның белән мәҗлесләр, банкетлар да алып барып йөрдек. Берсендә безгә Марсиләләрнең әти-әнисе кафесында эшләргә туры килде. Марсилә шунда официант булып, булышып йөри иде. Җәй көне мәҗлесләр күп була бит, официантлары җитмәгәндер инде. Аны шунда күреп алдым да, ВКонтактеда табып, язып, аралашып киттек.

Шәхсән барып танышмадыгыз инде алайса?

Юк, күреп, ошатып калсам да, интернет аша язарга гына кыюлыгым җитте. Ул вакытта Марсилә блондинка иде әле, ә миңа блондинкалар ошый иде (көлә).

Артыннан озак йөрдегезме?

5 ел йөрдек. Без танышканда Марсилә әле мәктәптә генә укый иде. Укып бетергәч, Казанга китте инде ул, аның артыннан мин дә Казанга юл тоттым.

Аерылышып торган вакытларыгыз булдымы?

Юк, аерылышып торганыбыз булмады.

Сез Марсилә белән бик төрле сыман. Берегез ут, икенчегез тыныч. Ничек килешеп бетәсез?

Без икебез дә тыныч кеше. Мин Мамадыштан, ул Кукмарадан, икебез ике төрле тәрбия алганбыз. Кайбер кешеләр, чыннан да, Марсиләне усал дип уйлый. Чынлыкта, Марсилә бик гади, тыныч кеше ул. Әти-әниләре хәлле кешеләр булса да «мин шуларның кызы» дип йөрми, үзен һәрвакыт гади тота. Дөрес, блогерлык белән шөгыльләнгәч, аңа гел игътибар үзәгендә булырга, нәрсәдер төшерергә кирәк.

Марсилә ябыкты. Аның операция ясатуына сез каршы булгансыз икән.

Ул миңа: «Әни рөхсәт бирде», - дип әйтте. «Әбигә хәтле бабай бар әле, син бабайдан сора рөхсәтне. Син бит бабай кызы. Ул рөхсәт бирсә, барырсың», - дидем. Операциядән соң ниндидер авырулар килеп чыгуы да ихтимал бит, мин шул якларын уйладым инде. Кабат үкенерлек булмасын дип борчылдым. Бабай башта юк дигән дә, аннан ризалашкан. Аның рөхсәтен алып, операция ясатты. 30 кило авырлыгын ташлады, ябыгып бетте.

Аның үзгәрүен ничек кабул иттең?

Мин аңа элек тә миңа ябык кеше кирәк түгел, ничек бар, шулай яратам мин сине, ди идем. Хәзер: «Минем өчен түгел инде бу матурлыгың, социаль челтәрләр өчен», - дип тә әйтеп куям (көлә).

Марсилә барлык концертларга да йөриме?

Без аны зур концертларга гына алабыз. Ике балабыз да бар бит әле. Аларның берсе бакчага йөри, берсе – өйдә. Аларны карарга кеше кирәк. Ә болай, әйдә дисәң, көн саен да йөрер иде.

«Әти кеше буларак, миңа таләпчән булырга туры килә»

Балаларны кайсыгыз ныграк тота?

Күбесенчә мин. Әти кеше буларак, миңа таләпчән булырга туры килә. Ә Марсилә йомшак, ул күбрәк иркәли. Балаларга кычкырсам, Марсилә үпкәләп тә куярга мөмкин. Малайлар тыңламаганда үзе үк «атагызга әйтәм» дип куркытып та ала.

Без менә үзебез бер дә хәтерләмибез әтиләрнең безне кычкырып тәрбияләнгәнен. Бер әйтәләр иде дә, шуның белән бетте. Хәзер бер генә әйтеп булмый шул әле, тыңлатканчы, берничә тапкыр кабатларга туры килә. Заман үзгәрде.

Фото: © Илфир Искәндәровның шәхси архивыннан

Олы улыгыз Радель дә гармунчы бугай.

Радель дә үзенә күрә гармун белән кызыксына. Бәләкәе биеп маташа. «Нигә Радельне гармунда уйнарга өйрәтмисең?» - дип еш сорыйлар. Дөресен әйткәндә, аның әле өйрәнә, тыңлый торган вакыты түгел. Кызыктырыр өчен гармун күрсәткәлим, өйдә гармун уйнарга яратам. Бәлки, үскәч чыннан да гармунчы булып китәр. Кайбер балалар музыка кую белән елый башлый бит, тыңларга яратмый. Безнең кечкенәсе музыка ишетүгә бии башлый.

Икенче улыгыз тугач, гаиләгез сынаулар белән очрашты. Бу вакытларны ничек уздырдыгыз?

Икенче улыбыз пневмония белән туды безнең. Мин ул көнне Мамадышка кайткан идем. Марсилә миңа шалтыратып әти булуымны, әмма баланы реанимациягә алып китүләрен әйтте. Ул вакытта концертлар бөтенләй онытылды. Беренче урында бары тик балалар, аларның сау булуы иде. Улыбыз реанимацияләрдә ятканда, киләчәге ничек булыр дип кайгырдым. Исән калырмы икән дигән уйлар да булды.

Аллаһка шөкер, балабыз әкренләп тернәкләнде. Тик Марсиләнең хәле начарланды. «Елап ятасың, болай булса үзең чирләячәксең», - дип кисәткән идем мин аны. Шулай булып чыкты да. Мин улыбызны алып өйгә кайтып киттем. Марсиләгә бер атна тирәсе хастаханәдә ятарга туры килде. Хастханәдән чыгу белән тикшеренүләр уздык. Берара дарулар эчеп тордык. Хәзер, Аллаһка шөкер, бала белән барысы да әйбәт. Улыбыз инде тәпи йөгерә, әкрен генә сүзләр дә әйткәли.

Алга таба мондый сынаулар читләп үтсен сезне, Илфир. Уңышлар телим сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар