Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Сираева әтисенә: «Син минем әтиме соң?»

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Сираева әтисенә: «Син минем әтиме соң?»
Фото: © «Татар-информ» архивы

Гөлназ Сираеваның әнисе яшьли вафат булган, әтисе шуннан бирле өйләнмәгән, ялгызы яши. Җырчы авылга әтисе янына кайтып йөри. Бу юлы җырчы әтисенә «бергә фотога төшик» дип мөрәҗәгать иткән, һәм алар арасында кызык әңгәмә туган.

Авылга мыскыл итмә мине.

Нинди авылга мыскыл итү? Синең белән фотога төшәргә ярамыймы?

Ярамый!

Син минем әтиме соң?

Ә? Ә мин каян беләм инде аны?

Син бит инде минем әти.

Бәлки, шулайдыр, мин бит аны күрмәдем.

Син Сираевмы? Гайсәме?

Сираевы – Сираев инде.

Минем әтидер бит инде син. Мин – Сираева Гөлназ Гайсә кызы бит!

Шулаймени? Алайса шулайдыр…

Әңгәмә кыз белән ата кешенең рәхәтләнеп көлүе белән тәмамланган.

«Шундый рәхәт видео», «Приколист», «Үтерде бабай» дип, абзыйны үз иткән җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100