Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлназ Сираева әнисен һәм энесен югалтуы турында сөйләде

news_top_970_100
Җырчы Гөлназ Сираева әнисен һәм энесен югалтуы турында сөйләде
Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Сираева «Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында тормыш юлында иң якын кешеләре – әнисе белән энесен югалтуы турында сөйләде.

«Мин 1нче сыйныфта булганнан хәтерлим, әни йөрәге белән хастаханәдә ята иде. Аның йөрәге бик үк сәламәт булмаган инде. Аңа 48 яшендә инфаркт булды. Мин ул вакытта авылда идем, әти белән бәрәңге эшкәртә идек. Әни инфарктан соң хастаханәдә ята иде. Әтигә табиб «исән чыкмас инде» дип әйткән булган, әти миңа берни әйтмәде. «Реанимациядән палатага күчерделәр, хәзер терелә, 1-2 көннән өйгә чыгар», – дип уйлый идем.

Без бакчада чакта, әтинең энесе килде. Шуннан соң әти «әйдә, киттек, әниеңә начар булган» дип алып китте. Ул вакытта әни үлгән булган, алар миңа әйтмәде. Хастаханәгә барганда, белгән догаларымны укып бардым. Минзәлә хастаханәсенә килеп кердем, чабам, палатадан әнине эзли башладым, реанимациядәдер, дип уйлыйм. Миңа хуҗалык бүлмәсен күрсәтәләр. Ачып җибәрдем, әни идәндә ята, өстендә ак җәймә. Палатада урын юкмы икән, дип уйлыйм, әле шунда да аңламыйм үлгәнен. Җәймәне ачам, битләрен чәбәклим, миңа исән кебек бит ул. Һаман ышанмыйм, 48 яшендә йөрәк белән үлеп китү гадәти хәл түгел бит инде. Әти түзмәде, чыгып китте. Мин анда еладым да, әни белән сөйләштем дә инде. Ләкин берни эшләп булмый. Бу фактны кабул итү бик кыен.

Әти кеше сабыр инде, хисләрен күрсәтмәде, әлбәттә, кешегә күрсәтмәсә дә күз яшьләрен күрдем. Бүгенге көнгә кадәр өйләнмәгән һәм өйләнмәс тә инде. Хәзер аңа 74 яшь. Миңа еш кайтырга кирәк инде, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста, пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ул ир-ат яшәгән өй инде, башкача. Хатын-кыз кулы җитми инде анда. Минем өчен 24 яшьтә әнине югалту – язмышның иң зур сынавы.

Туганнар җыелган җирдә, гөрләшкән вакытта, «Кайтабыз да китәбез шул» җыры белән танылып киткәч тә «эх, булсын иде, күрсен иде» дип әнине искә алам. Әни минем җырчы булуымны теләде, әни турындагы җыр белән күтәрелеп киттем.

Әнине озаткач күп тә үтмәде, икенче сынау килде – бертуган энем үлеп китте. Аңа 27 яшь иде. Әни үлгәч, ул үз юлын таба алмады, авыр кичерде. Начар компаниягә эләкте. Аның юлы үкенечле. Гаиләдә кызлар – әтигә, малайлар әнигә якынрак була, дигән нәрсә микән инде? Аңа тагын да авыррак булган инде әнине югалту.

Ул вакыттан ук минем максатым бар иде. Ә максат яшәтә, ә энемдә ул юк иде. Алар нәрсәдер эчкәннәр. Ул ятып йоклаган да уянмаган. Энем шулкадәр талантлы иде. Миңа туганнарым: «Гөлназ, синең хәтерең әйбәт инде», – диләр. Ә аның хәтере минекеннән 2-3 тапкыр әйбәт иде. Пластинкада әкиятләр куя иде, 3 сәгать барса, шулкадәр үк, сүзен сүзгә шундагы тавыш белән безгә сөйли иде. Ул пластинканы ничә тапкыр тыңлаганын белмим инде.

Зифа буйлы, күркәм, матур, чибәр, кара егет иде. Энем үлеп киткәннән соң, «Ялгыз аккош» җыры туды. Мин аның хис-тойгыларын аңладым, дип әйтимме инде. Шул җырда минем хисләрем чагыла. Әни үлгәч, ул үзен ялгыз хис иткән инде», – дип күңел яралары белән бүлеште җырчы.

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 23.02 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100