Җырчы Гөлнара Габидуллина кызы Әминәнең сәхнәдәге чыгышлары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.
Чираттагы видеода Әминә «Балачак» җырын башкара. Аның сәхнәдә үзен иркен тотуына сокланганнар.
«Сөбханалла, күзләр тимәсен», «Хикмәт, сөбханаллаһ», «Кечкенә артист», «Әнисе кебек бик чибәр, матур җырлый да», «Уже артист», «Эх матур кыз», «Артистка, шундый яратам бу кызны», «Булдыра бит», «Әминә «йолдыз»ны гел тыңлап торасы килә», «Балачактан талантлы бала», «Үзен тотулары – вау»; «Талант», – дип, күпсанлы комментарийлар язган җырчының виртуаль дуслары.
Гөлнара Габидуллина бер генә комментарийны да җавапсыз калдырмаган.
Җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Әминә – артистка һәм пародистка.
Җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Минтимер Шәймиевне шаккатырган.