news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Минтимер Шәймиевне шаккаттырган

news_top
Җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Минтимер Шәймиевне шаккаттырган
Фото социаль челтәрдән

Җырчылар Гөлнара Габидуллина белән «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшинаның кызлары «Корстон» күңел ачу үзәгендә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән тантаналы кабул итүдә катнашкан. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Марат Әхмәтов та булган. Җырчы Гөлнара Габидуллина социаль челтәргә шул очрашудан кызыклы видео куйган.

Кызлар янына Марат Әхмәтов килә. «Йолдызлар, әйдәгез фотога төшәбез. Шәйми бабай белән фотога төштегезме әле?» – дип сорый ул кызлардан.

Шулвакыт Минтимер Шәймиев: «Төштек, ике көнгә бер төшәбез», – ди.

Җырчы Гөлнара Габидуллинаның кызы Әминә бу сүзләрдән рәхәтләнеп көлә.

«Карале, аңлый бит, мәгънәсен аңлады сүзләрнең», – дип шакката Минтимер ага.

Ә Фәридә Әхмәтшинаның кызы Әлфия «берни дә аңламадым» дип әнисенә килеп әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар