Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фирүзә Хафизова әтисенең вафат булачагын тойган: «Бер ел ут эчендә яшәдем...»

news_top_970_100
Җырчы Фирүзә Хафизова әтисенең вафат булачагын тойган: «Бер ел ут эчендә яшәдем...»
https://vk.com/id138873271

Җырчы Фирүзә Хафизова гаиләсенә хәсрәт килүе – аның әтисен югалтуы турында язган идек. Җырчы авылга әтисенең кырыгын үткәрергә кайткан. Якын кешесен сагынуы, әтисенең китәчәген алдан сиземләве турында Фирүзә үзәк өзгеч пост яза. 

«40 көн синсез, әти..Мин бит әле дә ышанмыйм, син авылдадыр, тәрәзәдән күзең алмый мине сагынып көтәсеңдер кебек.. Көндезге унмы, төнге уникеме, капкаларыңны ачып куеп, өйгә дә кермичә, капка төбендә басып торып көтәсеңдер кебек.Тик бу юлы кайтуым бөтенләй башкача булды.. «Кайттыңмы, кызым!»,- дип, кочаклап алмадың бу юлы мине...

Без, оныкларың кайткач, син бит сабый баладай сөенә идең, ул сөенечең йөзеңне тагын да яктыртып, болай да нурлы йөзеңне тагын да нурландырып җибәрә торган иде. Синең сөенечеңнән мин дә нык шатланып, кочаклашып, көлешә- көлешә өйгә кереп китә торган идек. Без бит синең белән күзгә күренмәс җепләр белән бәйле идек. Студент вакытта мине попутка белән Алабугага укырга озаткач та, мунчага кереп елый торган булгансың син.

Менә мин хәзер аңлыйм сине.. Мәңгелеккә аерылу ачысыннан үзем хәзер көн дә елыйм, әти..

Өйдә тынлык. Күрше-күлән,  кергән-чыккан кеше кайгы уртаклаша.. Кайвакыт «нәрсә сөйлиләр соң болар?» дип, ышанмыйча, аңыма килә алмыйча торам. Ышанасы килми..

Әмма өйдәге салкын бушлык, әнинең моңсу һәм дымсу күзләре бу хәлләргә ышанырга мәҗбүр итә…

Әй, әти, бигрәк җор сүзле идең син.. Бер генә сүз әйтеп куясың да, без эчләр катып көлә идек..Клипта да бит әнә ничек көлдердең..Кайттым , әти, кайттым, тик бәрәңгем беткәнгә түгел шууул..Кырыгыңны үткәрергә кайттым.

Кайткач, иң беренче гаражыңа юл алдым, машинаңны күргәч, үзеңне күргәндәй булдым. Машинаңны кысып-кысып кочакладым да, үкси-үкси еладым, әти..Үзеңне кочкандай булдым, әти.. Синең җылы куеныңны тойгандай булдым, нәкь кечкенә чагындагы кебек...

Кайткач, бакчаларыңны да ялт итеп куйдым, чүпләрен утадым, елдагыча чәчкәләрдән клумбалар ясадым, борчылып ятма. Әле минем эшләгән эшләрне бер кош та кунып, карап йөрде.. Мин аны син дип уйладым. Артыннан бардым, ул бакчаны әйләнде дә, капка турына килеп җиткәч, очып китте.

Ә бу җырның сүзләрен язганда кушымтага :

«Дөнья зарларын онытып

Туган яктан әйләник.

Газиз әткәй һәм әнкәйгә,

Кадер-хөрмәт күрсәтик» дигән сүзләр урынына:

«Әти-әни исән чакта

Кайтып хәлләрен белик

Фатихасын алмадык дип

Тик соңыннан үкенмик», – дигән сүзләр килгән иде. Мин бит бер ел ут эчендә яшәдем: ниндидер куркыныч әйбер булыр төсле тоела иде миңа. Берәр төрле сизенү булды микән инде. Шуңа күрә, туктале, болай җырламыйм әле, чынга ашуы бар дип, теге вариантын гына калдырдым, әмма өйдә гел шуны елый-елый җырлый торган идем», – дип яза ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100