Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саклап кала алмадым, гафу...» – автор-башкаручы Фирүзә Хафизова гаиләсендә кайгы

news_top_970_100
«Саклап кала алмадым, гафу...» –  автор-башкаручы Фирүзә Хафизова гаиләсендә кайгы

Автор-башкаручы, продюсер Фирүзә Хафизова гаиләсенә зур кайгы килгән. Җырчының әтисе Рафил абый мәңгелек йортка күчкән. Бу хакта Фирүзә ВКонтакте челтәрендә хәбәр итә. 

«Тыныч йокла, әтием... Урының оҗмах түрләрендә булсын. Сине саклап кала алмадым, гафу… Синсез тормышны күз алдына китерә алмыйм.

Тик мин ышанам, без әле синең белән күрешербез. Яратам сине… Иннәә лилләһи вә иннәә иләйһи раҗигуун», – дигән ул. 

Якын кешесен җирләгәннән соң сәхифәсен карап баручы дусларына әтисе турындагы якты истәлекләрен дә язып үткән Фирүзә Хафизова. 

«Күзләрем бөтен җирдән сине генә эзли, әти. Өйдә тапмагач, ишегалдына чыгып китәм. Гөрләтеп яшелчә-җимеш үстергән бакчаңа чыгам - анда да юк; көннәр буе гаражыңда казына идең - анда барам, анда да юк. Табын әзерләгәч: «Әти, ашарга чык», - дип чакырмакчы булам, тик әти диюгә тукталып калам, бугазыма төер тыгыла... Син беркайда юк. Юк, дөрес хәл түгелдер бу.

Техниканы, машинаңны бик яраттың. Мин бәләкәй чакта машина маена батып кайтып керер идең дә, ул май исләре бөтен өйгә таралыр иде. Әти кайтты дип сөенеп, кәефләрем күтәрелеп китәр иде. Әй, ул май исенең тәмлелеге. Мин ап-ак итеп юып куйган раковинада да ул кара майлар матур булып калыр иде дә, мин аны тагын ялтыратып юып куяр идем.

Син гармунда уйнап, күңелләрне дә юатып утыра идек бит әле. Гармуның да ятим тора.

Бөтен әйбер сине хәтерләтә. Машинаңа күтәрелеп карый да алмыйм.

Үзе кичергәннәр генә аңлый шул югалтулар газабын.

Газап, бу - чын газап.

Гомерлек, тирән яра

Калды инде арада

Шул яраны төзәтергә

Кайдан дәва алырга?

 

Фото: © https://vk.com/id138873271

Минем «Әткәй-әнкәй» клибын төшергән көнне төшкән фото бу. Артистланырга яратмасаң да, «Әти, әйдә төш инде, истәлеккә калыр», - дигәч, күнеп, авылдан Казанга ук килдең. Бигрәкләр тыйнак идең шул. Җор сүзләрең белән әле оператор егетләрне дә көлдердең...

Безнең авыр кайгыбызны уртаклашкан һәрбер кешегә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Теләкләрегезгә, җылы сүзләрегезгә Аллаһның савабы булсын сезгә. Әтием бик изге күңелле кеше иде, җәннәт капкалары ачык булып, урыны оҗмах түрләрендә булса иде.

«Исеңдәме, әти?» ( Фирүзә көе һәм сүзләре) исемле җырымны сиңа багышлап язган идем.

Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды», – дип яза җырчы. 

 

Фото: © https://vk.com/id138873271

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100