Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльвира Фазлыева фатирыннан кечкенә бүлмәгә күченергә мәҗбүр булган

news_top_970_100
Җырчы Эльвира Фазлыева фатирыннан кечкенә бүлмәгә күченергә мәҗбүр булган
социаль челтәрләр

Аида исеме белән җырлаучы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева кызы вафат булганчы икесе бергә яшәгән зур, якты фатирыннан кечкенә бүлмәгә күченгән. «Интертат» хәбәрчесенә аңлатуынча, Эльвира бүгенге көндә финанс кыенлыклары кичерә, шуңа күрә җырчыга фатирын вакытлыча арендага бирергә туры килгән.

Бу сүзләрдән соң күпләр: «Нигә эшләмисең?» – дип әйтер. Безнең эштә (телевидение) өстәмә рәвештә тагын кая да булса эшләү хупланмый. Болай да узган елның август аеннан февральгә кадәр ресторанда официант булып эшләдем. Ике эшне берьюлы алып баруы бик кыен булды. Чөнки минем белән чиратлап тапшырулар алып баручы кыз авырып китәргә яки съемкаларда булырга мөмкин. Миңа аны алыштырырга, даими рәвештә концертлар, чараларга дип сорап китәргә туры килә иде. Ресторан хуҗалары кәнәгатьсезлек белдерәләр иде. Минем үземә дә алай эшләү авыр булды. Мин бик нык арыдым.

Акча кирәк булганга фатирымны арендага бирдем. Миңа, әлбәттә, бик авыр булды. Чөнки ул – безнең элек Аида белән яшәгән фатирыбыз, анда – кызым белән бәйле бик күп истәлекләр, аның фотолары, уенчыклары. Аларның барысын да җыеп, Әлмәткә – әнигә илтеп тордым һәм үземә түләве артык күп булмаган кечкенә генә бүлмә «снимать» иттем. Тормышымда менә шундый кыенлыклар, тик мин якын арада барысы да җайланыр, дип өметләнәм», – диде Эльвира Фазлыева. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2023
    Исемсез
    берэр ир бушка приютить итсен инде бу Эльвираны , шуна омет итэ бит инде
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100