Җырчы Эльмира Кәлимуллина, социаль челтәрләрдә сәхифәсен укып баручыларның сорауларына җавап биргәндә, улының исемен әйткән.
«Улыгыз кем исемле, дип еш сорыйсыз. Мурад», – дип язган ул. Җырчы сүзләренчә, бәби дә, яшь әни дә үзләрен бик яхшы хис итәләр.
Эльмирадан: «Улыгызны татарчага өйрәтәчәксезме?» – дип тә кызыксынганнар. «Мин аның белән инде хәзер үк татарча сөйләшәм», – дип җавап кайтарган җырчы.
-
Җырчы Эльмира Кәлимуллина бәби тапкан