news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкәдән яхшы хәбәр бар

news_top
Җырчы Чәчкәдән яхшы хәбәр бар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булды. Тик баланың сәламәтлеге белән бәйле рәвештә алар әле хастаханәдә ята.

Чәчкә икенче тапкыр әни булган.

Чәчкәнең кызы үзе сулый башлаган.

Бүген җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә нәни кызының кулын үпкән фото куйган һәм яхшы хәбәрен дә җиткергән.

«Уңайланып киләбез. Авырлыгын да яхшы җыя», – дип язган ул. Нәни кыз 3482 грамм булган инде.

Җырчы әле дә үзенең икенче тапкыр әни булуына да ышанып бетә алмавы һәм бәхетле булуы турында язган. «Ә син икенче тапкыр әти булуыңа ышанасыңмы?», – дип ул иренә дә мөрәҗәгать иткән.

Нәни кызга әнисе белән тизрәк өйләренә чыгуларын телибез!

 

Фото: © Чәчкәнең социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар