Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкәнең кызы үзе сулый башлаган

news_top_970_100
Чәчкәнең кызы үзе сулый башлаган
Социаль челтәрләр

Җырчы Чәчкәнең яңа туган кызы, ниһаять, үзе сулый башлаган.

«Бала үзе сулый башлады», – дигәч, миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Әлхәмдүлилләһ, хәлләр алга таба! Өстәмә тикшерү үтәр өчен, безне кызым белән ДРКБга күчерәләр. Аллаһның рәхмәте, табибларның тырышлыгы белән, иншәаллаһ, барысы да әйбәт булыр», – дип яза ул. 

Җырчы Чәчкә 15 март көнне икенче тапкыр әни булды. Соңрак, бик борчылып, кызының реанимациядә булуын хәбәр итте.

Мондый хәлләр үз башларыннан үткән кешеләр Чәчкәгә тынычландыру сүзләре яза. «20 ел элек Данилымны, кызыл юрганнарга төреп, 1нче балалар хастаханәсенә алып киткәннәр иде. Без тугач 21 көн суламадык. Барысы да яхшы булачак», – дигән Лилия Муллагалиева. «Безнең дә булды андый вакытлар, хәзер балам шалкан кебек йөгереп йөри», «Анда бик яхшы табиблар эшли, үз эшләренең осталары», – дип юатканнар Чәчкәне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100