Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкә икенче бәбиен көтә!

news_top_970_100
Җырчы Чәчкә икенче бәбиен көтә!
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чәчкә тиздән икенче тапкыр әни булачак. Куанычлы хәбәрен ул социаль челтәрләрдә дусларына сөйләгән.

«Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм», – дип язган ул. Чәчкә видеода арты белән борылган килеш биеп тора да камерага таба борыла. Кадрларда Чәчкәнең шактый зур срокта авырлы булуы күренә.

«Котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тизрәк тернәкләнү теләп калам», «Нинди матур вә сөенечле сер. Күзләр генә тимәсен», «Менә сюрприз бу ичмасам», – дип шатланган Чәчкә өчен башка дуслары да.

Җырчы тормыш иптәше Ирек белән Весна исемле кыз үстерә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100