Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыкканчы, Чәчкә иренә ике ел буе «улым» дип йөргән

news_top_970_100
Кияүгә чыкканчы, Чәчкә иренә ике ел буе «улым» дип йөргән

Җырчы Чәчкә «гашыйклар көне»ндә тормыш иптәшеннән үзен кайчан һәм ни рәвешле ярата башлавын белешкән. 

«Бүген Иректән сорыйм: «Син миңа гашыйк булганыңны кайчан аңладың?» – дим.

Без 2011 елда танышып, дуслашып, соңрак бергә концерт-мәҗлесләрдә эшли башладык. 2 елдан гына өйләнештек. Ничек өйләнешкәнне сизми дә калдым, бик тиз булды ул. Хәтта күп дус-туганнарыбыз өчен шок булганын хәтерлим.

«Беренче күрүдән үк ошаттым», – димәсенме Ирек. Шаккаттым. Мин бит аңа 2 ел буе «улым» дип дәшеп йөрдем. Яшь аермабыз 7 ел булгач, энекәшем кебек якын итә идем. Ә ул яратып йөргән икән...

Вәт яңалык булды бу минем өчен. Күңелле яңалык. 10 ел бергә яшибез.

Көн дә бер-беребезгә гашыйк булып яшәргә язсын. «Гашыйклар көне» белән», – дип яза Чәчкә социаль челтәрләрдә.

Виртуаль дуслары Чәчкә белән Ирекнең яшь аермасы сизелмәве, бер-берсенә бик тә пар килүләре хакында язып, кәефләрен күтәргән. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 февраль 2023
    Исемсез
    Супер пара
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100