Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Җырчылар берләшеп эшли алмый, сәламәт көндәшлек бара”: артистлар берләшә аламы?

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында эстрада җырчыларының уртак проблемаларын дәүләт органнарына җиткерә алырлык профессиональ берлек оештырырга тәкъдим итте. “Татар-информ” агентлыгы “Эстрада җырчылары берлеге кирәкме?” дигән сорау белән артистларга мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
“Җырчылар берләшеп эшли алмый, сәламәт көндәшлек бара”: артистлар берләшә аламы?
Җырчы Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, профессиональ берлек татар җырының дәрәҗәсен күтәрә алыр иде.

Ришат Төхвәтуллинның тәкъдиме:

“Эстрада җырчылары берлеге оешса, татар теле, эстрадага кагылышлы күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин булыр иде дип уйлыйм. Безнең арадагы берәр авторитетлы кеше шушы оешманы булдыра алса, бик әйбәт булыр иде. Безнең арадагы берәр кешебез хөкүмәт тарафына да безнең фикерләрне җиткерә алыр иде. Берлек рәисе Зөфәр Хәйретдинов була алыр иде.

Җырчылар өчен уртак проблемалар берничә. Мәсәлән, дөрес булмаган концерт графиклары: кайбер айларда Казанда, башка шәһәрләрдә берничә җырчы концерт куя, ә кайбер айларда бер концерт та юк. Нәтиҗәдә, җырчыларга да, тамашачыларга да кыен. Икенчедән, үз исеменнән генә эш иткән җырчының дәүләт вәкилләренә мөрәҗәгать итәрлек мөмкинлеге юк.

Татарстандагы концертларыма чакыру билетлары белән республикабыздагы вәкилләрне чакырдым. Һәм инде мин ишегалдыннан да үтә алмадым. Минем чакырулар аларга барып та җитмәгәндер, бәлки.

Татар җырчылары Россия шәһәрләрендә концерт куйганда, акча экономияләү максатыннан, арзанлы, ремонтланмаган, шәһәр читендә булган залларда концерт куя. Нәтиҗәдә, ул шәһәрләрдәге халык алдында татарларның абруе төшә. Татар халкы нишләп шундый затсыз, яраксыз залларда концерт карарга тиеш? Ул берлек булса, шундый мәсьәләләрне дә чишәргә мөмкин булыр иде.

Берлек булуы татар җырын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер иде. Казанда профессиональ тавыш яздыру студиясе, кыйммәтле аппаратура булганда, бу проблеманы да хәл итеп булыр иде. Техника булмау аркасында үзебезнең эстраданың аранжировкасының дәрәҗәсен күтәрә алмыйбыз”, - диде җырчы.



“Татар-информ” агентлыгы бу хакта башка җырчыларның да фикерләрен белеште, “Безгә эстрада җырчылары берлеге кирәкме? Безнең җырчылар берләшә аламы?” дигән сораулар бирде.

“Сезгә ярый, безгә ярамый” дигән сүзләр китәчәк”

“Профессиональ җырчылар берлеген оештырырга була. Бу – кызык фикер”, - ди җырчы Раяз Фасыйхов. “Аны оештырып, сорауларны хәл итеп булырмы икән соң?”, дип тә уйлана ул.

-Раяз, сезнеңчә, җырчылар берләшә алыр идеме?

-Җырчылар берләшә алыр иде. Ә инде Ришатның “Кем, кая, ничек концерт куярга тиеш” дигән сүзләренә килгәндә, шуны әйтергә кирәк, элек ул расписаниене “Менә монда син куясың, син куясың”, дип дәүләт төзеп җибәргән булган һәм башка кешегә тыгылырга ярамаган. Әгәр дә берлек менә шушы сорауларны хәл итә алса, була. 

Әмма бу монополиягә каршы позиция буенча дөрес булмаячак. Кемгәдер рөхсәт биреләчәк, кемгәдер юк. Һәр кешегә вакытын-ниен бүлеп бирсәләр, әйбәт булыр иде. Әмма мин моны күз алдыма китерә алмыйм. Расписание берлектә булганнарга гына кагылачакмы? Ә бу берлектә булмаганнар нишләргә тиеш була икән? Алар “законнан тыш” булып саналачаклармы икән инде? Бу бит бизнес. Һәр кеше акча эшли. 

Берлектә булганнар һәм булмаганнар арасында “Боларга ярый, тегеләргә ярамый” кебек сүзләр китәчәк. Аннары “Менә сезгә концерт куярга ярый, безгә ярамый, сез шундый-шундый” дигән сораулар да күтәреләчәк. 

“Элекке заманда композиторлар мәсхәрә ителгән кебек эшләмәс идем мин”

Раяз Фасыйхов ниндидер бер тәртип кертелсә шәп булыр иде дигән фикердә. Ул тәртип кертелә калган очракта бу яңалыкка нейтраль караячак. “Берлек бәлки кемнәрнеңдер проблемаларын чыннан да хәл итәргә булыша алыр иде”, - ди җырчы.


Раяз Фасыйхов эстрада җырчылары берлеге түгел, продюсерлык үзәге булдырырга кирәк дип саный.

-Берлек оештырганчы, бәлки дәүләт тарафыннан әзрәк ярдәм белән бердәм продюсерлык үзәге булдырырга кирәктер. Менә анысы әйбәт булыр иде. Чыннан да яхшы дип табылган җырчылар, продюсерлары яки акчалары булмау сәбәпле, я концертлар кую белән шөгыльләнә алмыйлар, я үзләренә “раскрутка”га акча таба алмыйлар. 

Бездә бит инде һәр кеше дә үз кулында. Кемгәдер бизнесны алып бару бирелгән, кемгәдер бирелмәгән. Сәләтле кеше бизнесны алып бара алмаска да мөмкин. Шул сәбәпле ул, мескенем, үзенә бер җитәкче таба алмыйча аңгыраеп йөри дә инде.


Ярый да Ваһаповның (Ваһапов фестивале – ред.) продюсерлык үзәге бар, “Барс-Медиа” әзрәк кыймылдатмакчы була, ләкин бүтән үзәк юк бит. Яхшы студия, клипмейкерлар, яхшы продюсерлар белән берәр нәрсә эшләнсә, әйбәт булыр иде. Менә моны мин тулысынча хуплар идем. Ә җырчылар, берләшеп, әллә ни эшли алмый, сәламәт көндәшлек бара. Кемнедер берлеккә кертеп, кемнедер кертмичә, элекке заманда язучылар, композиторлар мәсхәрә ителгән кебек, “Син берлектә түгел, синең җырларыңны җырлатмыйбыз. Син тегендә укымаган, син болай итмәгән” дип, эшләмәс идем мин, - диде Раяз Фасыйхов.

“Ришат Төхвәтуллин – күпне күргән җырчы”

Җырчы Ләйсән Гыймаева Ришат Төхвәтуллин бик дөрес сүзләр әйткән дип саный. “Ришат күп җирләрдә йөргән, күпне күргән җырчы, беренче елын гына җырламый. Бу тәкъдимгә, әлбәттә, уңай карыйм”, - ди Ләйсән Гыймаева. Җырчы сүзләренчә, мондый берлек бер-берсе белән гомумән таныш булмаган эстрада җырчыларына бер-берсен белеп, бер-берсе белән аралашып, ныграк дуслашырга ярдәм итә алачак.

-Раяз Фасыйхов берлектә булганнар һәм булмаганнар арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин, ди. Сез ничек уйлыйсыз?

-Әйе, анысы да бар. Җырчыларны берлеккә кем аны оештыра, шул кертәдер бит инде, әйеме? Мәсәлән, Ришат үзе оештыра икән... Гомумән, җырчы кеше оештырырга тиешме икән әле аны? Анысы да бар бит. Бәлки, ул эшне оештыру эшләрен яхшы башкарган кеше оештырырга тиештер? Җырчы кеше бит инде гастрольләрдә дә йөри, аның бу эш белән шөгыльләнергә вакыты да булмаска мөмкин. Җырчы булмаган һәм сәнгатьне белгән кеше эшли алыр иде, мәсәлән.



“Зөфәр абый законнарны белә”

-Сезнеңчә, берлек тагын кайсы мәсьәләләрне хәл итә алыр иде?

-Концертлар Россия шәһәрләрендә төрле җимерек мәдәният йортларында үткәрелә дип әйттегез бит әле, ә бит кайбер кечкенә шәһәрләрдә чыннан да шундый кызганыч хәлдәге мәдәният йортлары бар һәм ул анда шәһәрдә берәү генә. Кая барасың бу очракта? Шунда барасың. Әле ул яхшы мәдәният йорты булып та, җылытылмаган булырга мөмкин.

-Ришат Төхвәтуллин берлек рәисе итеп Зөфәр Хәйретдиновны тәкъдим итте. Сезнеңчә, кем рәис була алыр иде?

-Зөфәр абый эшли алыр иде, булдырыр иде дип уйлыйм. Ул бит инде авторлык мәсьәләләре буенча баш кеше булып утыра, законнарны һәм эстраданы белә, - диде Ләйсән Гыймаева.

“Бүгенге көндә минем өчен бу берлекнең кирәклеге юк”

Без бу хакта “Россия авторлык җәмгыяте”нең Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның үзеннән сорадык, сезне эстрада җырчылары берлеге рәисе итеп тәкъдим иттеләр, дидек. Баксаң, якынча егерме ел элек җырчыларны берләштерергә тиешле эшләр башкарыла башлаган икән инде.

-Моннан бер 20 ел элек безнең мондый фикер бар иде инде. Мәрхүм Марсель Иванов белән берлектә “Татар эстрада җырчылары ассоциациясе” дигән нәрсә эшләгән идек без. Эшләдек, әмма эшләп бетерә алмадык. Шулай калды ул. Берлек – ул бик кирәкле әйбер, әмма аны эшләве бик кыен, чөнки җырчылар арасында көндәшлек бар. Менә шул нәрсә берлек оештыруга бик комачаулый да инде. Ясасак, җырчылар өчен ул бик тә кирәкле әйбер булыр иде.



-Ришат Төхвәтуллин берлек рәисе итеп сезне тәкъдим итте.

-Дөрес, без Ришат белән ул турыда сүз дә алыштык бугай инде, әмма җитәкче булу-булмавымны мин әйтә алмыйм. Нигә дигәндә, элек минем мондый берлеккә исәп бар иде, бүгенге көндә – юк.

-Эшләп булмый дип саныйсызмы? Оешманың кирәклеге шулкадәр генәме?

-Берлек һәрвакыт кирәк. Әмма минем өчен аның артык кирәклеге юк, чөнки мин бүгенге көндә җырчыга караганда күбрәк композитор, җырлауны мин киметтем. Ә менә чын җырчылар өчен ул бик кирәкле нәрсә. Төрле медиа чыганаклар белән көрәшү өчен бу бик яхшы чара булыр иде. Радио-телевидениеләр бит җырчыларның хезмәтеннән файдалана. Җырчылар шул чыганакларда үзләре түләп җырларга мәҗбүр. Ассоциация булса, җырчылар яхшы гына каршы тора алыр иде, - диде Зөфәр Хәйретдинов.

“Җырчылар беркайчан да берләшми!”

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова эстрада җырчылары берлеге турында сөйләшеп тә торасы юк дип саный. Җырчы әйтүенчә, җырчылар беркайчан да бергә, бердәм булып эшли алмаячак.

-Беренчедән, җырчылар берләшми. Беркайчан да.

-Әйе, “Җырчылар берләшә алырмы?” дигәне безнең икенче сорау иде.

-Бу икенче сорау түгел инде, бу – беренче сорау. Иң башта бөтен кешене җыеп, берләшергә кирәк. Сез бит аны беләсез, безнең җырчылар ничектер аерым-аерым йөри. Җырчылар – бер команда дип әйтә алмас идем мин. Бу сорау төшеп кала, иптәшләр. Булып чыкмый бу, чөнки берләшер өчен җырчылар, артистлар бердәм булырга тиеш. Ә бездә андый әйбер юк. 

Берләшкән очракта, “Әйе, без берләшәбез” дигән очракта икенче сорауларга күчеп булыр иде. Ә хәзер – юк. Хәтта уйларга да кирәкми бу турыда.

Ә болай, бөтен җырчылар да берләшсә, “Әйдәгез!” дисә, мин каршы түгел. Әмма аның өчен барлык җырчыны җыярга кирәк. Ә бу бик авыр мәсьәлә, бик авыр.

 

Шоу-бизнеста – юк. Шоу-бизнеста берләшү фикере булырга мөмкин дә түгел. Бу бит шоу-бизнес. Бу әллә нинди татар культурасы, филармониядә генә эшли торган җырчылар түгел. Шоу-бизнеста бит һәр кеше “сам по себе”. Шулай бит инде. Һәр кешенең үз стиле, үз дөньясы.

Бер кеше дә, мәсәлән, концертка барганда “Оо, мин бүген кызыл күлмәк киям. Син нәрсә киясең?” - дими. Бер кеше дә шалтыратышмый. “Икебез дә кызылдан киенгәнбез икән бит”, - дип, концертта гына беләләр. Юк бездә бердәмлек! Юк! Юк! Без бер-беребезнең нәрсә эшләгәнне, нинди планнар төзегәнне беркайчан да белмибез. Без, җырчылар, кемнең нәрсә эшләгәнен рекламадан күреп, ишетеп, телевизордан, инстаграмнан карап кына беләбез. Интернет дөньясы шул ул. Әле монда җырчылар түгел, кешеләр дә хәзер бер-берсенә кунакка йөрми. Нинди бердәмлек монда! 

Ришат ул шуның өчен борчыладыр инде әлбәттә, ләкин борчылудан монда бернәрсә дә эшләп булмый. Хәзер шундый дөньяда яшибез. Ни кызганыч, һәр кеше үзенекен карый. Сөйләшеп, йөрешеп эшләмибез. Ул безнең зур проблема, - диде Ландыш Нигъмәтҗанова.

“Ришатның бизнес-планы бардыр, әмма барып чыга алырдыр дип уйламыйм”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова шулай ук әлеге берлектән берәр нәрсә барып чыга алыр дип уйламый. Ни өчен шулай уйлавын җырчы мисаллар китереп аңлатты.



-Нәрсә генә дисәләр дә, һәр артист үзе өчен тырышачак һәм үз графигын үзенә җайлаячак. Мәсәлән, якынча әйтик инде, Туймазыга октябрь аенда Ришат Төхвәтуллин керә икән, әлбәттә, башка артистлар кермәве аның өчен файдалырак. Миңа да шулай ул, башка коллегаларыма да шулай ук ул. Минем графигым, мәсәлән, шул ук октябрь аенда Туймазы аша үтә икән, мин инде анда “Бу җырчы кергән, тегесе кермәгән” дип карап тормыйм, чөнки хәзер бик зур көндәшлек заманы. Минем шушы бер Туймазы өчен генә киредән шул шәһәргә барып йөрү мөмкинлегем юк. Мин чыгып киткәндә, мәсәлән, 10-20 көнгә дип чыгып китәм. “Бу айда бүтән коллега кергән бит” дип кенә борылып кайтудан бернинди дә мәгънә юк. Себерләрдә йөргәндә мең километр ераклыктан, “Тукта, монда бу айда бу коллега кергән бит әле” дип кермичә кала алмыйм.

Бәлки, Ришатның үз бизнес-планы бардыр, мин аның төгәл нәрсә уйлаганын белмичә бу сорауга тулысынча җавап биреп бетерә алмыймдыр да бәлки. Нәрсә генә булмасын, һәр җырчы барыбер үзе һәм үз графигы өчен тырышачак. Бик зур көндәшлек заманында яшибез. Гәрчә мин Ришатның нәрсә әйтергә теләгәнен әзрәк чамалыйм, аңлыйм һәм күпмедер дәрәҗәдә килешәм. Әмма барып чыга алырдыр дип уйламыйм, - диде Илсөя Бәдретдинова.

“Җырчылар бүген мескен”

Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Закиров Ришат Төхвәтуллинның фикере белән килеште, “Әйбәт фикер” диде. Рөстәм Закиров “Ришатның ниләрен” белми икән. Җырчы радио-телевидениеләрнең акча түләтеп, җырлатып ятуларын аңламый икән.



-Радиолар, үзләренең тапшыруларын халыкны җәлеп итү өчен яхшыртырга тиеш. Алар “Пирамида”да ниндидер концертлар оештырып ятарга тиеш түгел. Радио әзрәк җырлый белүчеләрдән акча көтеп ята торган радио булып калды.

Җырчылар арасында шәхесләр юк. Халыкка “... премиясе лауреаты” дигән сүзләр әйтелә. Премия булгач, җырчыга премия бирелергә тиеш. Ә монда шул премияне җырчылар сатып ала.

Ә бүген шул ук радио-телевидениеләрдәге тапшыруларга килгән өчен, синнән акча сорап яталар. Радиодагы бернинди музыкаль белемнәре булмаган юк-бар алып баручылар үзләрен әллә кемгә куялар.

Җырчылар көчсез, җырчылар мескен бүген. Мин җырчыларны жәллим. Алар матди яктан түгел, алар шәхес буларак мескен, - диде Рөстәм Закиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100