Ришат Төхвәтуллин: “Ходай Тәгаләнең ризалыгы булмаса, үз йөзеңне табып булмый”

13 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков, Регина Гомәрова, Расих Фәсхетдинов, Рамил Гали
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар җырчысының миссиясе, танылу өчен нәрсә кирәклеге һәм татар теле турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Ришат Төхвәтуллин интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Илһам абый җырларына Мәскәү тамашачысы аягүрә басып алкышлады”
2. “Башкортстанда затлы, сузып җырлана торган җырларны онытмыйлар”
3. “Татар мәктәбе проблемасын җырчы хәл итә алмый”
4. “Үз йөзен тапмаган җырчылар бик күп, барысы да сәхнәгә менәргә тырыша”
5. “Безнең җырларның моңы һәм җаны бар”
6. “Үз йөзе булган җырчы да тамашачысын таба алмаска мөмкин”
7. “Без Илһам абыйлардан килгән татар моңыннан баш тартсак, илебезнең хыянәтчеләре булачакбыз”
8. “Эстрада җырчыларын берләштергән ниндидер оешма, берлек кирәк”
9. “Татарлар Россия шәһәрләрендәге затлы залларда концертлар куярга тиеш”
10. “Үзгәреш җилендә татар моңы юк – ашаганнан соң тамак туймаган кебек”
11. “Татар җыры дөньяга танылсын өчен өч шарт кирәк – сыйфатлы яздыру студиясе, музыкантлар һәм мәгълүмат чыганагы”
12. “Татар яшьләре гореф-гадәтләрне кирәк түгел дип саный икән, милләт юкка чыккан дигән курку уяна”
13. “Интернеттагы тамашачы түбән зәвыклы әйберне үзе сорый”
14. “Яшь җырчыларга аппаратура, техниканы арендага булса да бирсеннәр иде”
15. “Милли гимн кебек җырларым әлегә юк, бәлки, килеп чыгар”
16. “Татар телен яклап митингларда катнашмадым, әмма татар телен пропагандалаучы кешеләрнең берсе – мин”
17. “Татар эстрадасы – иң яхшыларның берсе, әмма яхшырак та була алыр иде”
18. “Татар теле бетсә, без аны кире кайтара алмыйбыз”

“Илһам абый җырларын башкарганда Мәскәү тамашачысы аягүрә басып алкышлады”

- Ришат, сезнең юбилей концертларыгыз узды. Сезне тормыштагы шундый тагын бер этап белән котлыйм. Концертлардан соң нинди хисләр кичерәсез, бушанып калган шикелле түгелме?

- Концертларга бик озак әзерләндек дип әйтеп булмый. Тик шулай да башлануын озак көттек. Сентябрьдән башлап 3 мартка кадәр шушы юбилей нәрсә булыр икән дип көтү белән яшәдек. Чөнки минем иҗади юлымда бу - беренче билгеләп үтелгән дата.

Әллә нинди зур, мөһим дата түгел. Бары тик күпмедер тәҗрибә туплап, киләчәккә яңа үрләр, яңа максатлар куеп, икенче этапны башлап җибәрү.

Концертларыбыз, Аллага шөкер, бик әйбәт узды. Иң мөһиме: тулы заллар белән. Хәтта Мәскәүдәге зур, затлы концертлар залына тамашачыларның тутырып килүе шатландырды. Халык җырларына, Илһам абыйның репертуарындагы җырларга Мәскәү тамашачысының аягүрә басып алкышлавы күңелемдә калды.

Концертларның үтеп киткәч, әлбәттә, никадәрдер бер бушлык булды. Шулай да Мәскәүдән кайту белән бер-ике көннән соң гастрольләр башланып китте, шуңа күрә бу хисләр озакка бармады. Икенче эшкә күчтек тиз арада.

Форсаттан файдаланып, бөтен тамашачыларыма рәхмәт әйтәсем килә.

Өстән бер зур таш төшкән кебек тә булды.

- Икенче ташны ничәнче елга әзерли башлыйсыз?

- Безнең, ничәдер еллар буе эшләгәч, графигыбыз бар: концертлар нинди шәһәрдә, кайсы көнне, нинди айда куелачак. Юбилей программасы аркасында безнең бөтен график-режимнарыбыз үзгәрде. Безнең быел гастрольләрдә йөрүебез белән бәйле авырлыклар килеп чыкты.

Киләчәккә шундый уйлар башка килде - кирәк микән инде бу юбилейлар? Шуңа күрә иң мөһим даталарны - юбилей даталарын гына билгеләп узарга уйлыйбыз, Алла бирсә.

- Сез бармый калган шәһәрләр калды инде алайса?

- Алай түгел. Кайсыдыр шәһәрдәге мең кешелек залларда дүшәмбе яки сишәмбе кебек көннәрдә концертлар куярга туры килде. Узган еллардагы кебек шимбә, халыкка уңайлы көннәр булмады быел.

“Башкортстанда затлы, сузып җырлана торган җырларны онытмыйлар”

- Сез Башкортстаннан. Бездә еш кына бөтен җырчылар Башкортстаннан дип әйтәләр. Нишләп шулай ул? Анда халык икенчеме? Әллә монда шартлар уңайрак булу сәбәпле, андагы бөтен кеше монда киләме?

- Белмим, мин алай дип әйтмәс идем.

Татарстан артистларын бик яратып тыңлыйм. Бәләкәй чактан ук, Башкортстанда үскәндә, Зәйнәп апа Фәрхетдинованы яратып тыңладым. Шулай ук студент елларда музыка училищесында, сәнгать академиясендә укыганда Раяз Фасыйховның җырларын бик яратып тыңлый идем. 

Илһам абыйлар турында әйтеп тә торасы юк, ул бөтен илдәге татар-башкорт халкы өчен эталон булган җырчы. Татарстанның үзенең дә шушындый дәрәҗәле, мәртәбәле җырчылары бар, Аллага шөкер.

Ә Башкортстанга килгәндә, мин үземнең туган ягым, анда туып-үсүем белән горурланам. Чөнки бөтен Рәсәйне, гомумән Рәсәйне түгел, чит илне алсак та - Башкортстанның табигате дә бик нык матур дип әйтә алам.

Безнең әле генә башкортларның үзәгендә дисәм дә була, Баймак районында концертыбыз узды. Тамашачылар миннән башкорт халык җырын җырлауны сорадылар. Шул ук җырны моңарчы да башкарганым булды. Әмма Баймакта, башкортларның үзәгендә башкорт халык җырын җырлау минем өчен сынау булды. Чөнки андагы тамашачыларның һәр икенчесе башкорт халык җырын - гади генә җырны түгел, ә нәкъ менә авыр, катлаулы җырларны җиренә җиткереп җырлый ала. Балачактан ук менталитетлары шундый аларның. Башкортстанда затлы, “авыр”, сузып җырлана торган, үзләренә хас булган җырларын онытмыйлар. Җырчылар балачактан ук шуның белән үсә. Бәлки шуңадыр да.

- Алайса чагыштырып карасак, мәсәлән Татарстандагы авылны һәм сезнең авылны. Сездә күбрәк җырлыйлармы?

- Безнең Карамалы Гобәй авылы белән Баулы арасында бер 50 чакрым гына. Шуңа күрә безнең авыл Татарстандагы авыл белән бернәрсәсе белән дә аерылмыйдыр. Әмма мин әйткәне ул Баймак яклары, ул башка төбәк, андагы халык башка төрле. Андагы халык белән безнең авылдагы халыкны чагыштырып булмый.

Бездә балачактан ук халык җырын җырлап үскән кешеләр юк дисәм дә була, яшерен-батырын түгел. Гомумән, Башкортстанның без үскән якларында күп авылларда шулайдыр. Әмма төп башкорт авылларында шушындый бер табигый әйбер сакланып калган. Шушы аларның каннарына сеңеп үскән дип әйтәсем килә.

Бәләкәй чактан ук Татарстанны карап, авыз ачып сокланып үстек. Бөтен җырчылар шушында бит инде - Салават абыйлар, барысы да... Кемгә карасак та, барысы да Казаннан. Бәлки шушы омтылулар, хыяллар күп булгангадыр, бөтенесе Казанга тартыладыр.

“Татар мәктәбе проблемасын җырчы хәл итә алмый”

- Сез күп йөрисез, без дә аны күрәбез. Чит төбәкләрдә татар мәктәпләре дә юк, кешеләр татарча укудан да читләшеп килә. Шулай да, телне белмәсә дә, кеше концертка бара. Сез эстраданың бу яктан ничек ролен бәяләр идегез? Үзегезне татарны берләштерүче көч итеп күрәсезме?

- Мин бүгенге көндә залны җыя алам. Шуның белән бәхетлемен дип уйлыйм. Бөтен Рәсәйнең зур шәһәрләрендә без концертлар куябыз. Концертларга татарлар гына түгел, русы да килә башлады. Рус кешеләре арасында сәхнәгә менеп, без бер сүз дә аңламыйбыз, әмма җыр тыңларга килдек диючеләр булгалый.

Күптәннән шәһәргә күчеп, үз телен аңлый, әмма сөйләшә белми торган кешеләр дә байтак. 

Оренбург шәһәрендә соңгы тапкыр күрешкәндә андагы концерт оештыручылар белән сөйләштек. “Безнең мәктәпләрдә татар телен бетерделәр”, - диләр. Моны, әлбәттә, җырчы хәл итә алмый. Бу хөкүмәт ягыннан каралырга тиеш. Чөнки мәктәптә татар теле булырга тиеш, ул бик мөһим әйбер.

Мин үзем татар халкы үзебезнең телне онытмас өчен бөтен шартларны да үтим, бу әйбердән читтә йөрим дип әйтә алмыйм. Безнең халык җырлары, безнең биюләр, үзебезнең традицияләр, үзебезнең халыкка гына хас булган юлыбыз, йөзебезне саклыйбыз. Безнең концертларда татар халкына гына хас булган әйберләр чагыла.

Рус артистлары белән аралашырга туры килә. Алар әйтә - без сезне аңламыйбыз, сез ничек төрле жанрда җырлыйсыз һәм сәнгатьне алып барасыз. Сездә эстрада, поп музыкасы гына түгел, клуб музыкасы да, шансон да, халык җырлары да, фольклор да бар. Кирәксә, рогы да бар. Миңа калса, татар артисты шундый булырга тиеш. Бар яклап та әзерләнгән профессионал җырчы булырга тиеш. Ул безгә бәләкәйдән сеңеп үскән, безнең Илһам абыйлар шундый булган, Әлфия апалар шундый булган. Алар бер жанрда гына җырлап йөргән җырчылар түгел.

Халык җырын җырлый ала икән, эстрадасын да җырлый, классикасын да җырлый, калганын да җырлый.

- Сезнең концертларыгыздан күреп кемнәрнеңдер татарча җырлый башлаган, татар телен өйрәнә башлаган очраклары бармы?

- Күп. Хәзер алар бик күбәеп китте. Гомумән, рус кешеләренең татарча җырлый башлаган очраклары да бар. Татар телен онытып барган кешеләрнең дә. “Мин татар җырын, сәнгатен, татар телен гомумән беләсем дә килми иде” диючеләрнең арасында, “мин сезнең җырларыгызны, гомумән татар телен белмәүдән оялам” диючеләр булды.

“Үз йөзен тапмаган җырчылар бик күп, барысы да сәхнәгә менәргә тырыша”

- Бөтен җырчының да уңышлы буласы киләдер инде ул. Шулай да кайбер җырлар яңгыраганда экранга, сәхнәгә карамасаң, кем җырлаганын да белмисең: шул ук эшкәртелеш, шул ук тавыш, сүзләре дә истә кала торган түгел. Кеше үз юлын таба алмаганга шулаймы, әллә тамашачыда шундый товарга ихтыяҗ булгангамы?

- Кызганыч, сез дөрес әйтәсез. Эстрадада үз юлын, йөзен тапмаган артистлар бик күп. Барысы да сәхнәгә менәргә тырыша. Монда берникадәр дәрәҗәдә тамашачының да гаебе бардыр инде. Тыңлаучысы, алкышлаучысы булгач андый җырчылар көннән-көн күбәя. Кайвакыт аптырап та калам: халык юк-бар нәрсәне үз итә, яхшыны яманнан аера белми. Менә шунысы начар. Бу нәрсәгә шулай, әйтә алмыйм.

Мәгънәсез җырларга килгәндә. Хәзер кемгә тертеп күрсәтмә ,һәр икенчесе шагыйрь, композитор. Ул интернет пропагандасы белән бәйледер инде. Яза беләме юкмы, үзен шагыйрь санап шигырьләрен бастыра. Укый башласаң, ул шигырьдә рифма да юк, мәгънә дә юк, бер әйбер дә юк. Әмма ул яза һәм аны инстаграмга тыга. Һәм инде икенче үзен композитор дигән кеше эләктереп алып, шуңа тегеннән-моннан алып көй дә язып куя берәр. Һәм өченче шундый дәрәҗәдәге берәр җырчы, аңламыйча да, шул җырны алып җырлый.

Заманында нинди асыл җырлар иҗат иткән Сара Садыйкованы да композитор итеп танырга теләмәгәннәр, ә хәзер килде-китте бер җыр язган кеше дә үзен композитор дип атый.

Миңа көненә 10 җыр килә. Ул җырлар арасыннан сайлау бик авыр. Чөнки барысы да бертөсле кебек, мәгънәсез. Бәлки арасында елына бер-ике, өч әйбәт җыр килергә мөмкин.

Алай да мин вазгыятьне өметсез дип әйтә алмыйм. Урта буын иҗатчылары арасында Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов, Фирзәр Мортазин, Рәис Ханнанов, Зифа апа Нагаевалар тулы көчкә иҗат итәләр әле. Яшьләр арасында да бик сыйфатлы итеп, милли төсмерләр белән үз стилендә иҗат итүче чын профессионал композиторларыбыз бар. Таный белергә, аера белергә генә кирәк.

Зөлфәт Вәлиуллин, Гөлназ Закирова җырлары миңа бик ошый. Алар белән иҗади хезмәттәшлекне мин зур уңыш дип саныйм. Профессионал композиторлар булуы белән мин ничектер горурланам да, шатланам да, алар булган өчен.

Һәвәскәр шагыйрьләр элек тә булгандыр инде ул. Худсовет дигән әйбер булган, барысы да үзенең товарлары белән сәхнәгә менә алмаган.

“Безнең җырларның моңы һәм җаны бар”

- Худсовет дигәннән, безгә бер җырчы интервью бирде. Ул әйтә, менә мине худсовет кабул итмәде җырчы итеп, ди. Аннары мин радиода эшли башладым, ул җырчыларның җырларын үткәрмәдем, ди. Аның бит шундый ягы да бар.

- Бар, әлбәттә. Тамашачы үзе сайлый нинди концертка барасын. Шундый заманда, шоу заманында яшибез. Худсовет сайлаган җырчының концертына бәлки тамашачылар йөрмәс тә. Кирәк микән, юк микән худсовет – әйтә алмыйм. Әмма ләкин, ниндидер уйлап эшләнгән бер стратегия уйлап чыгарырга мөмкин. Әйтик анда бер генә кешенең фикере булмасын.

Безнең халык элек-электән үк нәрсәсе белән аерылган без рус, чит ил эстрадасыннан һәм хәзер дә аерылабыз? Безнең җырларның, сәнгатьнең мәгънәсе һәм моңы, җаны бар. Менә шушы җанны югалтмас өчен хөкүмәт тарафыннан да никадәрдер уйланып эшләнгән худсовет та булырга тиештер дип уйлыйм. Чөнки бар кешенең дә телефонда гына җырын яздырып, радиодан бирергә мөмкинлеге бар. Менә шушы булмасын иде. 

Хәтта җырларның бер 30 проценты гына булса да иләктән үтсә, бик әйбәт булыр иде.

“Үз йөзе булган җырчы да тамашачысын таба алмаска мөмкин”

- Яшь җырчыларга үзенең йөзе булсын өчен нишләргә кирәк? Биреп буламы андый киңәш?

- Кешенең үз йөзен табуы ул җиңелләрдән түгел. Күпмедер кадәр үз йөзе булган җырчы да тамашачысын таба алмаска мөмкин. Монда шундый әйбер бар - Ходай тәгаләнең ризалыгы дигән әйбер. Амин дигән җиренә туры килсә, иң гади җырчы да үз юлын табачак.

Киресенчә - гомер буе укып, консерваторияләр бетереп, үз йөзе, үз тавышы булса да, халыкның күңеленә керә алмаган җырчылар да бар. Бар, булган һәм булачак та андый әйбер. 

Бик зур бер әйбер бар - Ходай тәгаләнең ризалыгы. Ул булмаса, үз йөзеңне табып булмый. Менә бер җырчы, аңа үз йөзен, үз стилен табабыз дию – бу тамашачылар кабул итте дигән сүз түгел.

- Ризалыкны ничек алабыз? Мәчетләрдә сәдака бирепме?

- Анысын Ходай Тәгалә үзе бирә. Кеше туганда ук ниндидер бер максат белән туа бу дөньяга. Һәрбер кешенең үз җәзасы (максаты) бар. Миңа калса, мин үземнең шушы максатымны - җәзамны аңлыйм.

“Без Илһам абыйлардан килгән татар моңыннан баш тартсак, илебезнең хыянәтчеләре булачакбыз”

Безнең элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне моңа кадәр Илһам абыйлар, әйтик өлкән буын артистларыбыз саклап калганнар, алар биргәннәр урта буын җырчыларыбызга, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Ә без - яшь җырчылар аңардан баш тартабыз икән, гади генә әйткәндә без үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны тиеш җырларга. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең.

- Шушы милләт вәкиле буларак?

- Әйе. Мәсәлән, мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит.

Миңа концертларда әйтүчеләр бик күп, и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың, диләр. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен - чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам.

- Бу сезнең шундый глобаль максат инде, әйеме?

- Төп максатларыбызның берсе.

Әлбәттә, гел халык җыры гына да түгел. Әкренләп ниндидер яңалык та кертәбез. Элеккене яңартып, яхшылап, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз.

“Эстрада җырчыларын берләштергән ниндидер берлек кирәк”

- Төрле иҗат әһелләренең үз берлекләре бар. Язучыларныкы да бар, рәссамнарныкы да бар. Җырчылар арасында каршылык бардыр инде ул, әмма башка өлкәләрдәге иҗат әһелләре, фикер каршылыгы булса да, глобаль мәсьәләләрдә үзара берләшә ала. Ә менә эстрада җырчыларының андый берлекләре юк. Моны булдырырга мөмкинме, әллә анда каршылык көчлеме?

- Миңа калса, бу бик кирәк әйбер. Уйланырга туры килде әле... Чыннан да бүтән өлкәләрдә андый төркемнәр бар. Ә безнең артистлар арасында чыннан да, андый әйбер юк.

Бу бик файдалы булыр иде. Менә концерт графикларын гына алыйк. Бер шәһәргә, әйтик Казанга, бер ай эчендә ун артист килеп керә. Һәм шушы ун концерт үткәч, 9 ай буе Казанда бер артист та юк. Әйтик, 9 айга бүленеп, җайлап эшләнсә, бу бик дөрес һәм файдалы булыр иде дип уйлыйм. Тамашачыга да бер ай эчендә куелган 10 артист концерты арасыннан сайлавы авырракка туры килә.

Шулай ук безнең татар теле, эстрадага кагылышлы күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин булыр иде дип уйлыйм. Безнең арадагы берәр авторитетлы кеше шушы оешманы булдыра алса алса, бик әйбәт булыр иде. Һәм инде безнең арадагы берәр кешебез хөкүмәт тарафына да безнең фикерләрне җиткерә алыр иде дип уйлыйм.

Андый кешеләрне сайлап куярга була. Зөфәр абый Хәйретдинов, мәсәлән, акыллы, күпне күргән җырчыбыз. Бәлки шушыны оештырыр да.

- Ә сез үзегез җитәкли алыр идегезме?

- Белмим. Юк дип әйтә алмыйм, әмма мин гастрольләрдә, минем кайтып кергән юк. Бу оешмада күбрәк монда - Казанда торган җырчы кирәктер дип уйлыйм.

- Ул мәсәлән, җырчылар арасында килеп чыккан ниндидер конфликтларны да хәл итә алыр иде, шулай бит?

- Әлбәттә. Бу бик әйбәт булыр иде.

“Татарлар Россия шәһәрләрендә затлы залларда концертлар куярга тиеш”

Без мәсәлән, рус шәһәренә концертлар белән киләбез, анда татарлар да яши, әмма без дәрәҗәле залда концерт куя алмыйбыз. Без совет заманыннан калган, бер ремонт күрмәгән залларда концерт куярга тиешбез. Чөнки аның аренда бәясе күпкә түбәнрәк һәм безнең билетлар да рус артистларыныкы кебек кыйммәт түгел. Татар халкы нишләп шундый затсыз, яраксыз залларда концерт карарга тиеш? Ул берлек булса, шундый мәсьәләләрне дә чишәргә мөмкин булыр иде.

Концертларга килгәндә. Рус артистлары, мәсәлән, затлы аппаратурада концерт куя. Ә без ул аппаратураларны елга бер тапкыр гына күрә алабыз. Чөнки финанс мәсьәләләре буенча бер гади җырчы да үз көче белән генә аны булдыра алмый.

Һәм шунысы оят – шул техника булмау аркасында үзебезнең эстраданың аранжировкасының дәрәҗәсен күтәрә алмыйбыз. Ярышларда кемдер безнең ВАЗ машинасы белән, кемдер - Феррари белән чаба икән, кемнең алдан киләсе билгеле бит инде. Шушындый мәсьәләләрне дә - бәлки аппаратураны арендага алып булса да чишәргә мөмкинлек булса иде. Аренда белән генә булса да ярдәм итү җайга салынса, җырчыларга күпкә җиңелрәк булыр иде.

Безнең татар халкы эшчән. Безнең җырчылар да эшчән, тырышлар. Әмма яздыру сыйфаты аксый. Мәсәлән, шул ук музыкаль инструментлар. Чит илдәге музыкантның баянын гына алыйк, аның бәясе 2 миллионга кадәр. Безнең артистларның баянны 200-300 меңгә кредитка алып, шуның белән уйнап йөри. Әлбәттә, аның уйнаганда аермасы бар. Менә шушындый, ничектер дөрес булмаган, тигезсез конкуренция бара безнең арада. Безнең артистларга да мөмкинлек булсын иде.

Профессиональ тавыш яздыру студиясе мәсьәләсе. Аны аңлаганы аңлый, аңламаганы юк, әмма безнең татар эстрадасында тавыш яздыруны да Мәскәүдәге кебек профессиональ югары дәрәҗәдә күтәрергә дисәк, бик дөрес булыр иде.

Әйтик, Казахстанда, Үзбәкстанда аранжировка сыйфаты да һәм яздыру сыйфаты да күпкә югары безнекенә караганда. Безнең эстраданы да сыйфаты ягыннан күтәрәсе килә. Чит илләр тыңласыннар безнең музыканы! Ә без аны тыңлата алмыйбыз, чөнки безнең андый инструментлар юк.

Казахстанда ничек эшләнеләдер, әмма сыйфат күпкә аерыла татар эстрадасыннан.

Ләкин шуны да әйтәсем килә: дәрәҗәсе никадәр генә гади булса булсын, булмасын түгел. Шундый булса да булсын диясем килә.

“Үзгәреш җилендә татар моңы юк – ашаганнан соң тамак туймаган кебек”

- Эстраданы югарырак күтәреп булыр идеме ниндидер берлек оешса?

- Әлбәттә. Бәлки оешсак, шушы глобаль проблемаларыбызны күтәрә алыр идек. Бәлки, берләшсәк, чит илдә дә татар концертлары куярга мөмкинлегебез булыр иде.

Менә “Үзгәреш җиле”нә килгәндә. Аның чыгымнары барыбызга да билгеле бит инде. Миңа калса, татар җыры андый булырга тиеш түгелдер. Татар җырында ниндидер моң булырга тиеш һәм анда татар халык җырлары булырга тиеш. Ничек моңарчы җырланган, шушының асылын югалтмыйча гына.

Без концертларны оештырганда һәрвакытта да режиссер проблемасына килеп төртеләбез. Һәм инде “Үзгәреш җиле”ндә дә сизелә безнең милләт режиссеры түгел икәне. Һәм инде үзебезнең үзенчәлекне, татар халкының йөзен югалтуга китерә. Тыңлыйбыз, әйе - сыйфат бар, оркестр белән. Әмма концерттан соң ниндидер борчуларым бар - ашаганнан соң тамак туймаган, күңел булмаган кебек.

- Сезгә тәкъдим итмәделәрме анда җырларга?

- Юк, тәкъдим итмәделәр.

- “Үзгәреш җиле”нең барлыкка килү тарихы шундый бит: Президент, эстрада җырларының сыйфаты белән канәгать булмау сәбәпле, яңарыш тәкъдим итте, башкача эшләп карарга дип. Сәбәп шул ук бит – түбән сыйфат.

- Концертларны оештырганда мин Мәскәү режиссерлары янына киттем, алар белән сөйләшеп карадым. Бер акыллы режиссер әйтә: “Без сезнең милләт кешесе түгел, без сезнең милләтнең бөтен нечкәлекләрен аңлап бетерә алмыйбыз. Концертны оештыручы ул сезнең арадагы кеше булырга тиеш - кем шунда үскән, кем шуны аңлый”.

Әлбәттә, монда рус кешесенә сәгатьләр буе аңлатырга була моңның нәрсә икәнен. Ә татар кешесенә бер сүз белән генә дә аңлатырга була.

Без татар халкыбызны йөзек кашыбызны сакларга тиеш. Татар халкына гына хас булган үзебезнең юлыбыз, кыйблабыз булырга тиеш. Без руслар кебек, алар безнең кебек булырга тиеш түгел. Без шуның белән аерылабыз да инде. Һәм моңа кадәр Илһам абыйлар җиткергән икән бүгенге көнгә кадәр шушы дәрәҗәдәге җырларны, безнең бөтен хәзинәне – аны саклап калырга, тагын да үстерергә тиешбез. Илһам абый дигән исем астында мин бөтен өлкән буындагы җырчыларны күз алдында тотам - Хәйдәр абыйларны, барысын да.

“Татар җыры дөньяга танылсын өчен өч шарт кирәк – сыйфатлы яздыру студиясе, музыкантлар һәм мәгълүмат чыганагы”

- Таркан төрекчә, Ализе французча җырлап, милли җырларын дөнья дәрәҗәсенә күтәрде. Татар җырчысы да чыга аламы дөнья дәрәҗәсенә татар җырын җырлап?

- Нишләп чыга алмасын?

- Татарча җырлап.

- Нишләп чыга алмасын. Чыга ала, әлбәттә.

- Нигә чыкмый соң?

- Үземнең киң илгә таралу дигән максат бар. Әлбәттә, шул бер үк проблемага килеп төртелә минем уйлавымча. Минем шәхсән үземә сыйфатлы язу студиясе, сыйфатлы аппаратура, музыкантлар һәм киң дөньяга таралырлык мәгълүмат чыганагы – әйтик, телеканал, башка мәйдан кирәк миңа. Кайда, ничек чыгарга.

Минем үземне генә “бүген киттем әле” дип берсе дә кабул итми.

Татарстандагы концертларыма чакыру билетлары белән республикабыздагы вәкилләрне чакырдым. Һәм инде мин ишегалдыннан да үтә алмадым. Минем чакырулар аларга барып та җитмәгәндер, бәлки. Бәлки, аларга ул кирәк тә түгелдер дигән фикерләр туды. Әз генә күңелемдә нәрсәдер булып та калды.

- Кемнәргә иде ул чакыру билетлары?

- Барысына да. Бөтенесенә дә чакыру кәгазьләре белән кердем, әмма тупса аша үтә алмадым. Гәрчә, вакытларын да күп алмыйм инде. Бәлки, аларга да уйланырга кирәктер.

Аларга кирәкмәсә, без нәрсә эшлибез инде?

“Татар яшьләре гореф-гадәтләрне кирәк түгел дип саный икән, милләт юкка чыккан дигән курку уяна”

- Без һаман да шул ук әйбергә кире кайтабыз. Кемдер эстрада вәкилләре арасыннан дәрәҗәле вәкил булырга тиеш. Менә хәзер яңа буын шәһәр татарлары дигән гыйбарә барлыкка килде. Бар авыл яшьләре - авылдан шәһәргә киткән кешеләр. Бар шәһәр татар яшьләре, алар, мәсәлән, Илһам Шакировны белмиләр дә, тыңламыйлар да. Әмма алар үзен татар дип саный, татарча да белергә мөмкин. Менә алар киләме сезнең концертка? Сезнең аларга тәкъдим итәр әйберегез бармы?

- Хәзер шәһәр татары авыл татарыннан әллә нәрсәсе белән аерылмыйдыр да инде. Чөнки авылга кайттым менә, яшьләр хәзер компьютер алдында утыра, аларга барыбер синең бу сәнгатеңме, татар телеңме...

Беркөнне инстаграмда бер интервьюны карадым. Сорыйлар - кирәкме халык җырлары, әллә юкмы, әллә яңа юнәлешләр – клуб стилеме, башкасымы, бөтен нәрсә буталып бетте бит хәзер. Һәм арасында бер-ике кеше әйткәндер кирәк дип. Үзебезнең татар теленнән, гомумән татар җырларыннан ничектер оялыбрак сөйләүләре сизелә. Ул кешеләрне мин беләм - алар танылган блогерлар. Бу күңелдә ниндидер курку уятты. Алар алдында мин җырлаган булсам, миңа уңайсыз булыр иде кебек.

Әлбәттә, яңасы да булсын, тик татар җыры төбендә халык җыры булырга тиеш дигән булсалар, ниндидер көч уяныр иде. Бәлки.

Менә хәзер бит банкет белән клубның чагылышлары сәхнәгә күчеп бара. Тамашачы кабул итә, шуны ашый, шуны күрә - хәзер шоу заманы бит инде. Шуңа нәрсә көтәргә дә белмисең, нәрсә әйтергә дә.

Яшьләргә әйтүем шул - үзебезнең телне, үзебезнең гореф-гадәтләребезне кирәк түгел дип саныйбыз икән, милләт юкка чыккан дигән курку уяна.

- Ә ничек саклап калып була?

- Саклап калып була. Бу, әлбәттә, беренче чиратта җырчы өстендә. Ул татар җырына пропаганда ясый. Без көн дә халык белән аралашабыз, көн дә концерт куябыз. Әлбәттә, бу җырчыларның төп максаты. Әмма моны җырчы гына алып бара алмый, хөкүмәт тарафыннан да уйланган, берләшеп эшләнгән зур проект булырга тиеш.

“Интернеттагы тамашачы түбән зәвыклы әйберне үзе сорый”

- Менә җырчыларның инстаграмы турында сүз бара икән, хәзер бит җырчыларның кызыгы бетте кебек. Чөнки ул бөтен нәрсә эшләгәнен язып бара инстаграмга - нәрсә киенгән, нәрсә ашаган, кайчан өйләнәчәк, кайчан кияүгә чыгачак, кайчак баласын табачак - бөтен нәрсәсе билгеле. Әле кайбер җырчылар әле тамашачысы белән талашып та утыра шунда. Сез ничек уйлыйсыз, җырчының ореолы югалмадымы? Кирәкме ул әйбер, гомумән?

- Интернеттан баш тартып күз алдына да килми. Инстаграм минем өчен ниндидер мәгълүмат чыганагы, шунда мин бөтен тамашачылар белән аралашырга мөмкинлек күрәм. Әйтәләр бит, коралсыз гына сугышта җиңү мөмкин дип. Бөтен илне яулап алырга мөмкин интернет аша гына.

Инстаграмда мин гел күзәтеп, өйрәнеп барам, һаман аннан нәрсәдер чыгарырга тырышам.

Без Мәскәүдә Крокус Сити Холл залында концерт куйдык, анда Мөслим Магомаев исеменә музей ачылган. Мин шуларны төшереп, инстаграмга керттем. Концертлар залы эчендә Илһам абый Шакировның музеен ачсак, килгән һәрбер кеше музей аша үтәр иде. Ни өчен безгә дә алай итмәскә дип яздым инстаграмда.

Шунысы кызык - андый әйберне тамашачы карамый һәм фикерләр язу бик аз булды.

Ә киресенчә берәр юк-бар әйбер төшереп, сикереп, тилереп биеп басып торганын төшерсәң, анда шулкадәр фикер күп. Түбән әйбер, кирәкмәгән әйберне төшерсәң, фикер шундук арта, караулар да арта, лайк та арта.

Менә шуңа күңелем ничектер борчылды да. Әмма үземә ниндидер нәтиҗәләр ясыйм, аңлыйм инстаграмда ниндирәк тамашачы утыра икәнен. Гомумән үземә барыбер ниндидер үзләштерү, ниндидер сабак дип әйтәсем килә, үзләштереп барам инстаграмны. Һаман да әле өйрәнәм, моны аңлап бетерә алмыйм әлегә.

“Яшь җырчыларга аппаратура, техниканы арендага булса да бирсеннәр иде”

- Талантлы яшь кеше танылсын өчен нинди ярдәм кирәк? Андый инструментлар бармы бездә? Мисал өчен, бездә “Йолдызлык” фестивале бар, башка төрле конкурслар. Яки бүтән төрле ярдәм кирәкме?

- Иң беренче очракта конкурслар, фестивальләр кирәк. Җырчы үзен башка артистлар белән янәшәдә күрсә, анда гел дә үсеш була.Мин үзем дә шуның аша үттем.

Никадәрдер конкурслардан соң, икенче этап җырчының үз тамашачысын табу, репертуар дигән мәсьәлә.

Әмма өченче этап шәхсән үземә зур проблемалар тудырды. Ул – техника ягы. Безнең гастрольләргә чыгып китә алмау проблемасы чыкты. Чөнки автобус кирәк, артистларны өйрәтергә кирәк, артистларга түләргә кирәк. Аппаратура кирәк, аппаратураларның бәясе нык кыйммәт, аның кырына якын килерлек түгел безнең чыгымнар белән. Салымнарын саный башласаң, артист өчен башлау нык авыр. Һәм шушы этапта хөкүмәт тарафыннан никадәрдер теләктәшлек булса, бу бик зур ярдәм булыр иде. Аппаратураны, автобусны арендага гына биреп торсалар да, ул зур ярдәм булыр иде.

Мин чыкканда андый мөмкинлек булмады, әмма рәхмәтемне әйтәсем килә Рөстәм Нургалиевичка - миңа фатир бирделәр. Бер Сабантуйдан соң, Ришат синең торыр урының бармы соң дип сорадылар, шушындый зур ярдәм кулы суздылар, рәхмәт аның өчен.

“Милли гимн кебек җырларым әлегә юк, бәлки, килеп чыгар”

- Бездә күпчелек җырлар мәхәббәт турында, аларның күпчелеге бәхетсез мәхәббәт турында. Сезнең милли гимн булырлык җыр иҗат итәргә дигән теләгегез юкмы?

- Әлбәттә бар. Андый хыялым бар. Әмма әлегә кадәр килеп чыкмады, мин эшлим, уйлыйм. Алла бирсә, килеп чыгардыр да бәлки, кем белә.

Репертуарга килгәндә, ул һәрбер җырчының да зур проблемасыдыр инде. Аның шигыре көчле булса да, көен тапмаска мөмкинсең. Көе көчле булса, сүзләрен тапмаска мөмкинсең. Барысы да - аранжировка, сүзләр, көй бергә туры килгән чакта, Ходайның “амин” дигәненә туры килгән җырның тамашачы күңеленә керү мөмкинлеге бик зур.

Минем милли гимн булырлык җырларым юк әлегә. Шулай да киләчәктә уйланырга кирәктер дип уйлыйм.

“Митингларда катнашмадым, әмма татартелен пропагандалаучы кешеләрнең берсе – мин”

- Былтыр татар теле дәресләренә бәйле мәсьәлә килеп чыккач, эстрада җырчыларын алар бу мәсьәләдән читтә калдылар дип тәнкыйтьләү булды. Сез килешәсезме шушы тәнкыйть белән?

- Белмим, кемгә кагылышлы бу?

- Гомумән, алар читтә калдылар, фикерләрен әйтмәделәр татар телен яклап, дип.

- Мин шәхсән үзем дә татар телен саклап калуда үз фикеремне әйтмәдем, митингларда катнашмадым.

Әмма мин бөтен Рәсәй буйлап үз эшемне алып баручыларның берсе дип уйлыйм. Татар халкын пропагандалау эшен алып баручыларның берсе. Рәсәйнең нинди шәһәре булмасын - үзебезнең җырларны, биюләрне, гореф-гадәтләрне көн саен пропагандалап, тамашачылар белән аралашкан артист. Һәм шуңа күрә мин үземне берничек тә бу эштән читтә дип уйламыйм, хәтта киресенчә мин моны алып барам дип уйлыйм.

Балалар белән без күрешәбез, очрашабыз мәктәпләрдә, концерт залларында. Әле генә Магнитогорск шәһәрендә булдык, татар яшьләре белән очрашу булды. “Мин татарча сөйләшәм” проекты яшьләре килде. Күп шәһәрләрдә шушындый очрашулар була. Ижау шәһәрендә, аннан Пермь якларында шушындый очрашулар бик күп була.

“Татар эстрадасы – иң яхшыларның берсе, әмма яхшырак та була алыр иде”

- Шундый сүз бар бит – “аска карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит”, диләр. Без зарланабыз инде, ә менә башка төбәкләр, башка милли эстрадалар белән чагыштырганда, без нинди хәлдә?

- Казан Россия эчендәге аерым дәүләт кебек. Төзек бөтен яклап. Күп мәдәният йортлары хәзер төзек, эшләнгән. Казан ул аерылып тора, Уфа белән чагыштырсак, мәсәлән, мондагы җырчыларның яртысы да юктыр дип уйлыйм. Нәкъ Казанга барысы да омтыла. Шуңа күрә татар эстрадасы сәнгате ул башка милли республикалар белән чагыштырганда беренчеләрдән булып тора.

Ә ил күләмендә чагыштырсаң... Әлбәттә, ул яхшырак була алыр иде.

- Сез матбугат укыйсызмы?

- Укыйм.

- Нәрсә ошамый?

- Барысы да ошый. Кайсы яктан?

- Гомумән, татар матбугаты ошыймы сезгә?

- Кайбер чакта глобаль сораулар күтәрелә, кайбер чакта берәр нинди ашамлыкның рецептын куялар. Минемчә, мәсәлән, яки глобаль проект булсын инде ул, яки инде ашамлык рецептлары чыгара торган проект булсын.

Мин шундый глобаль сораулар күтәргәннәрне карыйм.

- Татар матбугатына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

- Барысы да җитә, эшлиләр.

- Русныкы белән чагыштырганда?

- Чынлап әйткәндә русныкы белән чагыштыра алмыйм, чөнки минем русныкын караган да юк.

Миңа үзебезнең арабызда булган хәлләр кызык. Ниндидер глобаль проблемаларны шушында чыгару кирәктер дип уйлыйм. Әйтик, Казан шундый матур, ә Казанның читенә чыксаң, шулкадәр чүп күп. Шул хакта язмалар чыгарып, шул сорауларны чишәргә мөмкин.

“Татар теле бетсә, без аны кире кайтара алмыйбыз”

- Тамашачыларыгызга нәрсә тәкъдим итәр идегез?

- Татар теле мәсьәләсенә килгәндә бер үк җил исә - чит илдән безнең якка. Чөнки бездә милләтне берләштерергә тырышалар, барыбызны да бер милләт ясамакчы булалар. Украинада да шуның ачык мисалы.

Безнең милләтне без үзебез генә алып калабыз. Безнең татар теле бетә икән, без аны кире кайтара алмыйбыз. Шуңа күрә һәрбер тамашачы, гомумән, татар кешесе үзенең гаиләсендә баласы белән татарча сөйләшергә тиеш. Шул очракта гына безнең татар теле сакланып кала. Ә өйдә сөйләшмиләр икән, балалар русча сөйләшә икән, кызганыч... Менә минем апайларым, племянниклар дип әйтик, балалар бакчасына русча сөйләшәләр - тәрбиячеләре рус. Ә өйдә әти-әнисе татарча сөйләшә. Һәм балалар беләсе киләме-килмиме, барыбер татарча сөйләшә. Рус телен дә беләләр, татар телен дә беләләр.

Бар шундый дусларым, авылда бергә үскән дусларым. Алар гаиләдә русча сөйләшәләр. Һәм балалары татарча ике сүз белә – “исәнмесез”, “саумысез”. Менә шушы хәл булмасын өчен үзебезнең телебезне саклап калыйк. 

Чөнки үзебезнең телне саклап калмасак, безнең милләт тузанга гына әйләнә, без аны югалтабыз һәм кирегә берничек тә кайтара алмабыз. Шуңа күрә киләчәктә бергә булыйк, бердәм булыйк. Үзебезнең сәнгатьне дә, милләтебезне дә алга алып барыйк.

- Ришат Сезгә нинди сорауны биргәннәре юк? Бармы шундый сорау?

- Бөтен сорауларны биреп баралар, Аллага шөкер.

- Рәхмәт! 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Мөдәррис нигә искәрмәле, яки 200 мең сумлык Державин премиясе ни өчен Галигә түгел, Вәлигә бирелгән?

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Һәрвакыттагыча, бәйгедән канәгатьсезләр дә калды. «Татар-информ» хәбәрчесе премиягә бәйле вазгыятьне һәм премиянең нигезләмәләрен өйрәнде.

Мәдәният

Хәния Фәрхинең 1999 елгы әңгәмәсеннән: Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең 1999 елның 2 декабрендә “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Җырчы үз күңел кичерешләре, язмышы, иҗаты турында сөйли. Татар эстрадасында үзен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла