Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ясмин күптәнге хыялын чынга ашырган

Артист яраткан спорт төре белән шөгыльләнә башлаган.

news_top_970_100
Җырчы Ясмин күптәнге хыялын чынга ашырган
Михаил Захаров

Казан шәһәр филармониясе артисты Ясмин пандемиядән соң күптәнге хыялын чынга ашыру өчен илһамланган.

«Мин зур теннис белән шөгыльләнә башладым. Ул минем күптәнге хыялым иде. Нишләп алданрак йөрмәгәнмендер, үзем дә аптырыйм. Коронавирустан соң илһам килде. Миңа шулкадәр ошый, чөнки зур теннис минем иң яраткан спорт төре», — дип сөйләде җырчы.

Ясминның кечкенә кызы да теннис белән шөгыльләнә икән. Җырчы шулай ук шәрык биюе белән мавыккан. «Фигураны карап торырга кирәк», - ди ул.

Ясмин күңелдә һәрвакыт әз генә гашыйклык хисе булырга тиешлеген өстәп әйтте. «Ул хис миндә һәрвакыт булсын иде», — диде. Спорт төренә карата әйттеме икән, әллә..?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100