Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина рестораннан шикәр «урлап» алып кайткан

Блогер шикәр комы белән бәйле ажиотаждан көлеп, видеолар сериясе төшерә башлаган.

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәйруллина рестораннан шикәр «урлап» алып кайткан
Солтан Исхаков

Соңгы арада кибетләрдә ажиотаж — халык кыйммәтләнгәнче дип шикәр комы запаслары туплый. Шул сәбәпле күп кенә кибетләрдә шикәр комына кытлык күзәтелә, буш киштәләр күзгә ташлана. Кайбер блогерлар күпләп азык-төлек җыючы халыктан көлеп вайннар күрсәткәннәр иде инде. Җырчы, блогер Лилия Хәйруллина да башкалардан калышмаган — әлеге вазгыятькә багышлап видеолар сериясе төшерә башлаган. 

Лилия әнисе Гөлдания Хәйруллина белән чәй эчеп утыра. Гыйнвар аенда әни белән кыз чәйгә икешәр калак шикәр салып болгатсалар, февраль аенда инде бер калактан арттырмыйлар. Мартта да Лилия, ияләнгән гадәт буенча, бер калак тутырып шикәр салмакчы була, әмма әнисе аның ярты калак шикәрен кагып төшерә.

Социаль челтәр кулланучылар вайнда Гөлдания Хәйруллинаның бик оста уйнавына игътибар иткәннәр. «Әниегез бигрәк кайгыртучан», «Әниең шәп кеше синең, Лилия», «Шикәр комы Буа театры артисты Раил Садриевта калса гына инде», — дип язганнар. 

Икенче видео «Пяторочка» һәм «Магнит» та шикәр беткәч» дип атала. Лилия дусларына шикәр запасларын арттыруның үзенчәлекле юлын күрсәтә — ресторанга килгәч өстәлдәге бөтен шикәрне пакетына тутырып алып кайтып китә.

Блогерның әлеге видеосын да халык бик яратып кабул иткән. Үзара көлешеп: «Карак», «Бик актуаль», «Моны истә калдырырга кирәк», — дип комментарийлар язганнар.

  • Кибетләргә күзәтү: бәяләр артамы, яки «Коткы таратып йөрмәсен иде шушы халык!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100