Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибетләргә күзәтү: бәяләр артамы, яки «Коткы таратып йөрмәсен иде шушы халык!»

Бу көннәрдә халык шикәр, он, май, карабодай кебек азык-төлекне көннекен-көнгә кырып алып бетерә икән, диләр. Электроника кибетләре һәм машина салоннарында да ажиотаж дигән сүзләр йөрде. Боларның кайсы хак та, кайсы гайбәт икән? «Интертат» хәбәрчесе Чаллы кибетләренә күзәтү ясап кайтты.

news_top_970_100
Кибетләргә күзәтү: бәяләр артамы, яки «Коткы таратып йөрмәсен иде шушы халык!»
автор фотолары

Ковид карантины алдыннан алып куйган азык-төлек запаслары яңа бетеп килә иде, инде халык кибетләрдән янә карабодай, дөге, бәдрәф кәгазе, май, шикәр, он, хәтта тозга кадәр җыя икән дигән хәбәр таралды. Бүгенге вазгыятьтә иң кирәк ризыкларга кытлык булыр, бәяләр тагын да артыр дип, халык акчасын янга калдырырга өметләнә — азык-төлек туплый.

Иптәш кызымның «Пятерочка» кибетеннән май белән шикәрсез кайтуын тыңлап, лифтта берничә күршемне шыплап тутырылган пакетлар белән очраткач, үзем дә кибетләргә рейд ясап кайтырга булдым. Электроника кибетләре һәм машина салоннарында да халык күп, диләр. Бер уңайдан аларга да сугылдым.

«Бөтенесе алгач, алабыз»: буш киштәләр һәм товарга лимит

«Магнит» кибетләр челтәрендә ыгы-зыгы булмаса да, ярмаларны һәм шикәрне күпләп алалар дигәннәре дөреслеккә туры килде. Шикәр киштәләре тап-такыр. Бакалея товарлары арасында нибары бер кап карабодай (анысы да 149 сумлык) утырып тора. Ярманың да ешрак кулланыла торган түгәрәк сортлысын алып бетергәннәр. Ә менә токмач, май ише әйберләргә кытлык күренми. 

Кәрзиненә берничә кап солы ярмасы, өч шешә май салган апа: «Бетәр дип борчылмыйм, әмма бәяләр ай үсәсен көн үсә бит. Аннан, бөтенесе алгач, без дә алабыз инде», — дип куйды.  

«Перекресток» сәүдә челтәрендә май, карабодайның артык кыйммәт булмаган төрләре бар. Шикәр комын алып бетергәннәр.

Җирле «Чаллы икмәге» сәүдә челтәре киштәләр бушап калмасын өчен кайбер төр азык-төлеккә лимит керткән. «Чаллы икмәге» җитәкчелеге әлеге ысулны алыпсатарлар белән көрәш буларак аңлата.

Мәсәлән, кибетләрдә бер кешегә 5 килограммнан артык шикәр комы сатмыйлар. Карабодай, дөге, тары боткасын да 3 каптан артыграк алырга ярамый. 

Киштәләргә азык-төлек урнаштыручы Тәскирә апа зур әрҗәгә төяп алып килгән каплы шикәр комын киштәләргә тезә башлады. Шикәр комының 55 сум гына булуын күреп: «Бу бер килограммлымы соң?» — дип кызыксындым. «Бер килолы, көне буе складтан шуны ташыйм. Бездә бәя арттырмадылар бит әле, очсыз булгач алалар. Син дә ал», — диде ул миңа, тиздән товарларга бәяләрнең артып кайтачагы турында кисәтеп.

Өчәрләп кенә сатсалар да, карабодай, тары ярмалары куелган киштә бушап калган. Лимитның файдасы шуның кадәр генә булгандыр. Тозның да 9 сум 99 тиенлеген кырып алып бетергәннәр. Он белән май тезелгән киштәләр янында да «лимит»ны күрсәткән сары язулар күзгә килеп бәрелде. Боларының киштәләре, муллыктан сыгылып тормасалар да, бөтенләй буш түгел. 

Мин ярмаларга тикшерү уздырган арада шикәр комы каплары, күзгә күренеп, сатып алучылар кәрзиненә күчә барды. Мин дә икене кыстырып, кассага юнәлдем…. 

Авыл халкы нәрсә ала? 

Шәһәрлеләрнең бер кибеттә тапмаган әйберсен икенчесенә барып алу мөмкинлеге бар әле. Ә менә авыл халкы ни хәлләрдә икән? Сездә азык запасы туплыйлармы дип, Мамадыш районы Югары Сон авылы кибетчесе Ильмира Нуриевага шалтыраттым. 

Ильмира апа сүзләренчә, Югары Сон халкы алай азык-төлеккә ябырылмаган. Карантин вакытындагы хаталарны кабатламаска тырышалар, ди.

— Артыгын да, кимен дә алмыйлар. Сату элекке дәрәҗәдә бара. Бу көннәрдә керем артуы сизелмәде. Тозга да сорау юк, кибеттә капчыгы белән утыра. Бөтен төрле ярма, рожки-токмач бар. Шикәр комының 3, 5, 10, 25 килограммлылары бар. Аны 70 сумнан сатабыз. Бәясе үзгәрмәде, элек тә шул бәядән сата идек, — диде ул. 

Сатучыга шикәр комын шәһәр халкы сыпырып алганын, шуңа да кибетләрнең фәлән сумга күтәрүен сөйләп маташмадым. Авыл кибете барыбер үз кануннары буенча яши ул. 

Ә менә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында хәлләр башкачарак булып чыкты.  

Гел гаҗәп бит әле бездә. Авылыбыз бик зур, дүрт-биш азык-төлек кибетебез генә бар. «Пятерочка» кибете дә ачылды. Ләкин бу атнада халык кибетләрдән тоз, карабодай, сыек майлар, шикәр комын кырып-себереп алып бетергән. «Пятерочка»да шикәр комы түбәнрәк бәядән иде. Анысын хәтта Мамадыш авылларыннан да килеп алганнар. Хәзер бетте инде дип сөйләште кибетчеләр», — дип сөйләп китте миңа авыл советы сәркатибе Галина Архипова. — Болай азык-төлекнең киштәләрдән бетеп торганы юк, кайта ул кайтуын. Әмма кибетчеләр бәяләре артачак дип әйтеп тора. Шәхси кибетләрдән, мәсәлән, шикәр комының капчыгын инде 3600дән ала халык. Карабодайга да бәя артты дип сөйләшәләр. Әле беркөнне үзем кергәндә 800 граммлы пакеты 110 сум иде.

Ачлык килер дип куркып алынган запаслар түгел инде бу. Бу хәлләр тиз генә төгәлләнмәс, төгәлләнгән очракта да, азык-төлекне «тегендә» озатачаклар дигән сүзләр йөри. Шул дефицит булыр дип борчылып куясың бит. Аннан хезмәт хаклары артмый, үз урынында тора, ә азык-төлек көннән-көн кыйммәтләнә. Шуңа маяда акчасы булган халык алып калырга ашыга инде, — диде сәркатип.  

 «Кием-салым әйбәт үтә»: бәйрәмнәр гаеплеме, вазгыятьме?

Үзем еш йөри торган бер сәүдә үзәгенә барып, кием-салым, электроника ише әйберләргә дә күзәтү ясап кайттым. Бу көннәрдә шактый халыкара брендлар Россиягә товар кайтартуны һәм сәүдә нокталары эшен туктатты. Шуларның берсе — бездә бик популяр кибет H&M кибете. Урта хәлле халык киенә иде биредә. Һәрхәлдә, бәясен күргәч, борылып чыгып качмый идек.

Бүген сәүдә үзәкләрендә бәйрәм алдыннан була торган шау-шу фонында. H&М кибете аеруча боек күренде. Утлары сүнгән, ишекләре биктә. Кибетнең интернет-сайты да  заказ ясау мөмкинлеге бирми.

Бу көннәрдә халыкка таныш булган испан модалар челтәре Mango да ябылды. Спорт киемнәре җитештерүче «NIKE» компаниясе дә интернет аша Россиягә товар китертүне туктатты. Шулай ук Inditex group төркеменә керүче Pull& Bear, Bershka, Stradivarius, Zara, Massimo Dutti, Oysho кибетләре дә эшчәнлеген туктатачак дип фаразлана. Әмма мин барганда соңгыларыннан Pull& Bear, Stradivarius кибетләре гөрләп эшли, халык киенә иде. Ләкин аларда без — хатын-кызлар үлеп ярата торган «ташламалар» дигән язулар күрмәдем.

Ярар, үзебезнең кибетләр дә бетмәгән дияр күпләр. Аларында бәяләр ничек булыр бит әле.

Россиядә җитештерелүче «ZARINA» киемнәр кибете консультанты Земфира бәяләрнең шушы өч көндә генә 5-7 процентка артуын билгеләп үтте. 

Халык бәяләр артуга игътибар итә. Бүген генә дә берничә клиентыбыз кием-салымның кыйммәтләнүе турында әйтте. Ләкин сатып алучылар кимеми. Гомумән, бу атнада ниндидер ажиотаж сизелде. Әле күптән эшләмәсәм дә, халыкның шулай итеп кием алганын күргәнем юк иде. Бездә «Ике кием алсаң, берсе бүләккә» дигән акция бара. Бәлки шуның хисабына да сатып алучыларыбыз арткандыр, — диде ул. 

 «Бәяләр соңгы өч көндә сәгать саен диярлек үзгәреп тора»

2 март көнне Apple фирмасы техникасы сата торган онлайн и офлайн кибетләр дә Россиядә товар сатуын туктатты. Текә техниканың кибетләре кире ачылды ачылуын, әмма хәзер алардагы товар бәяләрен күреп, чәчләр үрә тора. Мәсәлән, Россиядә иң популяр смартфон булып танылган 1 ТБ хәтерле iPhone 13 Pro Max башта 159 мең сум торса, берничә көн эчендә аның бәясе 239 мең сумга кадәр күтәрелде. Шундый ук вазгыять әле безнең ташлап китәргә җыенган гына «Samsung» компаниясе кибетләрендә дә күзәтелә. Рәсми дилерының сату ноктасында берничә көн элек 150 мең сум булган телефон хәзер 202 мең сум. Февраль башында танышым «Samsung» ның 48 меңлек гадирәк моделен сатып алган иде. Аның бәясен дә карап үттем — 96 мең.

Мин карап йөргән телефонның бәясе 50 меңгә арткан. Башны төрле сайтларда бәяләрнең төрлечә язылган булуы да бутый. Түбәнрәк бәя күрсәтелгән сайтлар аша заказ биреп булмый, логистика белән проблемалары булу күренеп тора, — ди кибеткә кергән Сергей исемле егет.

Сатып алырга теләүчеләр күп булмаса да, бар. Әмма бәяләрне күргәч, телефон алуны яхшы вакытларга кадәр кичектереп торалар яки кулланылганын сатып алу ягын карыйлар. Бәяләр соңгы өч көндә сәгать саен диярлек үзгәреп тора. Безнең складларда әлегә артык күп булмаган товар запасы бар. Телефоннарга кытлык булыр дип уйламыйм, әйтүемчә, мондый бәяләр белән сату күләме дә ике тапкыр кимеде, — диде консультант Марат. 

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Дубайдагы эш сезонын тәмамланган саксофончы Артур Маузер кирәк кешегә айфон алып кайтып бирергә вәгъдә итте. Түләүнең долларларда башкарылачагын да искәртергә онытмады. Алыпсатар?

«М-Видео» көнкүреш техникасы кибетләрендә халык юк диярлек. Биредә эшләүче танышым Ильяс халык ябырылып техника ала дигән сүз ялган, ди.

Ял көннәрендә халык күп була. Сәүдә үзәгенә бер килгәч, бәяләр белән кызыксынып та керәләр. Шуңа халык күпләп техника сатып алган кебек күренәдер. Бәяләрдә кискен үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Бәяләр бездә нык артты, әмма алар инде Яңа елдан соң ук күтәрелә башлаган иде, — диде ул. 

ИКЕАдагы чиратлар: алыпсатарлар акча эшли

4 марттан ИКЕА кибетләре Татарстан башкаласы һәм Россиянең 16 төбәгендә эшчәнлеген туктатты. Әмма швед компаниясенең бездәге сату базарыннан китәргә карар кылуы халык өчен кисәк һәм көтелмәгән булып чыкты, ахры. Төштән соң ИКЕАда су буе чиратлар тезелде. 

ИКЕА» дан гына ала торган товарлар исемлегем бар. Мәсәлән, савыт-саба юа торган губкалар, кухня сөлгеләре. Аннан бөтен урын-җир кирәк-яракларым ИКЕАдан алынган. Ә андагы мендәр-юрганнарга башка тышлыклар кидертеп булмый, үлчәмнәре туры килми. Шуңа күрә эштән соң «ИКЕА» га йөгерергә туры килде. Мин килеп җиткәндә сайлау мөмкинлеге аз иде инде. 8 Мартка бүләккә бирерлек вак-төякне дә җыеп бетергәннәр, — дип сөйләде ике сәгать чират торып товар алып кайткан танышым Гүзәл. 

Менә шундый товар алып калырга ашыгучылар ярдәме белән ИКЕА бер көн эчендә генә 88 миллион сумлык товар саткан, диләр. Социаль челтәрләрдәге түләү кассаларыннан складка кадәр сузылган чиратларны видеога төшереп тараттылар. Әле берничә атна элек кенә мондый зур кибетләргә куар-кодлар, маскалар белән керә идек. Бу кадәр халык арасында вирус адашып юкка чыккан, ахры.

Ә болай ИКЕАны халык юксыныр дип уйлыйм. Йорт өчен үзенчәлекле товарларын, сыйфаты мактанырлык булмаса да, кыйбат булмаган бәяле мебелен яраталар иде. 

Дөньялар җайлашып киткәч, мегакибет Россиягә кире кайтырмы? ИКЕА киштәләре арасында вакыт үткәрергә яратучыларга өметләнер урын калдырганнар. Сайтындагы мәгълүматка караганда, кибет эшчәнлеген 31 майга кадәр туктаткан.

Ә менә Авито сайтында әле кабыннан да чыгарылмаган яңа ИКЕА товарлары сату хакындагы йөзләгән белдерү барлыкка килгән. Алар арасында фоторамка, көзге, картина кебек әйберләрдән башлап, өстәл-урындык кебек җиһазларга хәтле бар. Кемдер ИКЕА кибетен яратучыларда акча эшләп калыр өчен махсус сатып алган димәк?

«Леруа Мерлен» — төзелеш материаллары һәм йорт кирәк-яраклары сата торган популяр чит ил кибетләренең берсе. Чаллы халкы өчен ИКЕАдан ким түгел.

Кибет җитәкчелеге ябылу турындагы имеш-мимешләрне кире какты һәм эш графигына бернинди үзгәрешләр кертелмәвен хәбәр итте. Әмма кибетнең йөкләнеше артуы билгеле. Мәсәлән, Чаллыдагы сайтында кибетнең 5 мең сумнан башланган онлайн-заказларны гына кабул итүе язылган. «Самовызоз» хезмәте дә вакытлыча туктатылган. 

Ә «Леруа Мерлен» үзе гөрләп тора. 8 Март бәйрәменә чәчәкләрнең ниндиләрен генә кайтарып тутырмаганнар. Халык шул гөлләр арасында быжылдап очкан бал кортларын хәтерләтә. Артык исәрләнеп әйбер җыючы юк, халык бакча сезонына әзерләнә һәм якыннарына чәчәк җыя. Кибеттә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Озын-озын чиратлар да тезелмәгән. 

Берничә лалә чәчәге алып чыгып барганда кассада: «Леруа» ябылганчы алып калыйк әле», — дип шаяртмакчы булдым. «Авызыңнан җил алсын», — дип кычкырмады кычкыруын кассадагы апа, әмма бу сүзләрне бик авыр кабул итте ул. «Кем? Кем әйтте сезгә андый мәгълүматны? Коткы таратып йөрмәсен иде шушы халык», — дип тетмәмне тетеп атты. Кызарыплар чыктым. 

Сатучының реакциясеннән болай шаяртучылар бер мин генә булмаганы аңлашылды.

«Машиналар бер миллионга артты»

«Леруа Мерлен» кибетеннән ерак та түгел КИА автосалоны урнашкан. Машина бәяләре ничегрәк икән дип, анда да кереп чыктым. 

Салонда машиналар күп, әмма берсенең дә бәясе язылмаган. Бәяне беләсең килсә, консультантны чакырып китерәсең. Әле анысы да компьютерыннан карамыйча гына төгәл бәяне әйтеп бирә алмый. 

«Машиналарга бәяләр ике көн эчендә миллионга кадәр артты. Менә бу „КИА Серато“ ны тулы комплектациядә бер ай элек 2 миллионга саткан идек. Бүген ул 2 миллион 800 мең тора. КИА модельләренең иң бюджет варианты „КИА Рио“ны 2 миллион 100 меңгә алырга була», — дип сөйләде Владимир. 

КИА шулай ук Россия белән хезмәттәшлекне туктаткан компанияләрнең берсе. Владимир әйтүенчә, әлегә салон калдыкларны сатуны дәвам итәчәк. Ә бәяләрнең исә тагын бер башка сикерүе көтелә.

«Кыйммәтләнгәнче дип, бер атна элек бюджет категориясендәге машиналарны алгаладылар. Әмма салонда ажиотаж булды димәс идем», — диде Владимир. 

Мин кергән вакытта салонда бер клиент та юк иде.

1 марттан Lada рәсми сайтында да Lada модельләрен ваклап сату бәясе үзгәргән. Уртача алганда, Lada модельләренә бәяләр 15 процентка арткан, дип яза «Лента.ру».

Нәтиҗә

Чыннан да, азык-төлек кибетләрендә киштәләр бераз бушап калган. Әмма халык товарның бәясе түбән булган позицияләрен генә җыйган. Шикәрнең дә килолысы булмаса, шакмаклысы тезелешеп утыра. Тозның йодлысы бетсә, йодсызы тулып ята. Май, он ише әйберләр дә җитәрлек. Әмма совет чорын узган халыкның киеренке вазгыять вакытында «саклану инстинкты» уяна. Кешеләрнең авыр заманнарга әзерләнеп, азык-төлек туплавын шуның белән аңлату дөресрәк булыр. Ләкин товар дефицит булачак, кыйммәтләнәчәк дип, бер-беребезнең күңеленә үзебез үк шөбһә салабыз, ажиотаж тудырабыз кебек. 

Социаль челтәрләрдә дә сәүдә челтәрләреннән азык-төлек сатып алырга өнди торган хәбәрләр тарала башлаган икән. «Экспертлар провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә, чөнки ритейлерларның товар запасы зур, ә сатып алынган продуктлар бозылырга мөмкин», — дип яза «Татар-информ». Икътисад белгече Игорь Кох продуктларны күпләп алмаска киңәш иткән. «Монда бернинди мәгънә юк. Сәүдә челтәрләрендәге вәзгыятьне үзгәртүнең объектив нигезләре юк», — дигән Кох.

Ажиотаж нәтиҗәсендә бәяләр артмасын өчен аерым төр азык-төлеккә бәяләрне көйләү турында карар кабул ителде. Санап кителгән товарларга бәя 30 яки күбрәк процентка артса, хөкүмәт аларның максималь бәясен билгели ала. Социаль әһәмиятле товарлар исемлегенә ит, балык, май, сөт, йомырка, шикәр, тоз, чәй, он, ипи, дөге, бодай һәм карабодай ярмасы, токмач, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, алма кергән.

Татар инновацион икътисад идарәсе академиясе җәмгыяте генераль директоры, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Илдар Аблаев халык юкка борчыла дип белдерде. 

Бу көннәрдә бернинди дә ажиотаж һәм паника булырга тиеш түгел. Безнең илдә хәрби режим кертелмәячәк. Сәүдә үзәкләре азык-төлек белән тулы булачак. Чөнки безнең авыл хуҗалыгы тармагыбыз бик көчле. Белоруссиядән дә ит, сөт, эремчек, сыр, казылык кебек ризыклар кертелә. Төркия һәм Монголия безнең илгә карата нейтраль позициядә калды. Кыенлыклар килеп чыга калса, азык-төлекне әлеге илләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Халыкка үзен сабыр тотарга киңәш итәр идем. Ажиотаж булганга бәяләр күтәрелә дә инде. Халык тынычланса, бәяләр дә үсүдән туктаячак, — диде ул. 

 Барысы да әйбәт булыр, дөньялар җайланыр дип өметләник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100