Җырчы&блогер бәхәсе: Фирдүс Тямаев җиңдеме, «Кызык-мызык»мы?
«Интертат» җырчы Фирдүс Тямаев белән блогер Илназ Габидуллин арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертте.
«Интертат» сайтында чыккан Тыелган социаль челтәр белән хушлашу: ике кулсыз калган блогерлар кая китә — ВКгамы, Росграмгамы?» дигән язмада җырчы Фирдүс Тямаев тыелган челтәрнең уңай һәм тискәре якларын сөйләп, блогерларга карата үз фикерен белдергән иде.
Җырчы сүзләренчә, тыелган социаль челтәр яшьләрне әллә нинди мәгънәсезлекләр эшләргә этәрә иде. ».....бөтенесе блогерга әверелеп, ыштан салып күрсәтеп, кабергә төшеп ятып, кыш көне суга сикереп, машинасын шартлатып, әллә ниләр кыланып беттеләр. Блогерлар башкаларны да начарлыкка өйрәтәләр иде, авызлары тулы сүгенү булды… Шырдый-бырдыйлары белән виртуаль дөньяга күчеп, эшләмичә генә акча эшләп яттылар. Андый блогерларның ябылуы әйбәт тә булды әле. Эшләп ашасыннар» — дип сөйләде артист. «Бигрәк деградация китте хәзер», — дип, яңа социаль челтәр барлыкка килгән очракта ул тәрбияви булсын иде дигән теләген дә җиткерде.
«Кызык-мызык» дип танылган блогер Илназ Габидуллин исә Фирдүс Тямаевның әлеге фикере белән килешмәвен белдерде һәм социаль челтәрләрдә артистка җавап хаты юллады.
«Фирдүс абыйның бу сүзләре белән барыбызны да бер рәткә куюы дөрес түгел. Без бөтенебез дә бер тәлинкәдән ашамыйбыз…. Без блогерлар барыбыз да төрле. Һәркемнең үз аудиториясе бар. Концертлар бетерелгәндә: «Шул кирәк җырчыларга!» — дип әйткән блогер булдымы икән соң? Мин юктыр дип уйлыйм.
«Эшләмичә генә акча эшләп яттылар», — дигән сүзләренә аерым тукталып китәсем килә. Үзе блогер булган кеше генә аудитория җыю өчен күпме акча түгелгәнен аңлый. Без җырчылар кебек бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөреп, елына 300 концерт куеп аудитория җыя алмыйбыз. Башка төрле алымнар кулланырга туры килә. Һәркемнең эшендә үз авырлыклары, уңай һәм тискәре яклары бар. Болай да авыр вакытта теләсә нәрсә әйтеп йөрмәсәк иде», — дип язды ул. Фирдүс Тямаевның да ялгышлары һәм хайплары булуын искә төшерергә онытмады.
Илназның әлеге посты астындагы комментарийлар да бик төрле. Блогерларның күпчелеге һәм кайбер виртуаль дуслары Илназны хуплаган. «Ничек инде берни эшләмичә акча эшлиләр? Көн дә сторис төшереп, юктан бар ясап подписчик җыеп блогер булганнар гына аңлый шул безне»; «Блогерлар күпләрнең юлына аркылы төшкән, ахры», «Тямай үзе дә алардан калышмый. Тишек ертыктан көлә ди», «Килешми мөмкин түгел, очсызлы хайп кебек бу», «Не говори „Гоп“, пока не перепрыгнешь», «Авыру балаларга ярдәм итүче күпме блогерлар бар. Берничә көн эчендә 4-7 миллионга кадәр акча җыеп тапшыралар. Нигә алар турында беркем дә сөйләми?», «Кайсыдыр блогерлар иманлыкка өйрәтә бит. Кемдер ялгышкан аркасында барысын да гаепләү хата», — дип яза алар.
Фирдүс Тямаев позициясен яклаучылар да шактый: «Аның барлык блогерлар турында сөйләмәгәне аңлашыла бит», «Мин Фирдүс абый белән килешәм. Бик күп яшьләрне тискәрелеккә өйрәтәләр, әллә нинди квестлар, шоулар ясап, башларын бутыйлар. Бигрәк тә хатын-кызларны алдап, әллә ниләр эчәргә өндиләр. Әйбәт контентны начарлары каплап китә», «Илназ, син үзең танылган шәхесләр хисабына пиар ясарга яратасың, ахры. Әгәр бу сезне үпкәләткән икән, димәк, монда дөреслек бар», «Фирдүс, дөрес әйттең, бөтен оятсызлык шул тыелган челтәрдә» һ.б.
«Безнең авыр хәлгә калганга сөенүчеләр күп булды»
«Интертат» ике як белән дә элемтәгә керде. Бу вакытта, Илназның үз сүзләре белән әйтсәк, «микронизаг» тынган иде инде. Фирдүс Тямаев Илназ Габидуллинга шалтыратып сөйләшкән һәм алар барлык аңлашылмаучанлыкларга нокта куйганнар. Талашмаганнар да, сугышмаганнар да, икесе дә исән-сау.
Минем Фирдүс абыйга бөтенебезне бер рәткә тезеп бастырып, барлык блогерлар шундыйга әйләнеп бетте дигән фикере белән килешмәвемне генә әйтәсем килгән иде. Ул миңа шалтыратты, аның белән егетләрчә сөйләштек. Аның: «Хәзер начар контент күбәйде, әйбәт блогерлар да шул якка авыша башлады, чөнки андыйларның караулары күбрәк», — дип әйтәсе килгән. Бөтенесе шундыйга әйләнеп беттеләр дигән сүзе ошамады, шулай димәгән булса, бәлки бу кечкенә низаг килеп тә чыкмаган булыр иде, — диде Илназ Габидуллин.
Илназны үзенә хайп ясау максатыннан Фирдүс Тямаевка каршы чыккан дип әйтүчеләр, бу хакта комментарий калдыручылар да булды.
Мин шәхсән моны ниндидер пиар ясау нияте белән язмаган идем. Хәзер инстаграм булмагач, башка челтәрләрдә күбрәк актарынырга туры килә. Сезнең язманы шунда очраклы рәвештә генә күреп алдым. Минем Фирдүс абыйга карата үпкәм юк, бары тик аның фикеренә каршы гына чыктым. Аны моңа кадәр ничек хөрмәт итсәм, хәзер дә шулай хөрмәт итәм.
Кайбер блогерларның шунда ук Фирдүс абыйга карата начар сүзләр яза башлавы бер дә ошамады. Ул бер сүз әйткән белән генә аңа караш үзгәрергә тиеш түгел. Аның кебек милләт, татар теле дип янып йөрүче җырчылар бик сирәк әле. Шуңа күрә кешегә начар сүзләр әйтмичә, төпле фикерләрен генә калдырсыннар иде. Минем белән килешмичә, Фирдүс абыйны яклап язучылар: «Әйе, Фирдүс хаклы, андый блогерлар бетсен, хәзер начарлык күбәйде», — дип әйтүчеләр дә бар. Аларга бер сүз дә әйтмим. Интернет шуңа да ирекле урын, кеше үз фикерен белдерергә тиеш. Ләкин сүгенеп, тискәре әйберләр әйтүне генә өнәп бетермим.
Минем Фирдүс абыйга бер үпкәм дә юк. Аннан, бу сүзләр Фирдүс абыйга гына кагылмый иде. Кызганыч, бу шаукымда безнең авыр хәлгә калганга сөенүчеләр күп булды. Хәтта үз туганнарым арасында да шундыйлар булу ачыкланды. Фирдүс абыйга үпкәләмәдем, әмма туганнарга ачу чыкты.
Блогерлык эшен хәзер яңадан башларга туры киләчәк. Баштарак тыелган социаль челтәр кире ачылыр дигән өмет бар иде әле, хәзер юк инде. Ләкин ул ябылды дип кенә дөнья бетмәде бит, әкренләп ВКонтактега кире кайтачакбыз. Инде хәзер үк кайбер постлар тыелган социаль челтәрдәге кебек үк охватлар җыя башлады. Үзебезгә тугры аудитория барыбер безнең белән калачак, — диде Илназ.
«Үпкәләсәләр, үпкәлиләр инде…»
Җырчы Фирдүс Тямаев алдагы язмада әйткән сүзләренә ачыклык кертте.
Мин кешенең үземә үпкәләп калганын яратмыйм, шуңа күрә Илназ белән шалтыратышып, барысын да аңлаштык.
Минем комментарийда сүз Татарстан блогерлары турында гына бармады. Бездә бит әле миллионлаган аудиторияле блогерлар юк та. Рөстәм Нәбиев бар иде, аның да сәхифәсен яптылар. Сүз шакшы, ямьсез әйберләр белән аудитория туплаучылар турында иде. Ничек кенә кызганыч булмасын, әмма халык нәкъ менә шундый пычрак нәрсәләргә тартыла. Тәрбияви контентлы, әйбәт блогларны халык карамый. Шул ук Моргенштернны гына алыйк. Бәдрәфтә нәрсә эшләгәненә кадәр күрсәтә, авызы тулы сүгенү, ә караулары күпме!
Мин менә үзебезнең Гүзәлемнең блогын бик хуплыйм. Башына яулык япкан, матур күлмәкләр сата, шул ук вакытта намаз укырга да өйрәтә. Ләкин блогы файдалы булса да, аның язылучылары шул мәгънәсез блогерларныкына караганда күпкә азрак бит.
Бөтен нәрсәнең дә уңай һәм тискәре яклары була дип әйтәсем килә. Мәсәлән, Тямаев дигән җырчыны бөтенесе дә яратмый. Артык кычкыра, сикерә, моңы юк, диләр. Әмма мин бит үземә карата булган ул тәнкыйтьне тыныч кабул итәм.
Минем сүзләргә безнең татар блогерларының да кайберләре үпкәләгән. Ярар, үпкәләсәләр үпкәлиләр инде. Мин бит дөресен әйттем. Чынлап та әллә нәрсәләр оештырып ятучылары булгач, нәрсә эшләтим. Тузга язмаган бәйгеләр ясыйлар, халык шунда акча түли-түли катнаша. Булгач, аларның ул бәйгеләре тәрбияви, мәгънәле булсын иде. Мәсәлән, каядыр барып, «Туган тел» җырын җырларга кушсыннар иде.
Күптән түгел сәхнәдәге артистлар янына менеп, әллә нинди хәрәкәтләр ясарга дигән бирем булган. Ярар ла мин аның ише әйберләргә җиңел кеше. Әмма артистларның барысы да андый түгел бит. Кайберләре бу биремне үтәүдән баш тартты. Бу аңлашыла да, чөнки дөрес әйбер түгел. Ә менә шуннан соң без җырчылар турында «йолдызланганнар» дип сөйләп йөрүләр башланды.
Әле тагын бер яңа бәйге турында ишеттем — кем машинасына күбрәк прокладка ябыштырып чыга, шул җиңә икән. Менә нәрсә инде бу, шуларны безнең балалар карый бит.
Минем «бөтенесе» дигән сүземә бәйләнгәннәр, бу сүз астында «күбесе» дигәнне аңларга кирәк инде. Без мишәрләр шулайрак сөйләшәбез. Илназның да күңеленә шул сүз тигән. Аннан дөресен әйтик, кем миңа үпкә саклап калды, димәк, фикер эчендә шул үзен таныган. Минем сүзләргә матур видеолар, зәвыклы, файдалы контент ясаучылар үпкәләмәгәндер дип уйлыйм.
Сүз дә юк, мин дә фәрештә түгел, без дә ялгышабыз. Туры эфирлар вакытында да кирәкмәгән сүзләр киткәли. Мин бервакыт инстаграмга кальян тарткан видеомны керткән идем. Шунда халыкның миңа ничек ябырылганын күрсәгез. Дәррәү яза башладылар, әни шалтыратырга тотынды. Шунда ук алып атарга туры килде.
Гүзәл Уразова белән шаярып та эләккән идек. Сүз дә юк, безнең дә уйлап бетермичә эшләнгән эшләр була. Андый чакта чыгасың да гафу үтенәсең. Ә бу блогерлар шул юләрлекләрне халыкны җыю өчен махсус эшлиләр. Аларга ничек тә аудитория тупларга, хайп ясарга кирәк.
Блогер булу — зур хезмәт, диләр. Ярар соң, ә нигә алайса күп кенә блогерлар Фазлыевларның челтәрле бизнесына бәйләнеп ятты. Менә алар да блог алып бара бит, шуның өстенә сату эше белән дә шөгыльләнә. Бу да хезмәт, алардан да көлмәсеннәр алайса.
Бер кешенең дә эше җиңел димим. Әмма шуны әйтәсе килә, чын авыр хезмәтнең нәрсә икәнен беләсе килгән кешеләр, әйдәгез, бергәләп авылга кайтыйк та, җәй көне печән чабып, печән ташыйк. Минем әни 27 бозау асрый! Күбебезнең әти-әнисе колхозда, заводларда эшли.
Кешенең акчасында эшем юк, теләсә ничек эшләсеннәр, әмма кабәхәт хәрәкәтләр, мәгънәсез әйберләр аша аудитория туплап, яшьләрне дә шуңа өндәп түгел. Алар башкаларга да шулай итеп яшәп булганын күрсәтәләр. Кайберләре шул дәрәҗәдә бозылып беттеләр, инде ни кыланганнарын да белмиләр бит.
Бер артист белән бәхәсләшкән дә бар бу темага. Менә Моргенштерн сүгенеп җырлый дигәч, каратма соң балаңа, диде. Моның булмастай нәрсә икәнлеге аңлашыла бит, телефон, телевизор бар. Ютубка керсә, тып итеп шул Моргенштерн килеп баса. Аларның барысын да ничек итеп контрольгә алып була ул?
Мин дә үзем турында йөз төрле фикер ишетәм, әмма моңа үпкәләп утырмыйм, үзгәрергә тырышам. Мине халык тәрбияли. Ун ел сәхнәдә булу дәверендә Тямай бермә-бер үзгәрде. Тәнкыйтьне кабул итә белергә кирәк», — диде Фирдүс.
«Без әле соңгы 2-3 елда гына акча эшли башладык»
Фирдүс Тямаев хаклымы? Социаль челтәрләр яшь буынны чыннан да тискәрелеккә өйрәтәме? Блогерларга акча күктән төшәме, әллә инде алар да аны хезмәт куеп, тир түгеп табамы? Бу турыда блогерлар, җырчылар һәм башка өлкә кешеләренең фикерен белештек.
Блогер Ринат Галиәхмәтов:
Беләсезме, һәр кешенең үз фикере була. Мин Фирдүс абый белән таныш, кайсы сүзе нәрсә аңлатканын бик яхшы беләм. Шуңа күрә аның бу сүзләрен никтер бер дә без — татар блогерлары турында сөйли дип кабул итмәдем. Монда мәгънәсез контент ясаучы блогерлар турында сүз бара.
Фирдүс Тямаевны белмәгән кеше ул бөтенебезне бер рәткә керткән дип фикерлидер. Ләкин мин, мәсәлән, Фирдүс абый безнең якка таш атты дип бер дә уйламадым. Бу турыда укыдым да, «әһә, фикерен әйткән» дип, узып киттем. Гадәттә, үзеңә кагылышлы әйберләр турында өйдә дә сөйләшәсең. Бу юлы анысы да булмады. Илназ бу сүзләрне үзенә карата авыррак алган, әмма ул да үз фикерен җиткерергә хаклы. Аның әйткән фикере барлык блогерларга ошады, безнең дә интернет дөньясында көч бар!
Акча эшләү мәсәләсенә килгәндә, ул бит артист буларак блогерларның ничек акча эшләгәнен белми. Аның сүзләре күбрәк Россия дәрәҗәсендәге, социаль челтәрләрдә миллионлаган караулар җыючы блогерларга кагыла. Безнең турыда эшләмичә акча эшлиләр дип сөйли торган түгел инде. Күп дигәндә 30-40 мең эшли алабыз без блогтан. Миллионлаган керемебез юк. Чынлап та акча эшләргә өйрәнгән татар блогерлары бар икән — булдыралар. Ә без әле соңгы 2-3 ел гына акча эшли башладык. Менә мин тыелган социаль челтәрдә 2015 елда теркәлдем. Ләкин блог аша соңгы 3 елда гына акча эшли башладым. Ә аңа кадәр сәхифәмне акча турында уйламыйча, чын күңелдән алып бардым. Фирдүс абыйның сүзләре рус блогерларына туры килә. Алар менә акчаны көрәп ала иде.
«Тузга язмаган нәрсәләр кеше игътибарын тиз җәлеп итә»
Җырчы Филүс Каһиров:
Минем, дөресен генә әйткәндә, бу турында уйлаганым да юк. Тыелган социаль челтәрне эш инструменты итеп кенә кабул итә идем.
Блогерларга килгәндә, кайберләре кызык контент ясый, аларына күз төшә. Бик кирәкле лайфхаклар да очрап куя. Әмма араларында халыкны җәлеп итү максатыннан тузга язмаган әйберләр куючылары да юк түгел.
Миңа калса, блогер булу бер дә җиңел түгел. Өйдә тик утырып кына эшләми бит алар акчаны. Мәсәлән, бер пост кына чыгарырга кирәк, ләкин ул күпме вакытны ала. Фото сайлаганчы, астына язасы сүзеңне уйлаганчы икешәр сәгать үтә. Уйлап карасаң, безнең турыда да эшкә керәсезме инде сез, әллә җырлап кына йөриячәксезме дип сорарга булыр иде.
Бик кызыклы, мәсәлән, дөньяның матур урыннарын күрсәтә торган блогерлар бар. Алар үзеңә мәгълүмат алу өчен бик файдалы. Махсус эзләп утырмыйсың, әмма очраганда языласың. Тик тигез урында сүгенеп, кеше карасын өчен мәгънәсезлек уйлап чыгаручылары да күп. Шуңа күрә Фирдүснең сүзендә күпмедер хаклык бар. Тузга язмаган нәрсәләр кеше игътибарын тиз җәлеп итә.
«Заводларга да кеше кирәк»
Җырчы Алинә Шәрипҗанова:
Үсмер бала әнисе буларак, интернет челтәрендә очраган кайбер әйберләргә мин дә борчылам һәм Фирдүс белән килешәм.
Безнең, мәсәлән, эшебез бар. Дипломым буенча, рәсми эштә эшлим. Без филармония җырчылары чын тере концертлар әзерлибез, көн саен репетицияләргә йөрибез, биюләр, яңа җырлар өйрәнәбез.
Ә блогер эше чынлап та минем өчен сәер нәрсә инде ул. Бармактан суырып алынган кебек. Җиңел акча дип әйтәләр бит әле, миңа шулай тоела. Ә бәлки аңлап бетермимдер. Дөрес, алар да ул аудиторияләрен җыяр өчен күп акчалар түккәндер. Ярар, артык борчылмасыннар, эшсез калмаслар, физик яктан активрак булсыннар. Хәзер, әнә, заводларга да кеше кирәк.
«Чучка пычракны бөтен җирдә дә таба»
Ркаил Зәйдулла, ТР Язучылар берлеге рәисе:
Минем, Тямаевтан аермалы буларак, блогерларга бернинди дәгъвам юк. Чаманы белмәгән кеше теләсә кайсы өлкәдә дә чаманы белми. Күбрәк халыкны җәлеп итәм, шаккаттырам дип әллә нәрсәләр күрсәтәләр. Ул бит кешенең үзеннән тора. Әгәр кеше адекват, дөньяның нәрсә икәнен аңлый икән, ул андыйларга игътибар итмәячәк. Бу кеше начар яза дип тыю ягында түгел мин. Чучка пычракны бөтен җирдә дә таба ул. Кеше үзе сайлый, файдалысын табып карый белергә тиеш. Чүплек базына кермәсен, уйласын, нәтиҗә ясасын.
Блогерлык — җиңел хезмәт түгел. Үзем шөгыльләнмәсәм дә, мин моны иҗади процесс дип уйлыйм. Халыкны җәлеп итү өчен төрле ысуллар кулланучылары бар инде. Халык укысын өчен интим мөнәсәбәтләрне калкытып күрсәтүләр әдәбиятта да бар ул. Шулай ук бар тирән проза, нечкә хисләрдә уйнаган шигырьләр.
Блогерлар турындагы фикерләрен белергә тагын берничә язучыга мөрәҗәгать иткән идек. Галимҗан Гыйльманов социаль челтәрләрдә гомумән утырмавын әйтте. Марат Кәбиров бу өлкәдә актив булса да, блогерлар тормышын күзәтми икән. «Бәлеш, өчпомак куеп утыручылары да шул блогермы соң инде аның? Дөресен әйтәм, карап бармыйм. Сүз булсын өчен генә сүз әйтә алмыйм дип», — җавап бирде ул.
«Халык үзенә кирәк тамашаны барыбер таба»
Әлфия Тимереева, Казан төзелеш көллиятендә татар теле укытучысы:
Һәрбер кешенең үз кызыксынулары була бит. Кемдер артистлар тормышын гына карап бара, кемдер мәгълүмати аккаунтларга игътибар бирә. Уңай фикерле сәхифәләр күп. Мин шәхсән үземә файдалы булган блогерларга гына язылам.
Бу низагны күргән идем. Фирдүс Тямаевның сүзләренә килгәндә, яшьләрчә әйтсәк, хайп, кирәкмәгән мәгълүматны ул үзе дә күп таратты. Шуңа күрә ул да блогер түгелме соң дигән сорау туа. Ул бит үзе дә шушы юнәлештә эш алып бара. Димәк, аны үз-үзенә каршы чыккан дип санап буладыр.
Үзем блогер булмагач, блогерлык эшенә бәя бирә алмыйм. Җиңел түгелдер, нинди зур аудиториягә барысын да дөрес итеп күрсәтеп бирергә кирәк бит.
Берәүне дә үзенә мәҗбүр итеп яздыртмыйлар. Һәркемнең үз башы бар. Халык үзенә кирәк тамашаны барыбер таба ул.
«Мишәрләр, алга!» дигән сүздән дә начарлык эзләргә тырыштык»
Җырчы Динә Латыйпова:
Мин тыелган социаль челтәрдә вакыт әрәм итеп, гайбәт эзләп, актарынып утырырга яратмадым. Минем үземнеке көчле иде. Мин анда әсәрләр яздым. Хәзер нәкъ шул рәвешле телеграм каналымны алып барам. «Подписчикларым» ашыга-кабалана эзләп киләләр мине телеграмга. Шулай булгач, кеше тикшерергә вакытым да, теләгем дә булмады. Блогерларга килгәндә, кем ничек булдыра алды, шулай эшләде. Кешене тикшергәнче иң беренче без үзебезне карарга тиеш.
Блогер булу — эшсез утыру түгел. Ул төннәр таләп итә. Материалыңны дөрес итеп язарга, халыкка тәкъдим итәргә әзерләргә тиешсең. Сәнгати эш дип тә әйтер идем әле аны, чөнки синнән кешедә кызыксыну уяту сорала. Син челтәреңне ачып үз тормышыңа кешене керткәнсең икән, аны матур, зәвыклы итеп алып та барырга кирәк.
Үзем төннәр утырып яза идем блогыма. Ул кешедән бик күп көч сорый. Бераз гына туктап торасың икән, сине югалталар, синең белән кызыксыну бетә. Менә шул кызыксынуны югалтмас өчен тырышырга кирәк. Блогерлыкны эшнең бер төре, бер юнәлеше дип уйлыйм.
Минем үземнең тыелган социаль челтәрдә начар әйберләргә юлыкканым булмады. Теләсәң, һәр нәрсәдән кер табарга була. Мәсәлән, Фирдүснең «Мишәрләр, алга!» дигән сүзеннән дә начарлык эзләргә тырыштык бит. Ә бит нинди матур өндәү сүзе иде ул. Кояшка якты да соң, җылы да соң дип сокланырга була, пешерә дип күләгәгә кереп качарга да мөмкин.