Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Бариева: «Коронавирус Рамазан ае тәмамлангач та бетәр кебек...»

Айгөл Бариева күптән түгел гөрләтеп, онлайн режимда бөтен илгә концерт куйды. Җырчы коронавирус турында уйлары, үзизоляциядә ничек яшәве, нинди кыенлыклар белән очрашуы һәм әлеге режимның нинди уңай якларын ачуы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Җырчы Айгөл Бариева: «Коронавирус Рамазан ае тәмамлангач та бетәр кебек...»
Автор

«Коронавирус — Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән зур сынау. Мин моны шулай кабул итәм. Ходай шулай бөтен илне, бөтен халыкны сыный. Безгә менә шушы сынауны Аллаһ канәгать булырлык итеп җиңеп чыгарга кирәк», — дигән фикердә җырчы. 

«Минем тормышта сынаулар күп булды…»

«Гаепләмәсәк иде. Кем гаепле, кем аркасында килеп чыккан, дигән сораулар тумасын, теге ил гаепле, бу ил гаепле, дигән сүзләр булмасын ул. Мин моңа каршы! Моңа беркем гаепле түгел. Бу бар кешелек дөньясы өчен сынау. Барыбызга берьюлы, бертигез итеп бирелде. Бергә кичәргә кирәк бу сынауны, бердәм булып.

Дөрес, күпләребезнең иңнәренә олы кыенлык булып төште бу ситуация. Чын мәгънәдә сынау булды бу. Минем тормышта сынаулар булмады түгел, булды. Күп булды. Мин үзем, беләсезме, ничек кабул итәм аларны? Сабак дип, рәхмәт әйтеп кабул итәм. Алар бит һәрберсе мине нәрсәгәдер өйрәтте. Стресс халәтендә кеше хәрәкәтләнә башлый, ул авыр ситуациядән чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр, үз өстендә эшләргә тиеш була.

Кеше бит тыныч кына, бер ритмда җайлап кына яшәргә күнеккән. Ә менә шунда «дөберт» итеп бер авырлык килеп төштеме җилкәсенә, ул, ниһаять, үзендә булган көчләрен эшкә җигә, уйлый, хәрәкәтләнә башлый. Кеше авыр чакта «үсә». Җиңел чакта үсми ул, бер аягын икенчесенә чалыштырып утырып тора бирә. Кеше иң «олы» көчләрен, иң әһәмиятле сыйфатларын авыр хәлгә юлыккач кына үзендә булдыра. Шулай ук, барыннан бигрәк, кеше булып калу мөһим. Нинди генә хәлгә юлыкма, ахыр чиктә кеше булып калырга көч тап үзеңдә! Менә хәзер дә кешелеклелеккә сыналабыз. Ходай сыный.

«Үзизоляциядә аралар якынайды кебек»

Үзизоляциям ничек үтәме? И, бер генә минутка да күңелсез уйларга бирелгәнем юк. Гомумән, начар әйберләр уйларга вакыт юк. Дөресен генә әйткәндә, бөтенләй бернәрсәгә дә юк әле ул вакыт. Күптән кул җитмәгән эшләр җыелып тора иде. Менә, ниһаять, шулар белән шөгыльләндем. Беркөн шкафларны тәртипкә салсам, икенче көнне документлар саклана торган киштәне җыештырам, «аптечканы» тәртипкә китерәм. Ашарга пешерү инде, билгеле, шулай ук күп вакытны ала. Бик рәхәтләнеп бу арада кызым белән пешеренәбез.

Хәзер барлык гаилә әгъзалары бергә тәүлек буе бер түбә астында яшәргә мәҗбүр булгач, дискомфорт кичермибезме? Дөрестән дә, без элек барыбыз бергә болай еш очраша алмый идек. Иптәшемнең эше туктатылмады, ул элеккечә эшкә бара, эштән кайта. Шуңа күрә безнең гаилә көнкүрешендә әллә ни үзгәрмәде, дияргә була. Бары тик үзем, балаларның өйдә булуы гадәттән тыш күренеш. Дөресен әйткәндә, беренче көннәрдә читенрәк булып торса да, хәзер шуны сиздем: без тагын да якынайдык кебек, без бер-беребезгә карата сабыррак була башладык. Бергә булуның рәхәтен сиздек, кадерен белә башладык. 

«Онлайн концерт — гадәти концерт түгел икән, шундый дулкынландым!»

Иҗатта да бернинди тукталыш юк. Шулай ук кайный бирәбез. Үзем кечкенә видеороликлар ясарга өйрәндем, шигырьләр укып яздырам. Яңа җырларымны яздырам. 

Онлайн концертымны куеп чыктым, шөкер. Инстаграм челтәрендә подписчикларым белән еш аралашам. Туры эфирларга да гел чыгам. Тик туры эфирда концерт кую — икенче икән. Концертым узачагы турында игълан иткәч, күп комментарийлар, хатлар килеп төште. «Бик көтәбез, караячакбыз», — дигән эчтәлекле хатлар иде бу. Шуңа күрә зур җаваплылык тойдым тамашачым каршында. Бик әзерләндем.

Башта гадирәк кенә итеп уздырып җибәрәсе идем. Флешка белән җайланмага куярмын да үземнең җырларымны, шулай җырлашып-биешеп үткәреп җибәрербез, дигән идем. Әмма карыйм: башка артистлар микрофоннар белән, зурлап уздырып яталар. Ходаебыз җаен бирми калмый инде. Исемә төште, минем бит шәп күршем бар — Адель Хәмидуллин. Ул тавыш операторы, үзе күп җырларга аранжировкалар язган кеше. Аның яхшы аппаратурасы бар, өендә хәтта үз студиясен булдырды ул. Концертка ике көн кала кинәт исемә төште дә, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем үзенә. Әлбәттә, ике куллап ярдәм итте. Рәхмәт инде аңа! Шулай итеп, концерт яхшы узып китте.

Мин бик дулкынландым. Гадәти концерт уздырып җибәрү генә булмады бу. Бу юлы мин үз өстемдә икенче төрле җаваплылык тойдым. Мине караган, мине тыңлаган барлык кешегә шушындый авыр чорда ниндидер өмет чаткысы бирү иде максатым. Бераз күңелсез уйлардан арындыра алсам, күңелләрен күрә алсам иде, дип тырыштым. Килеп чыкты кебек. Бик канәгать калды тамашачым!

Концерт турында ишетеп, чит илдәге дусларым хатлар яза башлады. Фейсбук платформасында да туры эфирга чыгып булмасмы, дип яздылар. Күпләр инстаграмда юк икән. Җаен табып, анда да көйләп уздырдык концертны. Бөтен гаиләм белән әзерләндек. Балаларым бик ярдәм итте инде, яшьләр бит яхшырак аңлый мондый нәрсәләрне. Бик җентекләп әзерләндек. Миңа әтидән күчкән ул. Нык җаваплы карыйм оештыру эшләренә. Нәкъ филармония сәхнәсендә куйган төсле, профессиональ концерт булсын, дип тырыштык.

Аннары, концертны ике телдә әзерләдек. Татар телен белмәгән язылучыларымны да истә тотып, шулай эшләргә булдык. Өстенлекне ретро җырларга бирдем. Шигырьләр дә укыдым. Ике сәгать дәвамында концерт куйдым, әле җитми дә калды. Уңай кайтавазлар күп килде концерттан соң.

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр бик җылы хатлар яздылар. Канада, Австралия, Италия, Америка, Чехия, Литва, Эстония, Үзбәкстан һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр минем концертыма шаһит булган икән ул көнне. Бик куандым. Аларга бит хәзер икеләтә, өчләтә дә авыррак туры килә. Без монда, үз җиребездә, үз йортыбызда, туганнарыбыз, якыннарыбыз янында. Ә алар өчен йөрәк әрни. Аларның күбесенең якыннары монда, үзләре читтә кайгырып ята. Юллар ачылырмы? Кайчан булыр бу хәл? Уйланасың бит инде ул. Аларга да ярдәм йөзеннән эшләнелде бу концерт. Шулай итеп, онлайн концертны 7 меңгә якын кеше карады.

«Рухи ярдәм булса да күрсәтим, дидем»

Концерттан соң чит илдәге дусларымнан шундый эчтәлекле хатлар килә башлады. «Үзебезнең татар милли ризыкларын бергәләп туры эфирда пешереп булмасмы икән, Айгөл ханым?» — дип яза башладылар. Мин ике дә уйламадым. Ризалаштым. Рухи ярдәм булса да күрсәтим, дим инде. Алла теләсә, 11 апрельдә сәгать кичке сигездә өлеш пешерәбез бергәләп.

Рухи ярдәм булса да бирә алам икән, әлбәттә, ярдәм итәм. Бу авыр чорда бер-береңә терәк булу кирәк. Без менә гаиләм белән күп сәяхәт итәбез. Ярар, сәяхәт итми дә торырсың, ди. Тик чит илгә дәвалануга өметләнеп юл тотучылар да бар бит. Авырулар бар. Шул чит илгә барырбыз, дәваланырбыз, дигән өмет белән яши иделәр бит алар. Хәзер анда юллар ябык инде. Андыйларга рухи яктан гына түгел, матди ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Без, артистларга, шундый үтенеч хатлары күп килә. Булдыра алган кадәр, үзем гел ярдәм итәргә тырышам. Андыйларга карыйсың да, без әле начар хәлдә түгел, Аллага шөкер әле, дисең. Бала хәсрәтләре күрергә язмасын! Калганын ничек тә җиңәрбез.

«Моннан соң тормыш икенче булыр…»

Шушы авыр көннәрдә үземне тәрбияли башладым. Сабыр булырга өйрәнәм. Кешеләргә дә шуны киңәш итәр идем. Яхшыга өметләнегез, яхшыга ышаныгыз! Аллаһ Тәгалә безне өйдә бикләп куймады. Ул безгә вакыт бирде. Бераз алны-артны күрми чабулаган җирдән туктап, уйланырга, өебездә булырга, якыннарыбыз, балаларыбыз белән бергә вакыт уздырырга вакыт бүләк итте. Беркая ашыкмаска була хәзер менә. Беркая чабасы юк. Шушы вакытның тәмен белеп калыйк. Ходаебызга рәхмәт әйтеп торырга да онытмыйк.

Моннан соң тормыш икенче булыр ул. Мин шулай уйлыйм. Моннан соң күп нәрсә һәм күп кеше үзгәрешләр кичерер. Вакыт узар. Онытылыр бу хәл. Адәм баласы бит шулай яратылган. Без моны сугыш турында искә алган кебек үк искә ала торган булырбыз. Бар бит шундый бер сүз: ситуацияне үзгәртә алмыйсыңмы — ситуациягә карата мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Без барыбыз эшсез калдык менә. Без, артистлар, барыбыз «икмәксез» калдык. Ә вакыт муеннан хәзер. Менә куллан шул вакытны! Инглиз телемне камилләштерермен, бәлки тагын берәр нәрсә белән шөгыльләнермен, дип уйлыйм. Әйе, бәлки ул миңа элеккечә керем китермәс. Аның каравы, рухи байлык китерер. Бер ишек ябылса, икенче ишекне эзлә. Ябык ишекләрне какма. 

Менә шундый матур хыял белән яшим. Миңа никтер Рамазан ае тәмамлангач, барысы да тәртипкә керер төсле тоела. Шулай уйлыйсым килә. Менә уразаларны тотып бетерербез, Алла боерса, 24 май җитәр, бу начар вирус та бетеп китәр кебек. Амин, берүк шулай булсын! Тыныч булыйк! Сабыр булыйк! Төшенкелеккә бирелмик! Хәерлегә ышаныйк, яхшыга өметләник».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100