Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей ул феномен, мин аның алдында баш иям

Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда өч көн рәттән аншлаг белән концертлар куйды. Элвинның Казандагы чагын туры китереп, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аннан зур интервью алды. Менә инде берничә көн Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә Элвинның популярлыгы турында кайнар бәхәс бара. Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Айгөл Бариеваның бу уңайдан әйткән фикерен Intertat.ru укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей ул феномен, мин аның алдында баш иям

"Бу постны мин кайберәүләр өчен махсус язам. Алар үзләре белерләр. Түземлегем калмады - җыелды! Әйтмичә булдыра алмыйм.

Элвин Грейга мин күптән барырга җыенган идем инде, әмма һаман җай булмады. Һәм, ниһаять, үз күзләрем белән күреп кайттым. 

Мин Элвинны феномен дип атыйм. Ул нинди генә булса да, кемгәдер ошарга, кемгәдер ошамаска мөмкин, ләкин мин бу егет алдында баш иям. Әле беркемнең дә бөтен яшьләрне бер җирдә җыеп, нәкъ менә үзебезнең туган телебездә, бөтенесен бергә, залы белән җырлатканы юк иде. Үз күзләрем белән күрдем: минем янда утыручы рус хатыны Радикка кушылып, татарча җырлады. Кая монда начарлык күрәсез?

Бөтен кеше бер стильдә җырлый алмый. Радикның үз стиле бар. Һәм ул халык җырларын бозып җырламый. Заманага хас үз җырларын тудыра. 

Ни генә әйтсәгез дә, бу яшь, талантлы егет татар эстрадасына үз өлешен кертте. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: ул, татар сәхнәсендәге күпчелек башкаручылардан аермалы буларак, музыкага укыган һәм музыка белеме алган.

Радик минем яраткан җырчыма әверелде дип әйтүем түгел бу. Һәркемнең үз кумиры бар. Әмма ни генә әйтсәгез дә, ул - феномен. Феномен ул сирәк очрый торган күренеш. 

Безнең халыкта шулай инде: мактый белмибез, гаеп эзләп, хурлый гына беләбез. Кызганыч!

Уңышлар сиңа, Радик! Син - молодец!





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100