Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Новости за 30 апреля
  • 08:46
    30 апрель 2017
    Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей ул феномен, мин аның алдында баш иям
    Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда өч көн рәттән аншлаг белән концертлар куйды. Элвинның Казандагы чагын туры китереп, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аннан зур интервью алды. Менә инде берничә көн Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә Элвинның популярлыгы турында кайнар бәхәс бара. Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы Айгөл Бариеваның бу уңайдан әйткән фикерен Intertat.ru укучыларына тәкъдим итәбез.
    Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей ул феномен, мин аның алдында баш иям
  • 08:19
    30 апрель 2017
    Ямьсез малай - матур малай: Dont judge me challenge флеш-мобы татарларда!
    Кемдер төрле кәнфитләр ашап буялып бетә, кемдер авызына зефир тутыра, кемдер кулына 100 кат шәмне сылый... Социаль челтәрләрдә үзләрен башта ямьсезләп күрсәтеп, аннан соң "кинәт кенә" чибәрләнүче кызлар-егетләрнең видеосын күргәнегез бардыр. Don't judge me challenge флеш-мобы бу. «don't judge» - "гаепләмә" дигән акциянең башланып китүенә социаль реклама "гаепле": кешеләр махсус рәвештә үзләренең кимчелекләрен видеога төшереп алалар һәм һәм шул ук видеода үзләрен кимчелекләрсез күрсәтәләр. Татарлар да шул “челлендж”ка үзләренең аналогларын уйлап чыгарган.
    Ямьсез малай - матур малай: Dont judge me challenge флеш-мобы татарларда!