Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Артур Исламов: “Мин Артур Исламов попсага китте дигән фикергә протест белдерәм”

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестиваленнән репортажда журналист Рузилә Мөхәммәтова заманында легендар “Алканат” татар рок-төркеме солисты булган Артур Исламовны попсалашуда гаепләде. "Алканат" төркеме инде күптән таркалса да, Артур тамашачы күңелендә рок-җырчы булып калды, дип исәпли ул, шунлыктан Артур Исламовның фестивальдә башкарган репертуары белән килешми. Артур Исламов, үз чиратында, Рузилә Мөхәммәтовага җавап итеп: “Журналистның “Артур попсага киткән” дигән фикере миңа ошамады”, - ди. Җырчы үз фикерен "Интертат" өчен әзерләгән махсус язмасы аша җиткерә.  

news_top_970_100
Җырчы Артур Исламов: “Мин Артур Исламов попсага китте дигән фикергә протест белдерәм”

Журналист Рузилә Мөхәммәтованың TAT CULT FEST турында язган репортажында, Артурның башкарган репертуарын тикшерүдән тыш, мондый сүзләр дә бар: "Концертта Артур Исламов белән бергә Яңа “Алканат” күрергә килгән тамашачы, әлбәттә, канәгать булып бетмәде. Шул исәптән, мин дә. “Исәнме, Казан!” – бу бит инде поп-концертларның иң тапталган сәламе. Ә Артур Исламов “Минем дустым Ильяс Камал” дип кабатлагач, Салават Зәкиевичнең легендар сүзе искә төшә: “Минем дустым Альфред Якшимбетов”. Попсаланма, Артур! Үтенәм синнән!" 

Минем фестивальгә беренче катнашуым. Үткән ел “Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе кысаларында гына чыгыш ясаган идем. Ә быел Артур Исламов белән Эльза Заяриның күмәк чыгышы булды. Бу юлы оештыручы Ильяс Гафаровка үзем шалтыратып, чыгышыбызны тәкъдим иттем. Тамашачыга яңа җырлар ишеттерәсем, яшь композиторларыбыз белән таныштырасым килде. Яшь композитор Ильяс Камал – татарның горурлыгы. Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин традицияләрен дәвам итүче композиторларның берсе. Шундый шәхесләребез барлыгын татарлар белергә тиеш! Миләүшә Хәйруллина – иҗат юлын башлап килүче яшь композитор. Аны да күрсәтәсем килде.

Әмма ул чыгышта Артур берничек тә попсага китмәде, мин моңа каршы чыгам. Беренчедән, поп дигәч, фонограмма күз алдына килә. Ә мин фонограммага җырламадым! Монда моңарчы күрелмәгән музыкантлар составы катнашты: симфоэлементлар керттек, скрипка, кларнет бар иде.

Попса ул – артистның фонограмма астында акча эшләргә чыгуы. Мин тарихта фонограммага тавыш яздырып җырлап йөргән бөек җырчыларны белмим. Үзен хөрмәт иткән поп артисты алай эшли алмый.

Уитни Хьюстоннар, Майкл Джексоннар... Алар поп культурамы? Әйе, чын поп культура. Поп культура ул бию жанры белән бара. Мин башкарган композицияләр – югары дәрәҗәдәге профессиональ җыр жанры. Әмма поп культура түгел. Аның стилистикасы икенче - рок, джаз, классик элементлар кушылган җыр жанры. Бу - югары дәрәҗәдәге эстрада.

Мин музыканы рок яки рок түгел дип бүлмим. Минем өчен әйбәт һәм начар музыка гына бар. Рок - ул иҗатчының җәмгыятькә бер карашы түгел, ә музыкаль стиль. Без “Алканат” булганда да протест җырлар җырламадык – ул флаг күтәреп чыга торган музыка түгел, стилистикасы белән аерылып тора иде. Алар күңелгә ята торган җанлы җырлар иде. 

Мин хәзер дә ул стилистикада эшләргә әзер, ләкин миңа фикердәшләр кирәк.

TAT CULT FEST фестивалендәге чыгышымда альтернатив музыка - рок көткән кешеләргә шуны әйтә алам: әле ул проект әзер түгел. “Алканат” төркеменнән соң бу юлны дәвам итәргә миңа, беренчедән, текстлар кирәк, икенчедән, музыкантлар кирәк. 

Күптән түгел шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән иҗат итә башладык (моңа кадәр төркем өчен җырларны Артур Исламов Илназ Гәрәев белән берлектә иҗат итте - ред.). Миңа аның текстлары бик ошый. Тирән мәгънәле шигырьләр. Ә менә музыкантларны табуы авыррак икән. Хәзерге яшьләрдән иҗат белән бик аз кеше шөгыльләнә, чөнки алгы планга матдилек чыга. Шушы вазгыятьтә минем үз фикердәшләремне табып бетерәсем бар әле. Мин һәр өлкәдә дә профессионаллар белән генә эшләргә тырышам. Андый кешеләрне тапсам, үз эшен белгән профессионаллар белән тиз эшләр идек. Бу - яңа стиль булачак, яңа татарча рок диик. Әмма бу “Алканат” түгел, шундый ук жанрдагы яңа проект. Ул җырларда безнең дөньяга иҗади карашыбыз чагылачак.

“Алканат”ка килгәндә, ул җырлар яңартылмый, алар тарихта калды. “Алканат” ул, беренче чиратта, безнең Илназ Гәрәев белән эшләгән иҗатыбыз иде. Илназ музыкадан китте, ул бизнеста. Хәзер кабатланмыйча, яңача иҗат итәсе килә.

Фестивальдә “ак карга” булуыбызны аңладым инде мин. Чөнки рокерлар үз иҗатларын тәкъдим итәләр. Рәдиф тә, “Гауга” да, башкалар да үз җырларын җырладылар. Ә без композиторлар һәм шагыйрьләр иҗатын күрсәттек. Әмма минем бу фестивальдә чыгыш ясыйсым килде.

Теләсәм, әлбәттә, ярты сәгатьлек рок та җырлый ала идем. Киләсе елга ул булырга да мөмкин. 

Белешмә. Артур Исламов – баритон тавышлы опера җырчысы, Казан консерваториясе чыгарылышы, Клара Хәйретдинова укучысы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты. Халыкара конкурслар лауреаты.

Артур Исламов – Актаныш егете. Соңгы елларда кайда, нинди зур күләмле музыкаль әсәр куелды – аларның берсе дә Артурсыз узмады. “Ак бүре”, “Кара пулат”, “Башмагым”... Соңгы зур эше – “Сөембикә” операсы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100