Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шәһәрчеләр” – Артур Исламов: Чит ил кешесе татарның музыкаль дәрәҗәсе белән кызыксынса, “Мәгез, "Үзгәреш җиле" – югары класслы 100 җыр”, дияргә була

Артур Исламов – баритон тавышлы опера җырчысы, Казан консерваториясе чыгарылышы, Клара Хәйретдинова укучысы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Alqanat (Алканат) рок төркемен оештырган беренче татар альтернативщикларының берсе. Халыкара конкурслар лауреаты.

news_top_970_100
“Шәһәрчеләр” – Артур Исламов: Чит ил кешесе татарның музыкаль дәрәҗәсе белән кызыксынса, “Мәгез, "Үзгәреш җиле" – югары класслы 100 җыр”, дияргә була

Артур Исламов – Актаныш егете. Соңгы елларда кайда, нинди зур күләмле музыкаль әсәр куелды – аларның берсе дә Артурсыз узмады. “Ак бүре”, “Кара пулат”, “Башмагым”... Соңгы зур эше – “Сөембикә” операсы.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Артур Исламов белән без Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының Яшел залында очраштык.

  • Муса Җәлил исемен йөрткән опера һәм балет театр бинасы Ирек мәйданында урнашкан. Ул 1956 елда салынган. Архитекторлар - Скворцов һәм Гайнетдинов. 2005 елда капиталь реконструкция уздырылды. Бинаның бер ягында – Тукай, икенче ягында Пушкин һәйкәлләре урнашкан. Театр бинасы алды белән Ленин һәйкәленә карап тора, икенче ягында балетчы Рудольф Нуриевка һәйкәл куелды.

- Артур, татар альтернатив музыкасының беренче вәкиле буларак, бүген бу юнәлешнең үсешен ничек бәялисең?

- Хәзерге альтернативщикларны ныклап күзәтәм дип әйтә алмыйм. Яңа альтернатива җырчылары чыгып торалар, татар җыры тукталмый дигән сүз. "Алканат" рок-төркеме болай гына уйлап чыгарылган әйбер түгел иде ул. Без бит инде аны рок музыкасы татарда булсын дип башлаган идек. Башлап җибәрдек, әлегә тукталмыйлар. Бзнең җырларга каверлар да уйныйлар - шунысы шатландыра, димәк, бушка эшләмәгәнбез. Музыка төрле юнәлешләрдә үсәргә тиеш.

- Кайчандыр рок-музыка җырлап йөргән Артур эченә хәзер академик музыка да сыя аламы?

- Артурның эченә бик күп музыка сыя. Музыкага зур мәхәббәт белән аңлатам инде бу әйберне. Поп стилендәге музыканы да бик яратам, төрле жанрдагы музыка да миңа бик якын. Ә классикага мәхәббәт Консерваториядә укыганда барлыкка килде. Барысы да ошый, рәхәтләнеп иҗат итәм.

- Синең альтернатив музыкаң татар мәдәнияте тарихында калдымы?

- Яшьләр кавер җырлый башлагач, әлбәттә, татар мәдәнияте тарихында калды. Ул - хәзер безнең мирасыбыз.

- Ә яшьлекне искә төшереп, “Алканат”ның ниндидер юбилей чараларын оештырып аласың килмиме?

- Музыка өчен күп вакыт таләп ителә. Тәүлек 24 сәгать кенә булмаса, мин әллә ниләр эшләп бетерер идем. Вакыт бик кыска - күп юнәлештә эшли ала торган һәм эшлисе килә торган музыкантлар өчен ул җитеп бетми. “Алканат”ның концертларын эшләп була, киредән кайтып та була. Ул вакыттан тора һәм икенче ягы да бар - кирәкме ул әйберне кабатларга? “Алканат” белән без яңа юнәлеш тудырдык. Яңа юнәлештә киләчәк буын өчен әсәрләр калдырдык. Бу - чын әсәрләр, бу - иҗат әсәрләре, бу - бер көндә генә ике нота сугып, аранжировка эшләнгән җырлар түгел, бу - еллар буе язылган җырлар. Без аларны тарихка кертеп калдырдык. Теләгән кеше интернетка керә дә, аларны тыңлый. “Алканат”ны дәвам итсәк, алга барыр дип әйтә алмыйбыз, чөнки музыка бүгенге көндә бик нык үзгәрде. Дөнья кануннарына ияреп нәрсәдер эшлим дисәң, ул юнәлеш белән яшәргә кирәк: чөнки кешенең яңа әйбер тыңлыйсы килә.

"Үзгәреш җиле" - ул татар эстрада сәнгате"

- Син хәзерге җырчы карьераңнан канәгатьме?

- Мин канәгать, чөнки мин иҗат юлымда. Миңа бүгенге көндә бу классик юнәлеш бик тә ошый. Җыр жанрын берничек тә калдырмыйм. Калдыра алмыйм, чөнки җырлар язылып тора.

- “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә катнашкач, эстрада җырчысы дип тә атый алабыздыр инде сине, әйеме?

- Мин үземне эстрада җырчысы дип әйтә алмас идем. Ул бит фестиваль. Минем өчен эшләнгән фестиваль түгел. Без анда катнаштык, чөнки без эстраданы җырлый ала алабыз. Ул күп опера җырчыларына бирелгән әйбер түгел. Без бит башта җыр жанрыннан башлап, аннары операга күчтек. Опера жанрында башлаучылар җыр жанрын классик манерада башкара. Без эстраданы ничек җырларга, классиканы ничек җырларга икәнен беләбез. Миңа опера җырчысы булу күбрәк ошый. Чөнки тавыш опера җырчысыныкы. Эстрада җырчысының тавышы опера җырчысыннан аерыла.

- Бу фестивальнең асылы нидә дип уйлыйсың?

- Кемдер тәнкыйтли, кемдер кирәкме-кирәкмиме дип бәхәсләшә. Кирәкме, кирәк түгелме икәнен мин белмим. Әгәр киңрәк итеп карасак, бу - татар музыкасы, татар җыры, юк, алай гына да түгел, бу - татар эстрада сәнгате. Ул бит татар эстрадасын үзгәртү өчен башланды. Шундый максат куелган иде. Татар җырында мондый чаралар булып торса, алар музыканы каядыр алып бара дигән сүз - арткамы, алгамы - бу “Үзгәреш җиле” тарихка кереп кала. Концерт белән генә түгел, өч сезонның җырлары белән дә. Алар СДга язылды - бу инде мирас дигән сүз. Кеше тыңлаячакмы, тыңламаячакмы - анысы икенче сорау. Ул продуктны кешегә таратырга һәм тыңлатырга кирәк. Иң мөһиме - без яздырган әсәрләр халыкка массакүләм җиткереләчәк. Алар видеоязмалар һәм аудиоязмалар аша танытылачак. Ул безнең мирасыбыз була инде. Чит илдән килгән кеше: “Нинди җырларыгыз бар?” дип сораса, музыкаль дәрәҗәбез белән кызыксынса, “Мәгез, сезгә өч сезон, монда – югары класслы 100гә якын җыр”. Бу - чын татар әсәрләре.

- Син катнашкан “Сөембикә” операсына да җәмәгатьчелектән һәм журналистлардан шактый тәнкыйть эләкте? Алар белән килешәсеңме әллә үзең катнашкан проектны яклыйсыңмы?

- Мин үзем катнашкан проектны яклау ягында. Чөнки аңа бит тырышлыгыңны, көчеңне бирәсең.

- Анысы - субъектив караш. Ә объектив карасак...

- Мин тәнкыйтчеләр белән килешеп бетмәс идем. Кеше бит аңлап бетерми операның ничек куелганын. Куелганда күпме эш башкарылганын кеше аңламый. Операда катнашу өчен башта кастинг үтәсең. Партияне өйрәнеп беткәннән соң оркестр белән, аннан соң гына режиссер белән эш башлана, аннары бөтенесен кушарга кирәк - бу бит зур эш. Болай гына “Операсы начар”, дип әйтергә ярамый.

- Монда тәнкыйть сезгә – артистларга түгел, ә авторларга иде. Алар Сөембикәгә карашны гаепләделәр.

- Анысы берничек тә безгә кагылмый, без үз эшебезне башкарабыз. Җырчыларның эше - җырлау.

- Ә Артурны татар халкы вәкиле дип алсак, бу яктан?

- Сөембикәнең нинди булганын беркем дә белми. Мин татар буларак ниндидер спектакльгә барам икән, эмоция алырга барам. Һәм шулай гына карый алам. Дөресме-дөрес түгелме, сикергәнме манарадан, сикермәгәнме - кем әйтә ала аны?! Гомумән, монда реҗиссерның үзенең карашы, куелыштан кеше ниндидер эмоция аларга килә. Бәлкем бернәрсә дә булмагандыр, язучылар аны кызыклы булсын дип өстәп язалар. Шулай буларга тиеш тә ул, шуңа бу музыкаль әсәр дип атала, язылган әсәр. Татар буларак, минем шундыйрак караш.

- Үзеңнең Кошчагыңны яраттың инде? (Артур Кошчак партиясен башкарды - авт.)

- Әйе, әлбәттә. Мин аны яратмасам, операда җырламас идем.

"Татар итеп мине ана теле тәрбияләде"

- Артур, сине татар итеп тәрбияләүдә татар әдәбиятының, татар сәнгатенең роле булдымы?

- Татар итеп иң элек ана теле тәрбияләде. Ул минем әти-әни теле. Мин 99 процент татарлар яшәгән чын татар районында үстем. Аннары - сәнгать, музыка, җырлар, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Тукаебыз...

- Татар мәдәниятен авыл һәм шәһәр мәдәнияте дип бүләсеңме?

- Мәдәният бер, аны бүлеп карый алмыйм. Талантларның күбесе авылдан чыгып шәһәргә килгән. Талант ул гел эзләнүдә.

- Гаяз Исхакыйный “200 елдан инкыйраз” әсәре бар. Аның буенча исәпләсәң, безнең 80 ел вакыт калган...

- Татарларныңмы?

- Әйе. Бу тема сине борчыймы?

- Борчый.

- Ә нәрсә эшли алабыз?

- Телне югалтмыйк дисәк, без аны сөйләшеп кенә коткара алабыз. Безгә берәү дә “Сөйләшмәгез татарча!” дип әйтми бит инде. Ничек инде без анда сөйләшмәскә тиеш?! Ул безнең телебез, аны бетерә алмыйлар. Татарлар исән. Алар бөтен дөнья буйлап. Тел ул берничек тә бетә алмый.

- Татарлык ул тел генәме? Тагын нинди күрсәткечен атый аласың?

- Татарлык - ул үзеңне татар итеп хис итү, “Мин - татар” дип кычкырып әйтерлек булсын. “Минем әти-әнием татар, я считаю себя русским”, диючеләр дә бар бит әле. Татарлык канда була инде ул. Татарлыкны мин канда сизәм. Чөнки мин татарча уйлыйм. 

Мәсәлән, татар кешесе урысча сөйләшә икән - миңа аның белән сөйләшүе авыррак. Мин урыс кешесе белән урысча сөйләшүе җиңелрәк, чөнки “автоматом” бара. Ә мин ул кешене татар икәнен белә торып, урысча сөйләшсәм, монда тел сына башлый. Чөнки ул кешегә уең татарча бара - син аның татар икәнен беләсең. 


- Ә ничек тәрбияләргә татарлыкны?

- Татар гаиләсендә ул татар булып туа. Безне татар дип атаганнар икән инде, без менә шундый милләт. Элек болгарлар булганнармы анда, татарлар дип кушканнармы... Ул бит инде тарих белән атлап килә.

- Азаябыз дип курыкмыйсыңмы?

- Кем әйтә соң ул сүзләрне? Тел бетә дип берәүдән дә ишеткән юк. Телне бетерергә тырышалардыр, бәлкем. “Тел бетә” дип татарлар үзләре генә әйтсә инде, “Безне бу тел ялыктырды, әйдәгез, русчага күчәбез”, дип. Татарлар берничек тә алай дип әйтә алмый...

- Безнең татарлыгыбызны тагын нәрсә саклый?

- Татарлыгыбызны сәнгать, мәдәният саклый. Татар гаиләсендә туган рәссам - ул, барыбер, татар. Ул безнең сәнгать-мәдәният өчен татар әйберләрен яза. Без татар җырларын җырлыйбыз, язабыз. Үзебезнең халкыбыз өчен бит, беренче чиратта. Иҗат кешеләребез - безнең татар халкы өчен туган кешеләр.

- Без беренче чиратта үзебезнең татарларыбыз өчен җырлыйбызмы?

- Әйе.

- Башкалар безне матур итеп күрсеннәр өчен түгел, әйеме?

- Кешеләр барысы да бер. Кемгә иҗат итәргә соң? Беренче чиратта, үз балаңа! Мәсәлән, минем кызым минем җырларны яттан җырлый. Без киләчәк буын өчен язабыз. Без элекке җырларны тыңлыйбыз, алар бит инде киләчәк өчен - безнең өчен иҗат ителгән.

"Хәзерге җырчыларның бик сирәге генә иҗат белән шөгыльләнә"

- Татарның асылын ачкан дип нинди җырны саныйсың.?

- Илһам Шакиров репертуарын. Ул татар җырының киләчәктә ничегрәк барырга тиеш икәнен кертеп җибәргән кеше, минемчә. Татар музыкасының үзенең йөзен, җырлану манерасын булдырган кеше ул. Болар Илһам Шакировтан башлана, миңа калса. Аңа кадәр дә Рәшит Ваһаповларлар булган. Илһам Шакировтан башлана диюем, аның вакытында инструменталь музыкантлар белән бергә иҗат итү башлана. Алар бит шул ук джаз музыкантлар, алар җырны үзгәртеп, икенче стильдә эшләмәделәр. Алар ниндидер элементларны алып, чын татар җырларын эшләп башлаган кешеләр.

- Кем аның дәвамчылары?

- Аннан соң Хәйдәр Бигичев чыкты. Туксанынчы елга кадәр иҗат иткән җырчыларны алсак, алар барысы да дәвамчылары иде.

- Ә яңа гасырда?

- XXI гасырда, кызганычка каршы, күп әйбер матди кызыксынулардан тора. Хәзер җырлаучылар - мең, җырчылар аларның берничәсе генә. Ул шулай булырга да тиеш: чын җырчылар күп була алмый алар. Хәзер җырчыларны алсак, иҗат белән бик сирәк кеше шөгыльләнә.

- Хәзер яңа татар җырын кем формалаштыра? Әйтик, Илһам Шакиров кебек?

- ...

- Салаватмы? Элвин Греймы?

- Мин бүген эстрада белән алай кызыксынмыйм. Бүгенге көндә, нәрсәдер барлыкка килсә, һәрберсе үз урынында. Җырчылар яңа юнәлеш кертеп җибәрә икән, татарны ул кызыксындыра икән, аның бер начарлыгы да юк, ул әйбәт кенә. Мирасыбызны югалтмаска иде дигән теләктә мин. Аны күбрәк пропагандаларга иде.

- Хәзерге җырчыларның бик сирәге генә иҗат белән шөгыльләнә дидең. Нишли соң алар иҗат та итмәгәч?

- Әйе, хәзергесе көндә җырчыларның берничәсе генә иҗат белән шөгыльләнә. Аңлатып китәм нәрсә икәнен. Элеккеге җырчыларны алсак, алар композитор белән, шагыйрьләр белән турыдан-туры очрашып эшлиләр иде, шушы җырчы өчен махсус җырлар языла иде. Шушы ук җырчылар музыкантлар белән эшләгәннәр, ул вакытта аранжировщиклар оркестр очен язганнар. Чын музыкантлар белән эшләү - бу бит чын иҗат. Хәзерге көндә дә АКШны гына да алсак та, анда ул гадәти нормаларга кергән әйбер. Музыкантлар белән махсус шушы җырчыга, аның тавышына, шушы җырчының стиленә туры китереп эшләнә торган иҗат буларга тиеш. Җырчы шулай эшли икән, ул җырчының зәвыгын күрсәтә. 

Бүгенге көндә иҗат дигән әйбер бик сирәк. Әйтик, кемдер җыр язган, язмасын электрон почтадан җибәргән, җырчы, җырлый беләме-юкмы, җырны отып ала, бара аранжировщикка, җырлап күрсәтә. Аранҗировщик җырчыны бөтенләй белмәсә дә, үзенә ничек ошый - шулай эшли дә бирә. 

"Татар опера сәнгатен тыңлап үсми"

Җырчы “җыр әзер” дип шатланып бер унны яздыра, алар бер төрле җырлар була, ул аларны башкара башлый.

- Димәк, тамашачыга шушы җыр кирәк булып чыга бит инде?

- Тамашачыга аңа эмоция кирәк.

- Элвин Грей нәрсәсе белән алды татар тамашачысын – ничек уйлыйсың? Аңа эмоция эзләп киләләрме?

- Элвин Грей клуб юнәлешендә эшли, ялгышмасам. Аның музыкасы бүгенге көн кануннарына туры килә. Электрон дэнс музыка - дөнья буенча бик популяр юнәлеш.


- Артур, үз концертыңны оештырасың килмиме?

- Әзер программам бар, музыкантлар да бар - барысы да бар. Җырлар да языла. Минем очракта барысы да вакытка килеп терәлә. Концерт залларында көн алам гына, гастрольләр килеп чыга. Минем әлегә опера жанрының төбенә хәтле төшеп бетәсем килә. Әле минем җырланмаган партияләр күп. Европада контрактлар була башлады, әкренләп Европага чыгабыз.

- Европада сине урыс дип беләләрме?

- Россиядән дип беләләр. Анда Казахстанны беләләр, Татарстан дисәң, Казахстан түгел дип аңлатырга кирәк. Россия эчендәге республика дип аңлатам.

- Мөмкинлек булганда, татар җырларын башкарасыңмы?

- Халык җырларын башкарам. Алар фолк элементлы үзенчәлекле җырларны яраталар. Татар озын көйләрен яраталар.

- Шуларның кайсысы визит карточкаң инде?

- “Уел” бар, “Мәдинәкәй”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” бар... Андый бормалар, мелизмнар бөтен милләтләрдә дә бар әйбер түгел.

- Татар тамашачысының опера тыңлаучы өлеше гадәттә урыслашкан өлеше. Анда татар сөйләмен бик ишетмибез. Чын татар телле татар ул эстрада концертларында. Бу музыкаль тәрбия җитмәүме? Элек милли опералар язылган, куелган, җырланган. Кайда хәзер ул тамашачы?

- Чагыштырырга кирәк, татарлар ничек Илһам Шакировка йөргәннәр дә, ничек операга йөргәннәр. Барыбер, җыр сәнгатенә күбрәк йөргәннәр. Ишетүемчә, концертлар башланмый торган “Менә, Шакиров килде”, дип Шакировны чыгарып күрсәтмичә. Шуңарчы концерт башланмаган. Халык шуны сораган. Җыр сәнгате барыбер алда барган. Чөнки татар опера сәнгатен тыңлап үсми. Безгә килгән әйбер ул. Безнең Җиһановка рәхмәт, ул профессионал классик музыканы үстерергә тырышкан һәм ул аны үстерү өчен бик күп көч куйган.

- Казанда музыкаль тетар булуын хыялланасыңмы? Әллә инде сиңа барыберме?

- Музыкаль театр булса, әйбәт инде. Ул сорау ел саен чыгып тора. Минтимер Шәрипович әйткән иде: “Булдыруын булдырырбыз да, аны яшәтергә кирәк бит әле”, - дип. Әгәр ачып җибәрсәләр, музыкантларга да эш булыр иде, композиторларга да иҗат итәргә стимул, җырчыларга да эш булыр иде.

- Тамашачы булармы? Ихтыяҗ бармы?

- Була, нишләп булмасын? Мин үзем бик яратам драма театрларына йөрергә. Аларның көн саен аншлаг. Бу бит халык кызыксына дигән сүз.

- Иң бөек татар, синеңчә, кем?

- Иң бөек татар – бөтен татар халкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100