Җыр язасыңмы? Аны үзең җырлыйсың дамы? Димәк, сине яңа фестивальдә көтәләр
4 июльдә Казанда «Изобилие творчества – Казань поёт» фестивале старт алачак. Быел ул тамашачыны Казанның «Елмай» паркында җыячак. ЦУМда узган матбугат чарасында әлеге фестиваль турында сөйләделәр.
«Фестивальнең идеясе «Изобилие» сәүдә фестиваленә бәйле. Идея шул ук: эшмәкәрнең массалар аудиториясенә чыгуына тиңләп без матур фестиваль ясарга булдык. Без регионда үзләренең иҗади продукциясен булдырган музыкантларга аудитория бирәбез. Бу безнең якташларыбызга – Татарстанда яшәп иҗат итүчеләргә ярдәм», – диде фестивальнең төп оештыручысы Ранил Нуриев матбугат конференциясендә.
Авторлык җыры булган һәм аны үзе фнограммасыз башкарырга әзер иҗади затлар һәм коллективлар фестивальнең рәсми сайты аша гариза бирә ала. Гариза бирү өчен анкета тутыру, фото-видео материалны һәм портфолионы фестиваль почтасына (izobilie.fest@mail.ru) җибәрү сорала. Гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә. Чыгыш ясаучыларны экспертлар шурасы сайлап алачак. Катнашучылар өчен тел чикләүләре юк – теләсә кайсы телдә җырлый алалар.

«Мин моны һәвәскәрлек дип санамыйм. Чөнки «Казань поёт» онлайн-радиостанциясенә ротациягә профессиональ студияләрдә сыйфатлы яздырылган оригиналь җырлар кабул ителә. Җырлар матур яңгырарга тиеш. Әлбәттә, хит критерийлары булмый, шуңа күрә без дусларыбыз белән экспертлар шурасы төзедек. Алар теге яки бу музыкантның сәхнәгә чыгарга ни дәрәҗәдә лаеклы булуын билгеләячәк», – ди оештыручылар.
Экспертлар арасында Айдар Сөләйманов, Ришат Төхфәтуллин, Фәнис Җиһанша, Диана Сәфәрова, Радик Сәлимов, Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова һәм башкалар бар.
Фестивальнең беренчесендә үткән ел кырыктан артын катнашучы җыелса, быел оештыручылар катнашучыларның саны 2-3 тапкыр артыр дип фаразлый. Оештыручылар автор хокукларын алмаячак.
Катнашучыларның ясалма зиһен белән яздырылган җырларны да тәкъдим итә ала. «Ясалма зиһен катнашында язылган трекларга тере инструментлар, тере тавыш белән җырын яздыра икән, бу нишләп булмасын?! Тамашачы аны ишетәчәк, тамашачыны алдап булмый», – диде Ранил Нуриев.
Башкаручыларның чыгышлары вакытында экраннарда QR-код күренәчәк – аның аша тамашачы үзе яраткан артистка акчалата ярдәм җибәрә ала – бу пункт нигезләмәдә күрсәтелгән.