news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җыр гаугасына һаман нокта куелмаган: «Судта күрешергә туры килмәгәе»

«Ике учак» җыры тирәсендә купкан гаугага нокта куелганмы? Җырчылар уртак фикергә килә алганмы? Бу хакта «Интертат» язмасында.

news_top
Җыр гаугасына һаман нокта куелмаган: «Судта күрешергә туры килмәгәе»
Фото: Социаль челтәрдән

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә ике җырчы арасында «Ике учак» җыры өчен чыккан гауга турында язган идек. Айдар Минһаҗевның әлеге шигыренә җырчы, баянчы Нияз Сафиуллин көй язып, аны халыкка тәкъдим иткән иде. Ул әлеге шигырьне моннан ике ел элек автордан сатып алган булган. Баксаң, блогер, үзешчән җырчы Ирек Шәехов бу җырны инде ике ел буе җырлап йөри икән. Социаль челтәрдә җыр турында мәгълүмат күреп, Ирек Ниязга шелтә белдерде, аны «җыр урлаучы» дип атады. Шалтыратышып та уртак фикергә килә алмагач, ике җырчы, кара-каршы видеолар куя-куя, интернет аша «әйткәләшә» башлады.

Сүз уңаеннан шуны да искәртик, җырның авторы Айдар Минһаҗев әлеге җырның язмышын инде ике ел элек үк хәл итүен һәм кемгә биргәнен төгәл генә хәтерләмәвен әйтте. Айдар әфәнде меңнән артык җыр авторы булса да, санаулы җырчылар белән генә килешү нигезендә эшли икән. Шуңа күрә җырның киләчәген җырчылар үзләре билгеләргә тиеш булып чыга.

«Акланасы килгән кеше төрле юллар эзли инде ул»

Ирек Шәехов үзенең сәхифәсендә «гаугага нокта куям» дип белдереп, видео урнаштырды.

Инде башка видео куймам дигән идем. Чөнки алдагы видеоларга карата «хайп өчен» дип әйтүчеләр булды. Аллаһка шөкер, 5-6 ел блог алып бару дәверендә бервакытта да, кеше сөйләп, язылучыларымны арттырганым булмады. Хайп өчен тешерелгән видео түгел, нокта куяр өчен генә.

Нияз дип әйтим инде, алайса «абзый» дигәнгә үпкәләде. Югыйсә, кыерсыта торган сүз түгел ул. Татар халкында «абзый» дип, хөрмәт йөзеннән әйтәләр. Нигә үпкәләгәндер, бәлки инде картаясы килмидер. Барыбызның да яшь булып каласы килә.

Нияз ниндидер кәгазь күрсәтте. Акланасы килгән кеше төрле юллар эзли инде ул. Моңа кадәр кая булган ул килешү, килешүме ул, әллә инде утка-газга түләгән квитанцияме? Белгән кеше юк.

Куймам дигән иде, ләкин миңа да язышканнарыбызны куясы була. Җырны без 11 мартта алган булганбыз, көй язулар, җырлап караулар белән сузылып, ул миңа 27 март көнне килеп җиткән. 27 мартта язышканны куеп үтәм. Автор: «Бу җыр Ирекнеке», – дигән. Ә Нияз Сафиуллин сүзләренчә ул аны 18е көнне алган. Аны 18е алган булса Айдар абый безгә шулай дип җавап бирер идеме? Ул: «Егетләр, бу җырны алдылар инде. Әйдәгез мин сезгә башка шигырь язып бирәм», – дияр иде.

Ике ел элек җибәрелгән шигырьгә көй язар алдыннан автор белән киңәшләшергә кирәк иде. Алдагы иҗат юлында дөрес итеп, автор белән киңәшләшеп җырлар язарга киңәш итәм. Мин ачу тотмыйм, без барыбыз да адәм баласы. Ниязга иҗат юлында уңышлар, бары тик халыкны сөендереп, матур концертлар куеп йөрүен телим, - дип белдерде ул.

«Юридик яссылыкта хәл итәргә туры киләчәк»

«Интертат» Нияз Сафиуллинның да фикерен белеште. Ул исә әлегә нокта куярга әзер түгел, «карак» исеменнән котылу өчен, ахырга кадәр барырга җыена.

Әлеге бәхәснең башы шушы блогерга барып тоташа. Ул беренче итеп видео урнаштырды, «минем җырны урлаган» дип, миңа бур исеме якты. Хәзер мин үземнән шушы исемне алып ташлар өчен ахырга кадәр барачакмын. Бер гөнаһсызга «карак» исемен йөртәсем килми, артист кеше өчен зур хурлык бит инде бу. Чөнки безнең бәхәс киң аудиторияләргә таралды. Хәтта сәхнәдәш дусларым да: «Нихәл, Нияз, җырлар урлап буламы?» - дип төрттерә башладылар.

«Ашыккан ашка пешкән» дигән мәкаль бар. Ул егет ашыкмадымы икән? Ул бит минем Нияз Сафиуллин икәнемне белде, белмәсә, кереп карый ала иде. Мин җыр урлаучы түгел, автор-башкаручы, композитор буларак танылып килә торган җырчы. Аллаһка шөкер җырларымны яраталар. Әле бер җырымны да ике ел буе халыкка таныта алмый интегеп йөргәнем юк. Сатам дип тә тилмереп йөрмим, үзем җырлыйм.

«Угры», «карак» дигән яла җинаять җаваплылыгы турындагы кодекска керә. Мин үзем элемтәгә кереп: «Бу суд эше бит», - дигәч тә, ул: «Мин судтан курыкмыйм», – диде. Судта танышлары күп яисә кесәсе тулы акчамы икән? Яланы өченче кеше ишеткән очракта ул җинаять җаваплылыгы дип санала. Ә монда бөтен интернет ишетте минем, имеш, җыр урлаучы икәнемне. Моны тавыш чыгармыйча да аңлашырга була иде бит.

Мин аңа бу җырны ике ел элек 18 март көнне алуым хакында әйткән идем. Ул башта җырны 27 март көнне алуы турында чегын җибәрде. Хәзер исә фикерен үзгәртте, янәсе җырны инде 11 март көнне үк алган икән. Ә үзенең чегында 11 март көнне алганлыгы күренми. Егет сүзе бер булырга тиеш ул, хатын-кыз шикелле ике төрле сөйләнеп утырырга кирәкми.

Мин интернеттагы сүз көрәштерүгә нокта куйдым, соңгы сүземне әйттем. Чөнки Ирек моны түбән ызгышуга әйләндерде, ә мин баштан ук җәнҗал яклы түгел идем. Тик бу егет үзенең гаебен, миңа яла ягуын танырга теләми. Ә мин үземне «карак» дип атаулары өчен гафу үтенүләрен таләп итәм. Сине бур дип тә атыйлар, шуның өстенә гафу да үтенә белмиләр… Андый кешеләрне төзәтә торган урын бар. Юридик яссылыкта хәл итәргә, миңа яла ягучы белән судта күрешергә туры килмәгәе. Чөнки минем дәлилем - кулымда авторлык килешүем бар. Барлык документларым да тәртиптә. Ул миннән документлар күрсәтүемне сорады. Мин документларны интернетка элмим, чөнки анда шәхси мәгълъмат. Моны таләп итү – беркатлылык. Кызыксынучылар килеп карый ала.

Ә җырлауга килгәндә, аның үз көе, минем үз көем. Җырласын, аны беркем дә тыймый, гәрчә, авторлык хокуклары миндә булса да. Тик ул егет телнең сөяксез икәнлеген онытмасын иде, - дип сөйләде Нияз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар